Бүген бөек шагыйребез Зыя Ярмәкинең тууына 135 ел тулды
Татарстан радиосында “Шигъри төбәккә сәяхәт” дип аталган тапшыруны вакыт-вакыт Минвагыйз Зәйнетдинов алып бара иде. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң Камышлы районының “Югары уңыш өчен” газетасына эшкә килгән, театрында уйнаган, бер ел буе аның режиссеры да булып торган, авылда Шигърият түгәрәге дә оештырып җибәргән Минвагыйз ага, “Бердәмлек” газетасының чын дусты буларак, ике тапшыруның күчермәсен Самара татарларына тәкъдим итте. Беренче язма Әнвәр Давыдов турында булса, икенчесе Зыя Ярмәкигә багышлана.
Бу язмада якташыбыз Рәшит Шамкай да катнашып, Иске Ярмәк халкының тормыш-көнкүреше, холык-фигылен тасвирлый. Ләкин без шагыйрьнең кызы Галибә сөйләгәннәрне генә язып алырга булдык. Читать полностью →