Иске Ярмәк — талантларга бай авыл (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_1666

Тегермән дип аталган очта яшәүчеләр ике көн рәттән үзләренең тамашаларын күрсәттеләр.

26 һәм 27 мартта  Иске Ярмәк авылының Тегермән дип аталган очында яшәүчеләр «Туган авылыма — 280 ел» исеме астында зур концерт программаларын тәкъдим иттеләр.

Камышлы районы­ның Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале үтә. Авылның Котылдык (Биш мунча), Тегермән, Юкәле Тау һәм Ачы дип аталган дүрт очында яшәүчеләр һәм Иске Ярмәк җирлеге составына кергән Чулпан һәм Яңа Ярмәк авыллары халкы концерт программалары әзерләп, тамашачыларга күрсәтә, ә иң уңышлы номерлар Май бәйрәмнәре көннәрендә үткәреләчәк Гала-концертка тәкъдим ителә. Нәкъ шунда җиңүчеләр дә билгеле булачак.  Читать полностью

Иске Усман авылында — «Нәүрүз» бәйрәме (ФОТОСУРӘТЛӘР)

DSC0849621 март көнне Камышлы районының Иске Усман авылындагы социаль реабилитация бүлегендә «Нәүрүз» бәйрәме булып үтте. Мин хәзер шушы бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәм. Әйтергә кирәк, шушы матур чарада Ике Усман авылында яшәүче өлкән яшьлек әби-апалар гына түгел, Балыклы авылыннан килгән кунаклар да катнашты.

Читать полностью

Яңаярмәклеләр Карга боткасын авыз иттеләр (ФОТОСУРӘТЛӘР)

DSC_1204Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында язны күңелле каршы алдылар.

Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар, ахырдан ботка ашаганнар. Читать полностью

«Ялкынлы яшьлек» артистлары — Ялтай авылында (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_2361Өлкәбезнең Красный Яр районында урнашкан Ялтай (Угловой) бистәсендә  «Ялкынлы яшьлек» ансамбле чираттагы чыгышы белән үзенең гастрольләрен башлап җибәрде. Авылда яшәүче тамашачылар яңа программа белән килгән иҗат төркемен бик җылы каршы алдылар. Читать полностью

Официальное открытие первой в Самаре точки татарского фастфуда «Түбәтәй» (ФОТОРЕПОРТАЖ №2)

IMG_1193Напоминаем, 11 февраля 2016 года в ТЦ «Аврора-МОЛЛ» прошло официальное открытие  первой в Самаре точки татарского фастфуда «Түбәтәй». Предлагаем вашему вниманию подробный фоторепортаж Юлии Конновой с места события. Читать полностью

Мин бәхетле кеше

%d0%b0%d1%85%d0%bc%d0%b5%d1%82%d0%be%d0%b22Күптән түгел шәһәре­безнең бөтен транспорт тук­та­лышларында, Мәдә­ният са­раеның белдерү такта­ла­рында “Рөстәм Әхмәтовның сольный концерты” дигән зур афишалар эленеп торды. Самара татарларының кү­бесенә бу исем инде таныш булса да, “Бу кем булыр икән? Казан артистыдыр инде”, – дип уйга калучылар да бар иде. Газета укучыларыбызны Рөстәм Әхмәтов белән якыннан таныштыру теләге белән без аны редакциягә чакырып, сөйләшергә булдык.

- Мин Казан артисты түгел, — дип елмайды ул. — Самарада туып үстем, эстрадага беренче адымнарымны да  егет чагымда ук үз шәһәремдә ясадым. Дөрес, хәзер исемем инде Мәскәү һәм  Казан тамашачыларына да таныш.  Читать полностью

Мәчет тарихында гасырлар балкышы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

5Тимерюлчылар мәдәният сараенда Самара өлкәсе һәм Татарстан хөкүмәтләре ярдә­мендә фәнни конференция уздырылды. Ул Тарихи мәчете­безнең 125 еллык юбилеена багышланган иде.

