Җилкәсеннән бурыч төште

LyswZRYNUBTW1aGgJtY93tLNhGLG1rsEct2Ss9u66Oj85LJCjZ1Z4mnlk8v5AnxxTXdd4MdY-S96iviryLZqAqbBГазетабызның алдагы санында финанс проблемалар кичергән физик затларга ярдәм итүче «Банкротство 360» фирмасы турында мәкалә басылып чыккан иде. Әлеге фирма ярдәмендә бурычларыннан арына алган кешеләрнең язмышлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Читать полностью

Әтиемне яратам!

xqRvn4aKPuTUDMovXbnuA5RGWY0Tcmitox3WOYael8CDAh2tr3F3Uxz3c5v7CzV361MjWfRTx9YNgawnOdS8PQtbКөннәр артыннан көннәр үтә, айлар елларга җыела, артка борылып карыйсың да хәйран каласың. Инде минем җитез әтием дә үзенең 60 еллык юбилеен бәйрәм итә.

Әтием Ринат Шәрифуллин минем иң якын кешем — ярдәмчем һәм таянычым, йөрәк сердә­шем. Авыр вакытларда мин аңа гына таянам, ул да мине үзенең таянычы дип атый. Әтием – минем иң якын дустым. Мин аңа киңәш сорап килгәндә беркайчан да җавапсыз калдырмый, игътибар белән тыңлап, ничек эшне хәл итәргә кирәклеген аңлатып бирә. Читать полностью

Тольяттида кунакта

tcXd4RZbaL1ddRsah6q4vt064MH6HY8gvH_t3fZwQt0vRL-F_7YWp4YNtLF3vbfJyQuAR56B3Vlspr65kRmwE2YJУзган атнада Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары — барлыгы 160 бала, Тольяттига экскурсиягә барып кайттылар. Читать полностью

Иң шәп сакчы һәм ярымсакчы

A1264ZjbnlMP6BVUewAiIX-LjovZKdKlqekR2I4bpjOrF9ZjiVrrF_SOAVu1Fm7LJ9jMvDcQHXhZpb2qQk1TwZSX4-9 декабрьдә Казанда узган «KAZAN CUP 2022» @каzan-cup төбәкара футбол турнирында Самараның «Олимп» футбол клубының яшүсмерләр командасы да катнашты. Алты көн дәвам иткән ярышның бөтен этапларын да уңышлы үтеп, «Олимп» командасы көмеш медальгә лаек булды. Читать полностью

Безмерное признание и уважение / Алар мәңге безнең йөрәктә

5b2ba037200df8a8ebc2e15def6764d1Глава Камышлинского  района Рафаэль Багаутдинов на дому пообщался с семьями уроженцев села Степановка Дениса Маркелова и села Новое Усманово — Ильнура Ганеева, погибших в ходе специальной военной операции на территории Украины.

Читать полностью

Игътибар! Конкурс!

ekr-agxQEywN5EaFC8lGCWB7SUSW2M_ksuGnmq-1dheRsd82TcohcTGFHhix8XmekgCjf3ejUgONnNCW-p1EISeC“Бердәмлек” газетасы редакциясе, һәрвакыттагыча, Яңа ел алдыннан әдәби конкурс игълан итә. Читать полностью

Аллаһыга да, заманага да зарланмагыз

pZNTNDhs87TIDMaEQ9bRAZWWEpLDUqc2xSvrijgfQENzpfvg03Y9OHa6tm1DLy0tWBJRr1FaL2t7NHSpybjEKv6KПочта бүләкләрендә 2023 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара.

Үткән елларда өлкә авыллары арасында Мәчәләй авылы “Бердәмлек”кә язылу буенча беренче урында бара иде. Халык аны бик яратып укый. Милли газетабызда чыккан мәкаләләрне, туган көннәр белән котлауларны, хикәяләрне һәм яңалыкларны көтеп алабыз. Бүгенге көндә “Бердәмлек” газетасы югары биеклекне яулады. Алга таба да шулай булсын, югалып калмасын, үз кыйбласын югалтмыйча һаман алга барсын иде. Читать полностью

