Иҗат әһелләре балаларга атап язылган әсәрләрен Интернет киңлекләренә урнаштыра.
Татарстан Язучылары берлеге, балаларны халыкара яклау көненә багышлап, социаль челтәрләрдә шигырьләр укыган видеоязмаларын кертеп, яңа флешмобка старт бирде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт сөйләде.