Иҗат юлыгыз нурлы булсын

DbLA9N5XY9oМенә кулымда «Бердәмлек» газетасының быелгы бишенче саны. Беренче битендә — «Әгәр мин Кыш бабай булсам» дип аталган мәкаләне бизәп, укытучы белән укучы кыз фотосурәте бастырылган. Мәкаләнең баш исеме дә, геройлары да, һәркемне үз янына чакыргандай, елмаеп карап торалар. Читать полностью

Расихыбызны сагынабыз

vWha5yIRD6EХәерле көн, туганнар! Без авылыбызның эшкуары, Похвистнево районы «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе, иганәче Расих Мөҗаһит улы Латыйповны бик сагынабыз! Ул 2017 елның 6 мартында вафат булган иде. Гомер узган саен, аның башкарган эшләренә сокланасың, нәтиҗәләрен башкачарак күрәсең. Сөйләгән сүзләребез, искә алганнарыбыз дога булып барсын, Әмин!

Читать полностью

Боз китә, яз килә…

28lXLQGki54«Чайка» чаңгы базасында «Сәламәтлек көне» узды

Менә кыш белән яз тарткалаша торган чак та килеп җитте. Табигатьнең җанлануын, тирән йокыдан уянуын түземсезлек белән көткән кешеләр нәкъ менә шушы вакытта язны каршылауга багышланган төрле бәйрәмнәр оештыралар. Бу йола, бабаларыбыз мирасы булып сакланып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Самара татарлары гореф-гадәтләребезне югалтмау, яшь буыннарга тапшыру өчен күп көч куя. «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм «Яктылык» татар мәктәбе тырышлыгы белән ун ел дәвамында уздырылып килүче «Боз озату» бәйрәме моңа дәлил.

Читать полностью

Теләк булса — барысына да өлгереп була

Ph0F2i4scNPmF521f03kpLlGchnwTa_IH0upHJfM_ZDWG7zcqkj4L3CewO9d6a86zhDOMl63xY9LU8yTaxJ6ddDGКышкы киемнәрне салырга әле иртәрәк булса да, календарьда — март. Димәк, яз килә. Ә яз ул 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән башлана. Җир йөзендәге миллионлаган кешеләр арасыннан сиңа гына тиешле мәхәббәтеңне табу, яраткан кешеңнең — яраткан хатыны, Ходай биргән балаларыңның назлы әнисе булу бәхете кебек мәңгелек кыйммәтләрне чагылдырган башка бәйрәм юктыр, мөгаен. Бу бәйрәм социаль, милли, дини чикләрне дә белми, һәркем өчен бердәй кадерле һәм аңлаешлы. Читать полностью

Агроном җир сулышын тоя белә

JEWM8NmrgMYMytNLlWj2m7vJ5lBR1jIK9_KAlKmXLQY6KIxEtjG9Z-qtggYh4bxct6PpO8apRIdVgdajxOt7svOZ“Камышлы хәбәрләре” газетасында хәбәрче булып эшләгән елларымда “Коминтерн” колхозы, соңрак “Ермаковский” хуҗалыгы агрономы Наил Нуркәшиф улы Гарифуллин белән еш кына очрашырга туры килә иде. Ул вакытларда хуҗалыкның басулары — чиксез, бөртекле культуралар йөзләгән гектар җирдә чәчелә, хуҗалыкның баш агрономына бер кырдан икенче кырга барып җиткәнче дистәләгән чакрым юллар үтәргә туры килә иде. Читать полностью

Мәхәббәт һәм матурлыкны тудыра хатын-кызлар

0kHlcVP_nB88C_GUfik9vwoTTuC9IA5cJ6SY86NkMkg_IDSAlvHoHv3ma9PF0dgH-9Z7XalH2jx5w8JdEw7Sd0qxХөрмәтле «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре — гүзәл асыл затлары, яраткан кызларым! Сезне 8 Март бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тигезлек, тыныч тормыш телим. Йөрәгегез тулы уй-хисләрегезне, фикерләрегезне, яңа идеяләрегезне халыкка җиткереп, тормыш вакыйгалары белән кызыксынып, иң матур миз¬гелләрен сайлап, яраткан газетабызны тулыландырып, яктыртып, безгә җиткерәсез. Эшләрегез гел алга барсын! Яңадан-яңа укучылар өстәлеп, газетабызның тиражы артсын. Һәр көнегез бәйрәм булып, сөенечләр, шатлыклар белән тулып торсын. Бәйрәм белән сезне! Читать полностью

