Сезне ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез.
Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Милләтебез, әдәбият, тарих, сәясәт өчен куйган тырышлыкларыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы булып, милләтебезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте исеменнән оешманың президенты И.Г.Шәкүров.