Декабрьнең өченче шимбәсендә Риэлторлар көнен билгеләп үтәбез
Тормышта һәркем күчемсез милек сату яисә сатып алу, вакытлыча фатирга керү кебек четерекле мәсьәлә белән очраша. Бу өлкәдә тәҗрибәсе булган кешеләр профессиональ риэлторлар ярдәменнән файдаланырга киңәш итәләр. Аны да карабрак, таныш-белешләреңнән сорашыбрак, намуслы хезмәт күрсәтүчесен сайлап алырга кирәк. Чөнки “кара” риэлторларга эләгеп, фатирсыз да, акчасыз да калуың мөмкин.
Әңгәмәдәшем Руфия САФИНА менә инде 10 елга якын күчемсез милек өлкәсендә эшли. Без аның бу һөнәргә килүе, риэлтор эшенең үзенчәлекләре турында сөйләшеп киттек. Читать полностью →