Елховка районы, Идәй авылында яшәүче Венера Габбас кызы Мөхетдиновага — 70 яшь!
Читать полностью
Төбәкләрдәге матбугат чаралары ятим түгел
26 — 28 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, чираттагы Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздырды. Чарага Россиянең 15 регионыннан 30лап журналист килгән иде. Шуларның дүртесе – Самара өлкәсеннән. Алар үзләренең милли матбугат чараларын сыйфатлы итеп бастырып чыгару һәм язылучыларга вакытында китереп җиткерү, электрон вариантларын тиз арада интернет сайтларга элү буенча бәяләп бетергесез файдалы мәгълүмат туплап кайттылар.
Читать полностью
Супер-килен бездә дә бар
30 октябрьдә «Заря» мәдәният йортында икенче тапкыр «Самара губернасының супер-килене» дип аталган милләтара гаилә конкурсы узды. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара Самара өлкәсенең эчке сәясәт департаменты, шәһәр администрациясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә «Ак ЖОЛ» («Якты юл») казах милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән оештырылган иде.
Читать полностью
Белем ишекләрен ачучы ачкычлар
Октябрьнең 25ендә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Ахырда мәктәп директоры Радик Газизов аларны актлар залында җыйды. Анда берничә ел элек шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар Гүзәлия Шәкүрова һәм Сабир Галимуллин, шулай ук “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева көтәләр иде.
Читать полностью
Искә алу
Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинны искә алыйк
28 ел буе “Бердәмлек” өлкә татар газетасының алыштыргысыз җитәкчесе булып эшләгән баш мөхәрриребез Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның вафатына 31 октябрьдә 4 ел тулды. Ул 75 яшендә бакыйлыкка күчте. Читать полностью
Һәр ел фасылының үз матурлыгы
Көз аеның матур бер кояшлы көнендә, эштән кайткач, урманга барып кайтырга булдым. Бу көнне — 17 октябрьдә, ирем Искәндәр белән тормыш корып жибәрүебезгә 40 ел тулды. Иптәшем минем белән бара алмады, мәчеткә намазга барасы иде аңа. Бисмилламны укып, тәвәккәлләп, яныбыздагы якын гына каенлыкка менеп киттем. Читать полностью
Офиста утыра алмас идем
30 октябрь — автомобиль йөртүчеләр көне
Әти-әнием, туганнарым күрше өлкәдә яшәгәнлектән, авылга еш кайтып йөрибез. Өч сәгатькә якын вакыт эчендә трассада баручы машиналарның төрле маневрлар ясаганын, шахмат тактасындагы фигуралар кебек берсен-берсе уза-уза элдерткәнен күзәтеп барырга туры килә. Шушы агымда озын прицеп яки цистерна таккан йөк машиналарын күрсәм, бераз куркып куям. Алар янында җиңел машиналар уенчык сыман гына бит…
Якынлашып килүче Автомобилистлар көне уңаеннан менә шушы куркыныч йөк ташучы машина йөртүчеләр турында язарга булдык. Читать полностью
Расих Вакказов: «Татарлар ныграк торалар»
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлид бәйрәме уңаеннан, өлкәбезнең авыл һәм шәһәрләрендә мәҗлесләр дәвам итә. Татарларыбыз авыр хәлдә яшәүче милләттәшләренә генә түгел, башка дин һәм милләт кешеләренә дә ярдәм күрсәтергә тырышалар, өйләрдә һәм мәчетләрдә җыелып, Мөхәммәд галәйһиссәламгә салаватлар әйтәләр, садакалар тараталар…
Шушы изге көннәрдә без Зубчаниновкадагы Болгар мәчете имамы Расих хәзрәт ВАККАЗОВка шалтыратып, “Болгар мирасы” мәчетендә Корбан, Мәүлид бәйрәмнәре ничек узуы турында белештек. Читать полностью
«Үзәк»тәге — үзәктә
Мәүлид кичәсендә Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә бик күп кунаклар җыелып килделәр. Мөселманнарның күркәм гадәте буенча догалар укыдык, салаватлар әйттек, хәер-сәдакалар өләштек. Пәйгамбәребезнең туган көнен хөрмәтләдек һәм бер-беребезгә дә, дөньяларга да — иминлек, йөрәкләребезгә — иман, җаннарыбызга — тынычлык, тәннәребезгә — сәламәтлек һәм гаиләләребезгә хәерле гомерләр теләдек. Читать полностью
Көз
Җылы көннәр үтте,
Килде салкыннар,
Агачта яфрак саргайды,
Кыскарды көннәр. Читать полностью
Кызбурун турында риваять
Төньяк Кавказда, Нальчик шәһәрендә яшәгән вакытта, җирле газетада басылып чыккан бер хикәя, ә бәлки, риваятьтер, минем күңелемдә онытылмаслык тәэсир калдырды. Инде чирек гасыр вакыт узса да, мин аны кабат-кабат искә алам.
Читать полностью
Вагыйз Кадыйровның изге эшләре
«Самара татарлары» журналының 2022 елда басылып чыккан 1нче санында Фәрит Ширияздановның «Хорошие дела будем помнить всегда» дип аталган мәкаләсендә Вагыйз Кадыйров турында бик матур һәм киң итеп язылган. Аның турында күпме генә язсаң да, аз булыр кебек, минемчә. Мин аның турында үзем күргән, үзем белгәннәрне «Бердәмлек» газетасы аша өстәргә булдым. Журналның — үз укучылары, ә газетаның үз укучылары бит.
Читать полностью
Россиянең иң көчле коралыдыр
Эльвираларның гаиләсендә моңа кадәр хәрби хезмәткәрләр юк иде. Элек солдатларга күз күтәреп карамаган, гарнизоннар тормышы аның өчен түгел, дип уйлаган кызның язмышы башкача язылган булган икән. Бүгенге көндә Эльвира — өлкән сержантның хатыны.
Эльвира һәм Артурның мәхәббәте Санкт-Петербургта башланып китә. Читать полностью