22 октябрьдә Россиядә “Ак торналар бәйрәме”н билгеләп үттеләр. Дагыстан шагыйре Рәсүл Гамзатов инициативасы белән 1986 елда гамәлгә кертелгән шигърият бәйрәме халыкара дуслыкны ныгыту, сугыш кырларында ятып калган солдатларны искә алу чарасы булып хезмәт итә. Бу көнне Дагыстан һәм Россиянең атаклы шагыйре туган Цада авылында илебезнең төрле почмакларыннан танылган шагыйрьләр һәм язучылар җыелып, бик матур әдәби кичәләр уздыралар. Россиянең башка шәһәр һәм авылларында уздырылган шигърият кичәләрендә дә төрле чорда иҗат иткән шагыйрьләрнең иҗат җимешләре яңгырый.
Самараның Ветераннар сараенда да “Ак торналар бәйрәме” ел саен үткәрелеп килә. Быел ул аеруча кызыклы, йөрәкләргә үтеп керердәй итеп төзелгән иде. Читать полностью















