Өлкәбез татарлары укучыларыбызга берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле котлау сүзләре әзерләде. Без дә, үз чиратыбызда, шушы бер кочак котлауга кушылабыз, Яңа ел белән котлап, барчагызга да саулык, иминлек, ак бәхетләр телибез!
Кадерле вә хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бөтенебез өчен дә бик авыр булган, хәвеф-хәтәрләре белән истә калган кәбисә елы тарихта калып бара. Ел буе, бер-беребездән качып, авыз-борыннарыбызны ябып, урамда очраган дуслар-туганнарыбызны кочып сәламләргә дә куркып яшәдек. Читать полностью
Дөньялар гел болганып тора. Кайбер илләрдә сугышлар, җир тетрәүләр, су басулар булуын телевизор экраннарыннан күреп, ишетеп торабыз. Әле бит өстәвенә КОВИД-19 дигән чир дә киң таралды. Шуның аркасында вафат булучылар да байтак. Ләкин, бернигә дә карамастан, түзәргә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, саклану чараларын үтәп, үзеңне саклап, эшләргә, көн күрергә кирәк. Читать полностью
Яшәсен туган авыллар,
Беркайчан таралмасын.
Кайтыр җирем калмады дип,
Якташлар еламасын.
(«Яши әле, яши Әбдекием» шигыреннән).
Шулай әкрен генә авылымның ике урамы уртасыннан Бүтәкәле елгасы ага тора, ә караңгы йортлар күбәя бара…
Эш сөючән Татар Әбдекие авылыннан чыгучылар кайда гына яшәсәләр дә, мәңгелеккә үз авылы зиратына — туганнары янына «кайтырга тырышалар». Ни хикмәттер, читтә гомер итүчеләрдән беркемнең дә читтә каласы килми шул. Йөзәр-меңәр чакрым юл үтеп булса да, туган авылы зиратын «эзлиләр». Кендек каны тартумы бу, туган нигез тартумы… Читать полностью
В числе призёров III Международного литературного конкурса «Джалиловские чтения» — ученики ГБОУ СОШ с.Камышла. Читать полностью