Коронавирус булу сәбәпле, Россиядә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре быел онлайн күрсәтелде.
Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова быел онлайн форматта үткәрелгән милли бәйрәмнәр хакында нәтиҗә ясады. Ул Сабантуйны Интернет аша бер миллионнан артык кеше караганлыгын әйтте. Бу хакта урынбасар Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында сөйләде. Читать полностью