Быелга бәйгедә Татарстаннан гына түгел, Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан, Санкт-Петербург шәһәреннән, Башкортстан, Удмуртия һәм Чувашия республикаларыннан, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан вәкилләр катнашкан.
Татарча китап-журналлар укып үзләренең һәм балаларының эрудицияләрен һәм тел байлыкларын арттыручы, заманча интернет-технологияләрне куллана белгән һәм үзләре дә Интернет челтәренең татар өлешен үстерүдә өлеш керткән, XIII Дөньякүләм #әдәбимарафон һәм XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе финалистларын 20 ноябрьдә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә чакырганнар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. Читать полностью