Шенталы районындагы Шенталы авылы төрле матур вакыйгалар кичереп яши. Күптән түгел биредә урнашкан мәчет бинасы каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбенең 20 еллык юбилей тантанасы булып үтте. Әйтергә кирәк, изге бәйрәмгә Самар шәһәреннән, төрле татар авылларыннан һәм биредә гомер итүче мөселман кардәшләребез бик күпләп килгән иде. Шушы тантанада катнашкан кунакларның, мәдрәсәдә бүгенге көндә белем алучы һәм чыгарылыш шәкертләренең дә әйтер сүзләре, теләкләре бик күп яңгырады. Бәлки, газиз туган ягыбызга кайтып, бу бәйрәмдә катнаша алмый, мәхрүм булып калган, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз менә шушы фоторепортажны күреп булса да, күңелләрен күтәрерләр, үзләрен бәйрәмебездә булган итеп хис итәрләр?! Читать полностью →