Хәерле юл, «Самарбикә»!

pEzXVUpV830Самарада хатын-кызлар өчен интеллектуаль оешма эшли башлады

Яңа гына ачылган “Самарбикә” хатын-кызлар оешмасы “Тарих күзлегеннән чыгып караганда акча һәм рухи байлык төшенчәләре” дип аталган түгәрәк өстәл уздырды. Газета укучыларыбызны әлеге оешма эшчәнлеге белән таныштыру өчен җитәкчесе Зөлфия Таштабанова белән элемтәгә кердек. Читать полностью

Завершился Всероссийский конкурс учителей родных языков и воскресных школ

bfrUuRLNZa0Учительница татарского языка и литературы МБОУ Школа «Яктылык» Фаузия Давлетбаева стала лауреатом Всероссийского конкурса учителей родных языков и воскресных школ

С 28 по 29 марта 2023 года на базе МБОУ «Гимназия № 27» Вахитовского района г.Казани состоялся заключительный этап Всероссийского конкурса учителей родных языков и воскресных школ. Читать полностью

Татарны татар итү өчен…

07ZsWdE72i4Камышлы авылының Социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Бердәмлек” газетасының әдәби мөхәррире белән очрашу узды. Сүз өлкә татар газетасына язылу һәм туган телебезне саклап калу турында барды. Читать полностью

Сугышчылар ялга кайта

M9Q4f_JEV2oУзган елның 21 сентябрендә, президент Владимир Путинның боерыгы буенча, өлешчә мобилизация игълан ителгән иде. Шул документ нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәр алты ай саен 14 көнлек отпуск билгеләнгән.

Узган атнада Челно-Вершины районы, Совет Нурлаты авылында яшәүче Фоат һәм Люция Хәбибуллиннар гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга булды – уллары Илнур ялга кайтты. Форсаттан файдаланып, газета хәбәрчесе сугышны үз күзләре белән күргән батыр якташыбыздан Украинадагы хәлләр турында сораштырды. Читать полностью

«Урман юлында» хикәясен укыгач…

bYjEW8zEbLEКамышлы районының Ис­ке Ярмәк авылында яшәүче Илшат Галимов белән күптән танышмын. Аның хикәяләр, пьесалар язуын да белә идем. “Урман юлында” дип аталган хикәясе “Бердәмлек” газетасында басылып чыккач, бик кызыксынып, елый-елый укыдым. Бик эчтәлекле итеп, бөтен сәләтен җыеп язган Илшат. Читать полностью

Иҗади сәләтенә тиң дөнья

щщщ

Алия Мусина сулдан икенче

25 март — мәдәният хезмәткәрләре көне

Мәдәният хезмәткәре сүзе — ул һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга ма¬этурлык өстәү мәгънәсенә ия булган бөек вазифа.

Бүгенге язмабыз, мәдәнияткә бала чагыннан гашыйк булып, сәхнәне эш урыны түгел, ә Аллаһы тарафыннан бирелгән сәләтенә тиң дөнья дип кабул иткән әдәбият һәм сәнгать җитәкчесе Алия Рәис кызы Мусина турында. Бүген ул Тольятти татар автономиясендә уздырылган күпчелек чараларны оештыручы да, алып баручы да, катнашучы да. Читать полностью

Алкышлап озатырга иде…

pSXNf9dU_BAИдеал Галәветдиновның вафатына 21 мартта бер ел тулды

Була бит шундый кеше­ләр: кая барса, һәр җирдә ул үз кеше. Нинди эшкә алынса да, ба­рысын да белә, гади генә кеше белән дә, зур тү­рәләр белән дә тигез, матур сөйләшә, беркемнән оялмый, беркайчан каушамый… Читать полностью

Шәрыктан килгән Нәүрүз

t86Aj_yFhfE34 ел элек беренче Нәүрүз бәйрәме оештырылган иде

Әгәр март ае төнендә кырга чыгып тыңлап торсаң, ерактан чабып килгән ат тояклары чыкылдавын ишетергә мөмкин. Бу, соргылт елгыр атка атланган, иңенә яшел ча­панын салган үлемсез пәйгамбәребез Хозыр Ильяс чабып килә. Ул һәр елны шулай килеп, мартның 21ендә Нәүрүз бәйрәме белән Шәрык яңа елын башлап җибәрә. Азия як­ларында аңа юл күрсәтү өчен кырда учаклар ягып куялар икән. Шуларның иң соңгысы Нәүрәзгә каршы төнне ягыла… Читать полностью

Фольклор — лаеклы урында

pBjVwnnXVkYПохвистнево районының Гали авылында “Халкым минем” фестивале үтте

Аны 15 ел элек Гали авылы эшкуары, Похвистнево районының “Туган тел” җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов башлап җибәргән иде. Хәзер инде ул, Расих Мөҗаһит улы истәлегенә багышланып, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе ярдәмендә даими уздырылып килә. Читать полностью

Милләтебезне нәрсә яшәтә?

YJk85IOGts0Ана телебез, милли үзаңыбыз торышы турында күп сөйләнсә дә, бу проблема торган саен кискенләшә бара. Кыз­ганычка, халкыбызның рухи халәтен, милләт язмышын чын күңелдән кайгыртучылар азчылык санда. Ә менә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән Фәһим Хәниф улы Йосыповны милләтпәрвәр дип атар идем. Бүген газета укучыларыбыз игътибарына аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Читать полностью

Дамир Йосыпов: «Хыялыма тугры булдым»

1244-12032023«Кукуруз рәтләре буйлап, кояшка таба» картинасы прокатка чыкты

2019 елның 15 августында очучы Дамир Йосыпов, дви­гательләренә кошлар эләгеп эштән чыккан самолетны кукуруз кырына утыртып, 233 кешенең гомерен саклап калган иде. Шул ук ел азагында якташыбызның батырлыгы турында фильм төшереләчәк дигән хәбәр таралды. Ниһаять, кинофильм прокатка чыкты. Читать полностью

Педагоглар династиясе дәвамчысы

KqgcAvG0uFEПохвистнево районы, Гали авылы тулы гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлчәчәк Рәис кызы Таҗетдинова – педагоглар династиясе дәвамчысы. Ә бу һөнәрне сайлаган кешенең йөзе — ачык, күңеле — юмарт, холкы сабыр булырга тиеш. Читать полностью

Камышлыда Бәраәт кичәсе

lljdAOW2WP0Үткән дүшәмбедә Камышлының Городок бистәсе мәчетендә Бәраәт кичәсе үткәрелде. Дини бәйрәмгә мәчетнең хәзерге имам-хатыйбы Искәндәр Минегалимов, бу мәчеттә күп еллар имам вазифаларын башкарган Әхтәм ага Госамов һәм тагын унбишләп хатын-кызлар җыелган иде. Читать полностью