Яңа ел җитә. Күпләр бу сихри кичне нинди киемдә каршыларга дип баш ватадыр. Чөнки елны ничек каршыласаң – ул шулай булыр дигән гыйбарә бар. Көнчыгыш календаре буенча, киләсе 2014 ел – Агач зәңгәр ат елы. Зәңгәр төс – уңай төс. Астрологлар да табын артында зәңгәр һәм яшел төстәге киемнәргә өстенлек бирергә киңәш итә. Зәңгәрсу, диңгез, фирүзә төсләре кергән киемнәр дә яхшы булачак. Шулай ук ат кебек коңгырт, көрән һәм аңа охшаган төсләрне дә онытып җибәрмәскә кирәк. Читать полностью
Бирелгән вәгъдәләр тормышка ашсын иде
Татар авылларының күз иярмәслек тизлектә елый-елый таркалып барулары тетрәндергеч хәлгә әйләнеп бара. Билгеле, “соңгы сулышын “алып яшәгән бүген-иртәгә ябылу куркынычы янавыннан курыккан, якты киләчәге булмаган авыл мәктәбенә дә югары белем алган яшь белгечләр эшкә кайтырга атлыгып тормыйлар шул инде.
Ә менә безнең Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә хәлләр башкачарак. Соңгы вакытларда гына бирегә яшь белгечләр килде. Хәзер сүзем шуларның берсе – Алмаз Расих улы НУРЕТДИНОВ турында. Читать полностью
Таллы фермерының шатлык-куанычлары

Таллы авылы фермеры Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВ.
Һәр кешенең Аллаһы Тәгаләдән бирелгән үз язмышы, үз тормышы була. Тәкъдир аңа әле тумас борып ук язылып куела. Менә безнең Таллы авылында яшәүче, төбәгебезнең танылган фермерларының берсе – Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВның тормышы да, язмышы да нәкъ шундый бик тә гыйбрәтле дияр идем. Әгәр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булмаса, ул дөньяга килер идеме, авырлыкларга карамастан, баһадир егет булып үсәр идеме? Читать полностью
Новый год — праздник волшебства
Настоящее праздничное чудо ожидало 150 детей Камышлинского района, проявивших себя в учебе, победителей конкурсов, творческих фестивалей, спортивных состязаний, предметных олимпиад, 25 декабря на традиционной Елке главы района. Праздничная встреча началась на площади перед РДК. Читать полностью
Чыршы, чыршы, без сине… Сагынып көттек ел буе!
Исегезгә төшереп үтәбез, 2014 елның 7 январендә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте А.С.Пушкин исемен йөртүче Тимерьюлчылар мәдәният йортында (Самара шәһәре, Лев Толстой урамы, 94нче йорт) татар балалары өчен «Чыршы бәйрәме» үткәрәчәк! Бәйрәм программасында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләре дә каралган. Читать полностью
Ару-талу белмәс Укытучы апа
Ана теле укытучысы… Нинди матур, күңелгә якын сүзләр! Ә укытучы мөлаем йөзле, ягымлы, йомшак телле, гадел дә булса, бу инде икеләтә күркәм.
Самарның “Яктылык” мәктәбендә татар теле дәресләреннән белем бирүче, югары категорияле укытучы Әхмәтзыя кызы Нурзидә Фәйзуллина нәкъ шундыйлардан. Читать полностью
Әлифба бәйрәменең җылысы

Флера ТАРХАНОВА һәм Айдар ХӘЛИМ.
Кышның карлы матур көннәренең берсендә Камышлыда уздырылган бәйрәм изгеләрнең изгесе, татарларның көзгесе Әлифба” китабына һәм аның авторларына – якташыбыз Сәләй ага ВАГЫЙЗОВка һәм аның тормыш иптәше Рәмзия ханым ВӘЛИТОВАга багышланган иде. Читать полностью
Расселение татар по регионам РФ
В Татарстане проживает около 36 процентов всех татар, живущих в России, остальные рассредоточены по всей России. Самый малонаселенный татарами регион России — Ингушетия, где их всего насчитывается 151 человек. Ниже представлены тридцать регионов России, расположенных в порядке убывания проживающего там татарского населения. Читать полностью
Ф.МУХАМЕТШИН: «Дестабилизировать межнациональное и межконфессиональное спокойствие в РТ никому не удастся»
С начала года в Татарстане произошло семь поджогов православных церквей, в том числе двух кряшенских. В середине ноября обнаружены взрывные устройства в Нижнекамске. Возбуждены уголовные дела по статьям «теракт» и «подготовка к теракту», задержаны несколько подозреваемых. О том, как в республике отнеслись к этим случаям, кому выгодно дестабилизировать межнациональное и межконфессиональное спокойствие, кто за всем этим может стоять, агентству «Интерфакс-Поволжье» рассказал Председатель Государственного Совета Республики Татарстан, председатель Ассамблеи народов Татарстана Фарид Мухаметшин. Читать полностью
Юл бәхетенә — дага
Декабрь урталарында Самара – Нурлат — Казан – Чистай маршруты белән бара торган автобус, Кошки районының Яңа Фәйзулла (Яңа Җүрәй) авылы янындагы борылышка керә алмыйча, капланган иде. Бәхеткә, бу авариядә үлем-җитем булмады, берничә кеше яраланды.
Ләкин алдыңнан баручы автобусның тайгак юлда әйләнеп каплануын күрү, аның ишек-тәрәзәләрен ватып, канга баткан кешеләрнең чыга башлавын күзәтү бик авыр булгандыр. Хәтта гомере буе машина йөрткән Рәфис Харрас улы Мөхәммәтовка да бу күренеш үтә куркыныч була. Ә ул күпне күргән кеше бит инде. Читать полностью
Самарада касәдә Олимпия утын кабыздылар

Николай МЕРКУШКИН һәм Таһир ХӘЙБУЛЛАЕВ Олимпия утын касәдә кабызганда.
Тантанада өлкә губернаторы Николай МЕРКУШКИН катнашты
Олимпия уты эстафетасы 24 декабрьдә Сызранда башланып, шуннан Тольяттига күчте. Ә 25 декабрьдә Самара урамнары буйлап 201 кеше чиратлашып Олимпия факелын күтәреп узгач, Куйбышев мәйданына аны 18 сәгать 30 минутта дзюдо буенча 2012 елгы Олимпиада чемпионы Таһир Камалетдин улы Хәйбуллаев китереп җиткерде. Читать полностью
Җырлы халык моңсыз яшәмәс
Вакыт үтә, картлык җитә тора, дигәндәй, керфек кагып алган арада да гомер юлы кыскарып, тормыш җебе нечкәреп өлгерә. Әнә миңа да инде 70 яшь тулды. Әле күптән түгел генә “Бердәмлек” газетабызның беренче саны дөнья күргән кебек иде, аннан меңенче саны да чыкты, 20 еллыгы да үтеп китте, ә тагын бер елдан сау-сәламәт булсак, милли басмабызның 25 яшьлеген дә бәйрәм итәрбез, Аллаһы боерса. Читать полностью
Хакимият халыкка хезмәт итәргә тиеш
26 декабрьдә өлкә губернаторы Николай Меркушкин губерна Думасы депутатларына һәм төбәгебездә яшәүчеләрнең барсына да үзенең еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Анда ул үтеп баручы елга йомгаклар ясады, якын перспективага планнар билгеләде. Читать полностью