Самараның кайчан һәм ничек барлыкка килүе һаман да билгесез
19 февральдә өлкә универсаль-фәнни китапханәсендә Самара губернасының 175 еллыгына багышланган “SAMAR урта гасырлар җирлеге: чыганакларны өйрәнү һәм интерпретацияләү” дип аталган түгәрәк өстәл үтте. Шулай ук биредә Идел Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы темаларына караган Самара ягы тарихы буенча башка чыгышлар да булды.
Түгәрәк өстәл утырышында катнашкан төрле милләттәге мәртәбәле галимнәр, Самара вузлары укытучылары һәм студентлары, архив, музей хезмәткәрләре, шәһәр мәктәпләре педагоглары, милли оешмалар җитәкчеләре, Самара “ГИС” һәм “Татарстан – Яңа гасыр” телекомпанияләре журналистлары, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, туган ягыбызның үткән дәверләре белән кызыксынучы кешеләр исемлегенә караганда, бу тема күпләрне кызыксындыра. Тулаем алганда, чарада 150дән артык кеше катнашты.
Фәнни форумны аның инициаторы, тарихчы Шамил Галимов ачып җибәрде. Ул, Татарстанның Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты каршында чыгып килүче “Золотоордынское обозрение” журналында басылып чыккан хезмәтен мөхтәрәм публикага тәкъдим итеп, дискуссияне башлады. Шамил әфәнде язмасы эчтәлеге белән танышырга теләүчеләр аны интернет челтәрендә таба алалар. Ә биредә мин ирекле рәвештә тәрҗемә ителгән кыскача эчтәлеген генә китерә алам.
«Самара каласына нигез 1586 елда салынган — рәсми рәвештә шулай дип санала. Кайбер галимнәр фикерләвенчә, аңа кадәр биредә йөзләгән чакрымнарга сузылган “Дикое поле” булган. Ләкин археологик, топонимик һәм башка дәлилләр Иделнең сул ярында торак җирлекләре, тирмәләр, җәйләүләр булуын күрсәтәләр. Шулай итеп гүзәл табигать куенында авыллар барлыкка килгән. Шулар арасында көнбатыш сәяхәтчеләре 1367 һәм 1459 елларда төзелгән карталарында күрсәткән SAMAR исемле географик пункты да бар».
…Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәннән соң Самарага нигез салыну датасын ачыклау комиссиясе төзелә, таш кирмән чынлыкта 1586 елда барлыкка килгәнме, әллә шул исемдәге җирлек бу урында алдарак та булганмы?
Мәсәлән, чит ил галимнәре Пицигани һәм Фра Мауро карталарына караганда, Самар дип аталган торак җир биредә 1367 елда ук булган. XIX гасыр галимнәре Ф.К. Брун һәм Ф.Ф. Чекалин да, кайбер искәрмәләрне санамаганда, Италия сәяхәтчеләре төзегән карталарны дөрес дип таныйлар һәм шушы каланың уңай урында урнашкан авыллар өстендә төзелергә мөмкин булуы фикерен читкә типмиләр. Шунысы да игътибарга лаек: танылган герман шәрык белгече Бертольд Шпулерның «Алтын Урда. Россиядә монголлар. 1223 — 1502 еллар» китабында Алтын Урда шәһәрләре арасында Самара да күрсәтелгән. Самара губернаторы П.В. Алабин да тарих белән кызыксынган һәм эзләнмәләрендә мондый факт китергән: “Рәсәй патшасы Федор Иоаннович Алтын Урда морзасы Арсланга митрополит Алексий аша тапшырган грамотасында Самар торак җирен ныгытырга, диварлар белән тотып алып, кала дәрәҗәсенә күтәрергә”. Димәк, XV гасыр урталарында бу исемдәге торак җир биредә инде булган, дип әйтә алабыз.
Шулай ук 1566 ел белән даталанган тагын бер карта да биредә Samar дип аталган торак пункты булуын раслый. Кельн картографы Каспар Воппелиус төзегән порталанны урта гасыр картографиясе белгече И.К. Фоменко җентекләп анализлый һәм Воппелиусның Ра (Идел) елгасы, яки Эдель арты картасында Нугай җирләрендә өлешчә җимерелгән Самар ныгытмасы сурәтләнүен билгеләп үтә.
