8 Март Хатын-кызлар бәйрәме генә түгел. Быел Камышлы авылында яшәүче Талия Кадыйр кызы Зәйнуллина өчен ул икеләтә бәйрәм. Чөнки бу көнне аңа 75 яшь тула.
Күк йөзендәге кызыл шәфәкъ нуры бик еракларга сузылган. Күп тә үтмәгәндер, бар җиһанга әкрен генә, салмак кына караңгылык иңә башлады. Бу хәл көн саен шулай кабатлана. Минемчә, караңгы төн ул икенче көннең дәвамы, иртәгәсен ялтырап, матур булып кояш чыгар, яңа көн туар, тормыш, яшәеш дәвам итәр өчен кирәк.
Менә шундый уйлар кичердем мин Камышлы районының Камышлы авылында Талия Кадыйр кызы Зәйнуллина белән булган очрашудан кайтып барганда. Ә ул көнне без аның белән күп нәрсәләр турында сөйләшеп утырдык. Читать полностью