«Булат батыр» фактурасы — Иске Татар бистәсендәге йортлар, Казан кирмәне һәм башкалар белән кыйммәтле, ди белгеч.
1927 елда төшерелгән «Булат батыр» дигән тарихи боевикны беренче татар фильмы дип карыйлар. Чынлап та, атамасы татарчага охшаган, эчтәлеге дә Казан белән бәйле. Ул заманда кинолар әле тавышсыз була, шуңа татар телендә түгел, дип бәйләнеп тә булмый. Русча субтитрлар арасында «Айдагыз Казанга», «качкыннар», «хайваннар» дигән сүзләр дә күренгәли. Татарча ич бу. Читать полностью