Шунысы да бар, тарих катламнарын өйрәнгәндә галимнәр бу җирләрдә кайсы милләт кешеләре яшәвен ачыкларга тырышалар. Ләкин проблема тарихи чыганакларның бик аз булуында. Самар каласы күптән инде киңәйгән, зур-зур биналар төзелгән, алар астында нинди тарихи катламнар калганын күреп булмый. Күп документлар да янган, югалган, ә Советлар иле, революциягә кадәр заманындагы күп документларны кирәксез дип табып, макулатурага тапшырган. Тик Муром шәһәрчеге казылмаларында гына Урта гасырга караган татар эзләре бар. Барбошина Полянада исә эрзя һәм мокша мордвалары каберлекләре табылган. Әйе, хан заманында Идел буе халыклары никадәр күпмилләтле булган булса, хәзер дә шулай, дигән уй килә…
Халкыбызның күркәм гореф-гадәте буенча Шамил Галимов беренче сүзне үзенең остазы, тарих фәннәре докторы, профессор Петр Серафимович Кабытовка бирде. Ул, Самара тирәсендә табылган каберлекләрдә төрле милләт кешеләренең мәетләре һәм көнкүреш әйберләре табылуын ассызыклап: “Безнең яклар оҗмах бакчасы бит, төрле яклардан төрле милләт халыклары килеп урнашалар, күршеләр булып дус яшиләр һәм араларында әллә ни зур аерма да юк. Менә шулай XIX гасырда биредә үзенчәлекле Идел буе җәмгыяте барлыкка килгән”, — дип сөйләде. Сүз ахырында профессор Шамил Галимовның университеттан соң журналистика белән мавыгып китүен хупламавы турында әйтте. “Баштан ук тарихи эзләнүләр белән шөгыльләнгән булса, тагын да югарырак уңышларга ирешә алган булыр иде”, — диде.
Казан кунагы, Мәрҗәни институтының Алтын Урданы өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Мидхәт улы Миргалиев Казан һәм Самара галимнәре арасында урнашкан эшлекле бәйләнешләр турында сөйләде.
- Күптән язылган дәреслекләр хәзерге заман сәясәтеннән күпкә артта калган. Без милләтләр арасында килеп чыккан сугышлар турында түгел, ә уртак Россиябез тарихын язарга тиешбез. Менә Валы авылы янында табылган Муром шәһәрчеге дә — уртак тарихыбызның чагылышы буларак, күпмилләтле халыклар яшәгән җир. Аны Самара өлкәсенең бренды дип атарга да була. Дөрес, илебез тарихында Аксак Тимер һәм Тохтамыш бәрелеше дә, Иван Грозныйның Казанны алу сугышы да, башка сугышлар да булган. Алар да безнең уртак тарихыбыз. Шулай ук Камышлы авылыннан чыккан нечкә күңелле шагыйрь Сәиф Сараи да заманында бөтен Көнчыгышка танылган. Бу фактлар расланып, фәнни эшләр язылгач, без аларны да “Золотоордынское обозрение” битләрендә бастырып чыгарачакбыз, — дип сөйләде Казан галиме.
Билгеле булганча, археологлар тарихи фактларны энә белән җир казып табалар. Алабин музееның археология бүлеге мөдире Анна Кочкина — дистәләгән археологик экспедицияләр, күргәзмәләр оештырган, Самара якларында гына түгел, Ульяновск, Казан, Оттава (Канада), Стара Загора (Болгария) шәһәрләрендә дә археологик эзләнүләр алып барган тәҗрибәле кеше. Ул Самараның Постников чокырында палеолит, мезолит, бронза чорларында кешеләр яшәвен билгеләп үтте. Шул тирәдә мордва халкы яшәгән зур булмаган авыл да табылган. “Аннан казып алынган әйберләр Алабин музееның Фрунзе урамындагы бинасында саклана. Кызганычка, хәзерге көнгә кадәр бүгенге сөйләшүнең төп темасы булган тарихи урын сакланмаган, төрле биналар астында күмелеп калган. Җир катламнарында шәһәр дип аталырлык диварлар, көнкүреш әйберләре булса, безнең шурфлар аны күрсәтер иде”, — дип тәмамлады чыгышының беренче өлешен Анна Фёдоровна.
