Татарстан Хөкүмәте грантларына дәгъва кылучылар конкурсында барлыгы 41 иҗтимагый оешма катнашкан.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Яшьләр советының ике проекты ТР Хөкүмәте грантын отты. «Хәрәкәт» яшьләр проекты һәм «Чикләвек» уены Россия төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать полностью