Читать полностью

Байтуган авылында Сәләй Вәгыйзов музее ачылды (ФОТО, ВИДЕО) / В Самарской области открыли музейный комплекс создателя татарского букваря Салея Вагизова

image3“Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин Камышлы районының Байтуган авылында Сәләй Вәгыйзов музее ачылуы хакында:

«Гадәттә районыбызда туып-үскән талантларның күбесе зур шәһәрләргә китеп танылса, заманында гади генә эшчеләр бистәсе булган Арчада төпләнеп, шунда яшәп, чит җирләрдә таралып яшәргә мәҗбүр булган милләттәшләребезгә хезмәт итүче шәхесләребез дә бар. Гомерләрен татар теле белеме, аны укыту методикасы үсешенә багышлаган, гыйлемнең тәүге ачкычы булган “Әлифба”ны иҗат иткән мөхтәрәм шәхесләр, Арча педучилищесы мөгаллимнәре Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитовалар шундыйлардан. Читать полностью

Иске Ярмәктә Корбан мәҗлесләре дәвам итә (ФОТОСУРӘТЛӘР, ВИДЕО)

1Шушы көннәрдә Иске Ярмәк мәчетенә йөрүче бертөркем ир-атлар авылдан читтәрәк урнашкан зиярәтләргә (Сидяково авылы янына, Урта имәнлеккә, Юкәле тауга) барып, догалар кылып кайттылар. Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим тарафыннан биредә җирләнгән Батыргали Ваһапов, Йосыф улы Корбангали Шатланов,  Әүлияләр турында тәфсилләп сөйләнде. Шулай ук изге ният белән йөрүчеләр һәр елны юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда “Ясин” сүрәсен укыдылар. Ахырдан барсы да мәчет каршындагы аш-су бинасына кайтып, Иске Ярмәк авылына нигез салучы Ярмөхәммәт бабай рухына багышлап уздырылган Корбан мәҗлесендә катнаштылар. Сый-нигъмәт тулы өстәлләр тирәсендә исә бакыйлыкка күчкән ата-бабаларыбыз рухына багышлап догалар кылынды.

Читать полностью

Иске Ярмәктә Корбан мәҗлесләре үтә (ФОТОСУРӘТЛӘР, ВИДЕО)

image30Быел Иске Ярмәк авылының мәчете каршындагы аш-су бинасында алты Корбан мәҗлесе уза. Әлеге чараларга ирләр, хатын-кызлар, мәктәп укучылары, укытучылар, авыл администрациясе һәм төрле оешмаларның хезмәткәрләре, хәтта балалар бакчасы нәниләренә кадәр төркем-төркем булып чакырылалар. Гадәткә кергән шушы табыннар — кешеләрне җыеп сыйлау гына түгел, ул көчле тәрбия рәвеше дә, билгеле. Читать полностью

Камышлыда өлкәннәр бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

image32Өлкәннәр көнен бәйрәм итү Камышлы авылында күптән инде матур традициягә әйләнде. 30 сентябрьдә район үзәгенең Мәдәният йортына Камышлыда һәм Дәүләтколда яшәүче 100дән артык әби-бабайлар җыелды. Алар өчен фойеда тәм-томнар белән тулы чәй табыны әзерләнгән иде. Чараны Камышлы авыл җирлеге администрациясе һәм район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре оештырдылар.  Читать полностью

В Камышле прошли соревнования по легкоатлетическому кроссу, посвященные памяти Гадиля Мугамбаровича Ханнанова (ФОТОРЕПОРТАЖ)

К участию были приглашены команды  образовательных учреждений, трудовых коллективов, а также сельских поселений муниципального района Камышлинский.

Читать полностью

При полном аншлаге прошёл осенний праздник «Сэмбелэ» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

image2816 сентября в ДК на площади имени Кирова города Самара при полном аншлаге состоялся осенний праздник «Сэмбелэ», который вот уже на протяжении многих лет проходит на этой площадке. На праздник традиционно приглашаются первые лица региона, на этот раз делегацию почетных гостей возглавил Председатель Самарской губернской думы В.Ф.Сазонов.  Встречали их красочно одетые в национальные костюмы дети школы «Яктылык» с бавырсаком, чак-чаком.  Именитый гармонист,  руководитель ансамбля «Идель» Мидхат Аминов также  приветствовал приглашённых переливами своей гармоники. Читать полностью