Безгә дигән горур яшел чыршы
Үскән гөрләп якын урманда,
Бик сагынып кайттык сине тагын,
Килерсең дип безгә кунакка.
Сәләй Вәгыйзов шәкерте ул
“Яктылык” мәктәбенең ветеран укытучысы Нурзидә Фәйзуллинага — 70 яшь!
“Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре”, “Татарстанның атказанган укытучысы”, күп еллар Самараның “Яктылык” мәктәбендә ана теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран мөгаллимә, хөрмәтле Нурзидә Фәйзуллина 29 декабрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә! Читать полностью
Торак базарында хәлләр ничек?
Яңа елдан бәяләр кыйммәтләнәчәк, дип, ел ахырында һаман да нәрсәдер сатып алырга омтылу каныбызга сеңгән инде, ахры. Дөнья хәлен белеп булмый бит, бәясе тагын да күтәрелгәнче, фатир алып куючылар да юк түгел. Мондый очраклар, торак базарында ихтыяҗны арттырып, бәяләрнең үсүенә йогынты ясыймы икән?
Сорауларыбызны күчемсез милек өлкәсендә эшләүче шактый тәҗрибәле риелторлар, апалы-сеңелле Фирүзә Минәхмәтова һәм Гүзәл Рамазановага юнәлттек. Читать полностью
Басма матбугат кирәк шул әле
Ләкин газеталарга интернет куркынычы барыбер яный
2023 елның 3 ноябрендә “Бердәмлек” газетасында Эльмира Сәйфуллинаның “Газеталар электрон форматка күчәрме?” дип аталган язмасын укыгач, минем дә газета аша үз фикерләрем белән уртаклашасым килде. Җае булмагач, әлегә кадәр бу эшем кичектерелеп килде. Шулай да, өлкәбезнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең кайсылары белән очрашып, кайсылары белән телефон аша сөйләшеп, уй-фикерләрен сорашып, материал туплый алдым. Бүген шушы проблема турында сөйләшәчәкбез.
«Җаным җылый, без шулкадәр аз калганбыз»
14 декабрьдә Самараның «Художественный» кинотеатрында режиссер Алмаз Нургалиевның Алмаз Нургалиев «Җылак» фильмы тәкъдим ителде Читать полностью
Самара тамашачысына «Җылак» фильмы тәкъдим ителде
14 декабрьдә “Художественный” кинотеатрында “Җылак” фильмын махсус күрсәтү булды. Читать полностью
Өлкә татар автономиясе рәисе сайланды
1 декабрьдә Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең отчет-сайлау җыелышы узды. Татар җәмгыятьләре һәм мөселман оешмалары җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелышы Самараның Халыклар дуслыгы йортында чәй өстәле артында үтте. Читать полностью
Лаеклы картлык

Сулдан уңга — Минрасих Абушманов, имам Галиулла Мамышев, моряк Дамир ага Моратов һәм арттагы рәттә — Шамил Мамышев.
Мөселман кешесенең бурычы — вөҗданын саклап, ислам дине кушканча яшәү, гөнаһлардан ерак тору, саваплы эшләр башкару. Дөньяга килүебезнең мәгънәсе дә шул бит.
Похвистнево районының Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә йөрүче актив картларыбызның берсе — Минрасих Хафиз улы Абушманов. Ул бик актив кеше. 2008 елда ук Мәккәгә барып, Аллаһы каршындагы иң олуг бурычын үтәп кайтты. Мәчеткә көн дә килеп Коръән китабын алып укый, көн саен дини белемен арттыра. Минрасих ага даими: “Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык! Кешеләр белән дусларча мөгамәләдә, әхлаклы бул. Гөнаһка керә калсаң, Аллаһы ярлыкавын сора, саваплы эшләр кыл”, — ди. Читать полностью
Татар җәмгыяте оешкан көн
1989 ел башында милли хәрәкәтнең беренче утырышы узган
Үткән гасырның сиксәненче еллары башында Советлар Союзы системалы тирән кризис чоңгылына күмелә башлый. Икътисад, социаль система аксый, милләтләр дуслыгы таркала, күптәннән җыелып килгән бихисап проблемалар өскә калка… Читать полностью
«Бердәмлек»кә реаль ярдәм
Татар эшкуарлары язылу кампаниясенә кушылдылар
Чәршәмбе көнне мөфти Талип хәзрәт Яруллин Җәмигъ мәчетендә “Бердәмлек” газетасы коллективы, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм эшкуарлар катнашында киңәшмә уздырды. Сүз “Бердәмлек”кә язылу кампаниясе барышы һәм газетаның киләчәк язмышы турында барды. Читать полностью
Муса Җәлил шигырьләре мәңгелек
«Яктылык» мәктәбендә бөек шагыйребез Муса Җәлил иҗатына багышланган бик күркәм чара узды. 3Б һәм 1Б сыйныф укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән кичәдә ата-аналар да катнаштылар. Читать полностью
Яхшылыкларыгыз, меңләтә артып, үзегезгә кайтсын
5 декабрьдә волонтерлар көне билгеләнеп үтте
2017 елдан бирле без кеше кайгысына битараф булмаган, җаваплы һәм максатчан кешеләрне, кече ватаныбызга һәм илебезгә риясыз ярдәм күрсәтүчеләрне хөрмәтлибез һәм рәхмәтләребезне юллыйбыз. Читать полностью
Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенгесе бәхетле
Хатыйп һәм Саҗидә Билаловларның алтын туйлары!
Алтын туйлар гел булып тормый, ә инде була икән, бу чынлап та юбилярларның гаиләсе, бөтен туган-тумачалары өчен зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Мондый бәйрәмнәр гаиләнең бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны чагылдыра. Читать полностью