Бу очрашу Самараның “Беаток” клубында булып үтте. Анда Россия журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы ветераннары Әфган сугышы ветераннары белән дусларча очрашу уздырдылар. Биредә кайчандыр өлкәбезнең һәм шәһәребезнең төрле басмаларында эшләгән журналистлар — Валерий Штепо, Александр Барышев, Валентина Жоголева, Сергей Баранов, Татьяна Пархачева, шагыйрь-публицист Борис Столяров һәм башкалар бар иде. Журналист-ветераннар арасында мин дә, унбиш елга якын гомеремне “Волжская коммуна”, ә аннан 23 елдан артык “Бердәмлек” татар газетасына багышлаган Рәфгать Әһлиуллин да, бар идем. Читать полностью →