Алина Загитова рассказала, когда впервые сходила на хоккейный матч / Алинә Заһитова беренче тапкыр хоккей матчына баруы хакында сөйләде

IMG_20201219_212249В конце прошлого года фигуристка заявила о приостановке своей спортивной карьеры, а осенью этого года стала ведущей шоу «Ледниковый период».

Олимпийская чемпионка 2018 года по фигурному катанию Алина Загитова рассказала о своем отношении к хоккею.

«Когда моя мама была беременная мной, я уже ходила на хоккей. И когда я (родилась) и была в маленьком возрасте, то тоже ходила на хоккей. Родители говорили мне, что они думали, что родится мальчик и хотели отдавать меня на хоккей, но родилась я и моя жизнь оказалась связанной с фигурным катанием. И тоже со льдом», — рассказала фигуриста в эфире «Первого канала» в перерыве матча Россия — Чехия (4:1).

Также 18-летняя фигуристка вспомнила свой первый выход на лед в хоккейной амуниции: «Меня папа поставил на коньки, дал клюшку, дал обмундирование. Я поехала и упала пару раз. Было больно и сложно, я думала это легче».

Напомним, что в конце прошлого года Загитова заявила о приостановке своей спортивной карьеры, а осенью этого года стала ведущей шоу «Ледниковый период». 

tatar-inform.ru

***

Узган елның ахырында фигуралы шуу остасы спорт карьерасын туктатып торуы турында белдерде, ә быелның көзендә исә ул «Ледниковый период» тамашасына алып баручы итеп билгеләнде. 

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова хоккейга мөнәсәбәте хакында сөйләде. Бу турыда ул «Беренче канал» эфирында Россия – Чехия (4:1) матчындагы тәнәфес вакытында әйтте.

«Әнием минем белән көмәнле чагында ук мин хоккейга йөри идем инде. Дөньяга аваз салгач һәм бәләкәй чагымда да хоккей карарга бара идем. Әти-әнием миңа, әгәр малай туса, аны хоккейга бирергә теләүләре хакында сөйли. Әмма мин дөньяга килгәнмен һәм тормышым фигуралы шуу, шулай ук боз белән бәйле булган», — дип сөйләде фигуралы шуу остасы. 

18 яшьлек Алинә Заһитова шулай ук хоккейчы киемендә беренче тапкыр бозга чыгуын искә төшерде. «Әтием мине тимераякка бастырды, кулыма кәшәкә тоттырды һәм формалы кием бирде. Мин шуып киттем һәм берничә тапкыр бозга барып төштем. Мин алдан уйлаганча, бу бер дә җиңел булмады», — дип искәртте Алинә.

Шунысын да искәртик: былтыр ел азагында Заһитова спорт карьерасын туктатып торуын әйтте, ә быелның көзендә ул «Ледниковый период» тамашасына алып баручы итеп билгеләнде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 672

Комментирование запрещено