Банкротка чыгу куркыныч түгел

iP9ipKonK8UTfQXSPdie8UpqEOI8b5Kopp71QRcWugY_7it-JZ45FACl7gS-ejzuwfEiKmfBD0F1gOEn_CadiZpnТумышы буенча Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылыннан булган Ригил КУРМАЕВны Самарада белмәгән кеше аздыр, мөгаен. Актив егет үзен “Яктылык” татар мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыганда ук күрсәтә башлый. Төрле конференцияләрдә чыгыш ясаган, олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар яулаган. Мәктәп тормышына битараф булмаган үткен укучыны җирле милли иҗтимагый оешмалар күреп алып, үз сафларына җәлеп итәләр. Шулай итеп, Ригил “Туган тел” оешмасы вәкиле булып китә. “Бердәмлек” газетасының әбүнәчеләре аны газетабыз оештырган рәсем, инша бәйгеләрендә катнашучы буларак та хәтерлиләрдер әле. 2000 еллар башында Самарада бер генә милли чара да аның катнашыннан башка узмаган, дисәм дә ялгыш булмас — Сабан туйлары, Сөмбелә, Нәүрүз халык бәйрәмнәре, “Самара гүзәле” конкурсы, татар дискотекалары уздыру, Татарстан оештырган милли чараларда катнашу Ригил Курмаев тормышының зур өлешен биләп ала.

Еллар узган саен заманалар үзгәрә бара. Көнкүрешебезгә интернет килеп керү белән безнең героебез, дуслары белән бергә, социаль челтәрләр аша милләттәшләребезне берләштерү белән шөгыльләнә башлый. Бу юнәлеш тә бик уңышлы гына эшләп китә. Ул арада Ригил, Самара дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, олы тормышка аяк баса, гаилә корып җибәрә. Көндәлек мәшәкатьләр аны иҗтимагый оешмалар эшчәнлегеннән ерагаерга мәҗбүр итәләр. Әмма Ригил алардан бөтенләй аерылмый. Бала чактан җәмгыятькә, халкына файдалы булып яшәргә күнеккән егет бүген дә дөньяга карашын үзгәртмәгән. Сирәк кенә булса да милли иҗтимагый эшләрдә катнашырга вакыт таба һәм, белеме буенча юрист буларак, авыр хәлдә калган кешеләргә юридик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

Читать полностью

«Кичәге көн культурасы»ннан бизнес-проект килеп чыгармы?

JMZPXpnhq4Sjsh5Vsx4blZvH2tM18EzNqjU4onpEM_pITyBDQdSn3QViu6PePgUMTf3AWOcsy9DWog7AoRmscnrDҮткән шимбәдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Бердәмлек” өлкә татар газетасы, “Самар татарлары” журналы, “Самар татарлары” сайты һәм Региональ Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Сәләм” газетасы хезмәткәрләре матбугат конференциясе үткәрделәр. Читать полностью

Журналист һәм тарихчы Шамил Галимовка 65 яшь тулды

Галимов“Бердәмлек” газетасының чишмә башында булган жур­налист, 17 ел буе “Азан” газетасын чыгарып килгән баш мөхәррир, татар иҗти­магый оешмалары әгъзасы, берникадәр вакыт Өлкә татар иҗтимагый автономиясе ди­ректоры, ә соңгы 10 – 15 ел­да туган ягыбыз тарихын өй­рәнеп, күпсанлы китаплар язып һәм бастырып чыгарган  Шамил Галимовка 8 де­кабрьдә 65 яшь тула.
Читать полностью

Сабыр төбе — сары алтын

ФазуллинаДөресен генә әйткәндә, ха­тын-кызлар белән бәйле бәй­рәмнәр күп бездә. Ләкин әни­ләребезне ничек кенә данласак та, хөрмәтләсәк тә, рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерә алмабыздыр. Читать полностью

Авырлыкны сабырлык белән күтәргәннәр

Мамышев А.Х.Татар авыллары гомер-го­мергә фидакарь хезмәтнең ал­гы сафында булып,  илгә физик яктан таза, рухи як­тан бай, зи­рәк аңлы, туган җанлы, ислам ди­ненә тугры булган сокланырлык ир вә хатыннарны бүләк ит­кән.
Читать полностью

Син, әнием, минем өчен бу дөньяда бер генә…

ермаковоҮткән якшәмбедә Россия халкы Аналар көнен билгеләп үтте. Әни-әбиләр иртән-иртүк торып, балалары килер диеп, бәлешләр салдылар, балалары аларга күчтәнәчләр эзләп кибетләр буйлап чаптылар. Ә мәктәп укучылары әниләренә бүләкләрен бер­ничә атна элек әзерли башлаганнар иде инде – көн саен дәресләрдән соң җыелып репетицияләр үткәрделәр, яңа җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр, күңелләреннән ташып чыккан кайнар кот­лау сүз­ләрен әзерләделәр.
Читать полностью