14-17 февральдә Татарстан Республикасы башкаласында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды.
Бәйгедә Россиянең 22 төбәгеннән килгән 8-11нче сыйныф укучылары көч сынашты. Уку елы башыннан ук безнең “Яктылык” мәктәбе укучылары әлеге чарага әзерләнә башлаганнар иде. Алар һәр дәрестә туган телебезнең, мәдәниятебезнең теоретик һәм практик аспектларын өйрәнеп, олимпиадада бик зур нәтиҗәләргә ирештеләр. 8нче сыйныф укучысы Алия Миңнебаева, 9нчы сыйныф укучысы Наилә Рахмаева, 10нчы сыйныф укучысы Камилә Газизова, 11нче сыйныф укучысы Илнур Сөләйманов олимпиада призёрлары исеменә лаек булдылар. Читать полностью