2008 елда Кыргый табигатьне саклау буенча бөтендөнья фонды инициативасы буенча 24 ноябрь морж көне дип игълан ителгән иде. Арктика якларында яшәүче моржлар, табигать җылыну сәбәпле, яклауга бик тә мохтаҗ, әлбәттә. Ләкин безнең якларда моржлар әлегә күренгәне юк. Ә менә салкын суда коенырга яратучы кешеләр байтак. Аларны да халык “морж”лар дип атый һәм алар да, үзләрен моржга санап, ноябрь ахырында бәйрәм уздыралар.
Кыш көне Идел буена Полевой урамы буйлап төшкән кеше еш кына вагончык һәм аның өстеннән күтәрелә торган төтен яисә пар күреп хәйран кала. Битараф кешеләр ни булганын аңламыйча узып китәргә дә мөмкин. Ә менә кызыксынучанраклары бозда бәке, ә анда кеше башлары күреп якынрак килә. Әйе, нәкъ менә шул башларның хуҗалары Урта Идел моржлары була да инде. Ә җитәкчеләре — татар кешесе, Рәшит Зәкәрия улы Хаметов. Читать полностью