19 мартта өлкә балалар китапханәсе кечкенәләр өчен ПАО «Т плюс» җәмгыяте оештырган социомәдәни проект кысаларында бастырылган «Җылы әкиятләр» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрде. Читать полностью
Яшьлеккә кайткандай
Тупли авылы унъеллык мәктәбенең беренче чыгарылышына — 50 ел
Балачак, мәктәп еллары — кеше күңелендә мәңге саклана торган матур хатирәләр. Шуларны әледән-әле яңартып тору өчен илнең, кайвакыт хәтта дөньяның да төрле почмакларына таралып яшәүче сыйныфташлар очрашулар үткәрәләр. Читать полностью
Изге гамәлләр кылу ае
Журналистлар Рамазан ае үзенчәлекләре белән кызыксындылар
Атна башында Самараның Җәмигъ мәчетендә Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин пресс-конференция үткәрде. Читать полностью
Нурия Бурмәтнова: «Фермер эше авыр, ләкин законлы ял көнем бар»
Яңа Буян авылындагы «Форель» экофирмасы уңышлы гына эшләп килә
Үткән ел ахырында анарга өч ел тулып узды. Шушы кыска вакыт эчендә Александр һәм Нурия Бурмәтновлар ала балык (татар телендә форельне кәркә балыгы дип тә, ала балык дип тә атыйлар) үрчетү эшен җайга салып кына калмаганнар, экотуризм юнәлешен дә үзләштерә башлаганнар. Туристларны җәлеп итү өчен Самара өлкәсе авыл хуҗалыгы министрлыгыннан грант оту бәхетенә ирешкәннәр. Читать полностью
Әле дә син бар идең дөньяда…
Гали авылының «Туган тел» җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов 2017 елның 6 мартында вафат булган иде
Похвистнево районы, Гали авылының танылган эшмәкәре, районның «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповның яман чир белән авыруы, аяз көнне яшен суккандай, бөтен авыл халкын гына түгел, Самара өлкәсе, Татарстан, Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны да тетрәндерде, дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Рамазан ае башында Израильгә операциягә очкан милләттәшебез өчен ураза ае буена авылның өч мәчетендә дә, аны белгән өйләрдә дә дога кылып, авыруыннан хәере белән котылып, сәламәтләнеп кайтуын теләп тордылар. Читать полностью
«Язлар моңы»на килергә кеше булырмы?
Тольяттида һәр елны “Язлар моңы” фестивале үткәрелеп килә. Залда ак яулыклы әбиләр һәм түбәтәйле бабайлар, кечкенә балаларын иярткән урта яшьтәге татарлар утырган. Ә сәхнәгә чыгып биерлек һәм җырларлык яшүсмерләр сәхнә артында мәш килә. Фойеда “Бердәмлек” газетасының хәбәрчесе моңаеп утыра. Халык аның янында бик сирәк туктап, бераз сөйләшеп тора да, бушлай газетаны алып, үз урынына кереп утыра. Күбесе борылып та карамыйча узып китә. Читать полностью
Елмаегыз, хөрмәтле хатын-кызлар!
Уңышлы җитәкче, бәхетле әни булу сере нәрсәдә?
Каләм ияләре хатын-кызларны «җиргә төшкән фәрештә», «җавапсыз табышмак», «сүнмәс кояш» кебек сүзтезмәләр белән чагыштыралар. Бүгенге кырыс заманда хатын-кызларга гүзәллек алиһәсе генә түгел, ә көчле зат та булырга туры килә шул. Асыл затларыбыз арасында җитәкче вазыйфасын үтәүчеләр дә бихисап. Алар өйләрендә – оста хуҗабикә, иренә – сөекле хатын, балаларына – игелекле ана, оныкларына – яратучан әби була белү өстенә, эшләрендә дә мең төрле эш эшләргә өлгерәләр. Җитәкче эшенә алынгансың икән, җитди проектларны гамәлгә ашыру, бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру, коллективта уңайлы микроклимат булдыру һәм тагын әллә никадәр йөкләмәне берьюлы үтәргә кирәк. Читать полностью
Кеше хәлен аңлаучы җаваплы хезмәткәр
Менә шундый кеше ул, безнең почтальоныбыз Ольга Рөстәм кызы Нуртдинова. Күп еллар буе ул искеҗүрәйлеләрнең өйләренә газета-журналлар, пенсия һәм хатлар китереп тора. Читать полностью
Самарада кем соң главный «татарин»?
Тагын бер тапкыр татарлар Корылтае турында
Берничә ел элек Самара өлкәсе татарлары Корылтай үткәрергә җыенып йөргәннәр иде. Бу идеяне хуплап, “Бердәмлек” газетасында берничә мәкалә дә басылып чыкты. Ләкин, кайбер милләттәшләребезнең карышуы аркасында, Корылтай булмый калды. Нигә кирәк иде соң ул Корылтай, дигән сорау туа. Читать полностью
Милләтебез киләчәге яшьләр кулында
«Яктылык» мәктәбендә Гакыйль Сәгыйровның туган көненә багышланган кичә узды
Башкалардан аермалы буларак, Самараның «Яктылык» мәктәбендә уку-укыту эшләре тәрбияви чаралар белән үрелеп бара. Анда кызыклы кешеләр белән очрашулар, фикер алышулар, укучыларның иҗат эшләрен презентацияләү кичәләре еш үткәрелә. Мисал өчен, 21 февральдә күренекле шагыйребез, рәссам Гакыйль Сәгыйровның туган көненә багышланган искә алу кичәсе уздырылды. Читать полностью
Сез булганга илебез күге аяз
Төрле чорларда әлеге бәйрәмнең атамасы үзгәрсә дә, асылы үзгәрешсез кала. 23 февраль, чын мәгънәсендә, бөтен халык бәйрәме. Һәр кеше илебез иминлеге һәм үсеше өчен Ватаны алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш. Читать полностью
Татармын димә, газиз балаң бөек Тукай телен онытса…
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләнеп үтә
Туган тел көне 1952 елның 2 февралендә Пакистанда булган фаҗига белән бәйле. Бу көнне бангл теленә дәүләт статусы бирелүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелгән. 47 ел үткәч, ЮНЕСКО, Бангладеш тәкъдиме буенча, юкка чыгып баручы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан, Халык¬ара туган тел көнен булдырган.
Күңелең ачык булса, тормыш матур тоела
«Октябрь» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» ансамбле концерты узды
«Яшьли киттең, мәңгелеккә киттең,
Җырланмады кайсы җырларың.
Дога булып барсын иде сиңа
Йөрәгемнән чыккан җырларым…»
Искәндәр Әхмәтов.
Ул соңгы елларда ансамбльнең җитәкчесе булып эшләгән мәрхүмә Альбина Мәхмүтова истәлегенә багышланды. Зал шыгрым тулы иде. Читать полностью



