«Zoom» кушымтасында Калининград, Санкт-Петербург, Самара, Казан, Яшел Үзән һәм Татарстанның башка төбәкләре, Австралия һәм башка яклардан татарлар катнашты.
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге белән берлектә «Zoom» кушымтасында «Аулак өй» дигән видеоконференция үткәрде. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.