Авыр заманалар көчле кешеләр тәрбияли

BNAdJTbIiKhbg871ZDqHn7MVLQnkwnFBgMmO1RkS07vsOvk4yN6TJW7aOUtpXs9eCTc-JZ2_fG6IZ83PHgSzSMv7Махсус хәрби операциянең бер еллыгына

Нигә безнең илгә махсус хәрби операция башларга кирәк булды? Бу сорауга җавап табар өчен сугыш елларын искә төшерергә кирәк. Читать полностью

«Бердәмлек»нең ягымлы кызлары!

kK78bd8qR3YUbcDLfSXE-BN53SVtWxkK51GvzBlL0gij9XXi-FPzz8Ptw3jXuMuJM_y9U_sHAwxkx-I2LTDUzH15Журналист, җәмәгать эшлеклесе Алия Арсланова истәлегенә

Сокланып бетә алмыйм «Бердәмлек»нең ягымлы кызларына. 2020 елның кышында безнең Иске Усман авылына да килеп, зур бәйрәм ясап киткән идегез. Әле ярый фотога төшеп калганбыз. Яратам мин шундый хәлләрне искә төшереп кабаттан карарга. Бигрәк тә дусларны югалтканнан соң. Читать полностью

Бердәм халык җиңелми

SyoegmqM0RiCNmyxt7mh-UicD_F2eABJLEfg9kmWoiqo73gef6kqpuRN_ZZeaQcHIEUTUYyIPb4DIe7L2lK8CH5FҖиңүнең яртысы — тылдагылар тырышлыгы


Туган илебез өстенә төшкән афәт Похвистнево районы, Яңа Мансур авылының бер гаиләсен дә битараф калдырмады. Яу кырыннан ерак булсак та, илебез азатлыгы өчен көрәшүче сугышчыларга булышырга тырышабыз.
Читать полностью

Туган илемә файдалы буласым килә

W3mF-laBt8TlOfAuLqmDEAAFkB-Q-JBrmrCfUncyXJdbBXoQaMNgkPkqWD0IsM00iSLu3QLi42Euv2B27XkPhIUKИл тынычлыгы батыр, намуслы hәм кыю ир-егетләребез кулында

Һәр ир-егетнең Ватаны алдында төп бурычы бар. Ул — армия сафларында хезмәт итү.

Читать полностью

Аналар — дөнья тоткасы

TrHTiylQuIhCyVdonXE2mazu3V1c1GPVe2XZKiMdxzN1n3vrRHKW71FXALVQ5ic3Dj-w_B1ZHLo2qSkRP66z3NxOГали авылында әниләргә багышланган бәйрәм уздырылды

Әлеге якты һәм җылы бәйрәмне Похвистнево районының «Туган тел» мәдәни-агарту оешмасы, «Гали» җирле мөселман оешмасы һәм авыл мәчетләре оештырган иде. Читать полностью

Биргәннең кулы саекмый

5c3367c882cdb4ebb12b9135ae160f22Самара татарлары дин кардәшләребезгә ярдәм җыя 

Төркия һәм Сириянең көньяк-көнчыгышында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 40 меңнән артып киткән — Төркиядә 35418, Сириядә 5800 мәет табып алынган. Хәрәбәләр астында күпме мәет барын әлегә әйтергә дә кыен.
Читать полностью

Иң матур чәчәгебез сула

5T9Z8vGLhDF8HbKufCpxSJEAHjDCPzIa6B5bjndtOzX8ZzVi81XO6fTX_mDvd0MBXMljTyUYI4YDXtjTCTiSfxzwИҗтимагый җәмгыятьләр тырышлыгы гына аз, эшне гаиләдән башларга кирәк

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Рус педагогы, язучы Константин Ушинский: «Халыкның теле — рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге ул. Туган телдә бөтен халык һәм аның Ватаны гәүдәләнә, рухи тормышының тарихы чагыла», — дигән. Читать полностью