Шамил Галимовның хезмәтенә кайтып, ул аны тарихи публицистика, дип атады. 2012 елда бу теориянең инде булуы, ләкин галимнәр арасында расланмавы турында әйтеп үтте. “Новое – это хорошо забытое старое”, — дип үз фикеренә нокта куйды. Моңа каршы журналдагы мәкаләнең авторы: “Рәхмәт, Анна Федоровна, Сезнең үз сүзегездә нык торуыгыз прин¬ципиаль позициягезне күрсәтә”, — дип, эзләнүчеләр арасында төрле фикер булырга мөкинлегенә ишарә итте.
Кондурча елгасы янындагы Тохтамыш һәм Тамерлан сугышын тасвирлау инициаторларының берсе Александр Еремкин да Самара якларын тирәнтен өйрәнгән. Аның докладыннан билгеле булганча, Куйбышев ГЭСы төзелгәнче, Самарка елгасының ике култыгы кушылып, араларында барлыкка килгән утрауда кирпеч диварлар ишелеп ятканын әйтте. Бу турыда тарихчыларга аны күргән-белгән олы яшьтәге кешеләр сөйләгәннәр. Димәк, болгарлар хәзерге Проран һәм Поджабное утраулары тирәсендә яшәгәннәр булып чыгамы?
Муром шәһәрчеге дә аннан ерак түгел бит. Соңрак Самара кирмәнен Алтын Урда гаскәрләре басып алган. Ә менә биредә “Дикое поле” булган дип сөйләгән сүзләрне тарихчы кире кага.
Самара университеты археологы Сергей Эдгардович Зубовның чыгышы Аксак Тимер һәм Тохтамыш сугышы булган урынны эзләүгә багышланды. Бу эштә алга китеш тә бар икән.
Самара җирләрендә XIV гасырның икенче яртысында Евразиянең иң зур ике дәүләте арасында сугыш булганлыгы «Зафарнамә» елъязмасы аша билгеле була. Аның беренче варианты Аксак Тимер исән чакта фарсы Низам әд-Дин тарафыннан, ә соңрак оныгы кушуы буенча яңадан язылган.
Тимур Самара ягына Себер аша якынча 3000 сугышчы алып килгән. 1391 елның гыйнварында чыккан армия 3,5 мең кешедән торган.
— Хәрби поход логистикасы бик яхшы төзелгән. Тимур, гаскәр туплап, кыш ахырында Ташкенттан чыгып китә. Хәзерге Орск белән Ырынбур тирәләрендә Урал елгасын кичкәннән соң, сугыш булачак урынга безнең көннәргә кадәр сакланган Самара юлыннан барган. Әмир Тимернең гаскәре, Самара җиренә җитеп, Кызыл Ярга таба борыла.
Елъязма һәм борынгы документларга, заман техникасына таянып, Самара һәм Татарстан галимнәре сугыш урынын 5 ел эчендә табарга ниятлиләр.
Бәхәстә туа хакыйкать, дип юкка гына әйтми халык. Менә тарихчылар да, җыелышып, һәрберсе үз темасын, фәнни хезмәтен җәмәгатьчелеккә, коллегаларына күрсәтә. Кемдер оппоненты белән килешә, эшен перспективалы дип белдерә, икенчесе себереп түгә, кемдәр яңа фикер ишетә һәм, алга да, артка да китә алмаган фәнни эше бөтенләй башка юл белән китеп, уңышка ирешә. Ә барысы бергә ил тарихы, туган як тарихы өстендә армый-талмый эшлиләр.
Мәкаләбезнең нәтиҗәсе итеп Шамил Галимовның “Самара кайчан һәм ничек барлыкка килгән — бүгенге көндә шушы сорауга төгәл җавап табылмады” дигән фикерен китерәсе килә.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Залия ДИНМӨХӘММӘТОВА фотосурәтләре.
«Бердәмлек».
Просмотров: 776




