Бераздан ир, телгә килеп, дерелдәгән иреннәре белән:
– Кызым!… Син… Нәфисә кызы Сәрвиназ буласыңмы әллә? – дип сорады. – Мин… мин… синең әтиең. Кичер мине, балам! Әтиегез исән була торып, ятимлек ачысы, газап эчендә яшәтүем өчен!
Ул ике кулын сузып Сәрвиназга таба килә башлаган иде, кыз кисәк кенә борылды да, кыргый җәнлек кебек, зираттан чыгып йөгерде. Сәрвиназ өйгә дә кереп тормады, туп-туры бакчага үтте, алмагач төбендәге эскәмиягә килеп утырды да уйга калды. Читать полностью