«Большие гастроли»: Альметьевский драмтеатр выступит на сцене театра «Колесо» / Әлмәт театры Тольяттига кил

Большие гастроли25-26 октября в рамках федерального проекта «Большие гастроли» с ответным визитом в Тольятти сыграет свои спектакли Альметьевский государственный татарский театр.

Тольяттинский драматический театр «Колесо» имени народного артиста России Глеба Дроздова, с большим успехом гастролировавший в начале сентября в Альметьевске, в рамках федеральной программы «Большие гастроли», реализуемой «Росконцертом» по Всероссийскому гастрольно-концертному плану Министерства культуры Российской Федерации, принимает с ответным визитом 25 и 26 октября один из лучших театральных коллективов Республики Татарстан – Альметьевский государственный татарский театр. Читать полностью

Камышлы педучилищесына мәдхия

Безымянный

Роза Байбекова (сулдан уңга), Рауза Рәхмәтуллина, Җәүһәр Габдуллина һәм Сәгыйдә Яхина

1941 елда, Ульяновск пед­училищесын сугыштан ераг­рак булган Камышлы авылына күчергәннән соң, Ульяновскида укыткан бөтен укытучылар да диярлек Камышлыга күчеп килә. Алар, авыл саен йөреп, студентлар җыялар иде. Читать полностью

«Кияү урлау», яисә Язмыштан узмыш юк

Кияү урлауК. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм ко­медия театры Салават Юзеев әсәре буенча куелган “Кияү урлау” спектаклен Самара та­машачысына тәкъдим итте. Спектакль 17 cентябрьдә “Ме­тал­лурглар” мәдәният сара­енда узды.
Читать полностью

Гореф-гадәтләр дәвамлы булсын

пятачокҮткән гасырның алтмышынчы — җитмешенче елларында Куйбышевта (Самара) “Татарча пятачок”лар модада булган. Төрле авыллардан килеп, тулай торакларда яшәп, авыр сәнәгать заводларда һәм фабрикаларда эшләүче яшьләр һәм сту­дентлар, берәр паркта җыелып, гармун уйнап, җырлап-биеп, ял кичәләре уздыралар. Бу инде авыл егетләре-кызларының татар моңына, милли бәйрәмнәренә сусавын бастыру, авылдашлары, дуслары белән очрашу, насыйп ярларын табу урыны булган.

Еллар уза торган, авыл яшьләре шәһәрләргә китеп бетеп, ыгы-зыгылы тормышка күнеп, бөтенләй шәһәрләшеп беткәч, кайнап торган “Пятачок”лар да акрынлап сүрелә, күңелләрдә матур яшьлек хатирәсе булып кына истә кала… Читать полностью

Самараның Тарихи мәчете кунаклар кабул итә

6Самараның Алексей Толстой урамында 1891 елда төзелгән Тарихи мәчеттә ремонт эшләре тәмамланды һәм 1 — 2 октябрьдә аны ачу тантанасы һәм Идел Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңа­ен­нан киңкырлы бәйрәм чаралары узачак. Та­тар җәмәгатьчелеге тарафыннан әлеге ча­ра­­ларның оештыру комитеты рәисе итеп Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, “Прогресс-В” компанияләр төркеме башлыгы Ва­зыйх Мөхәммәтшин сай­ланды. Нәкъ шушы ком­пания 10 ел дәвамында әлеге бинаны төзек­ләндерү белән шөгыльләнде.
Читать полностью

Тарихыбыз яшьләр кулында

конференция

Лилия Әхмәдуллина (сулдан уңга), Петр Кабытов һәм Шамил Галимов

Самараның Алексей Тол­стой урамындагы Тарихи мә­четнең капиталь ремонттан соң ачылуы 130 еллык юбилее һәм Болгар дәүләте рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган күпсанлы чараларның берсе 28 сентябрьдә Ле­нин проспектындагы өлкә уни­версаль фәнни китап­ха­нә­сен­дә үтте. “XIX – XX га­сыр­ларда, татарларның аякка ба­су чорында, Казанская ура­мын­дагы мәчетнең урыны һәм роле” дип аталган фәнни кон­ференциядә дин белгечләре, милли оешмалар әгъзалары, төбәкне өйрәнүчеләр, мил­ли тормыш белән кызык­сы­нучы олы буын вәкилләре, сту­дентлар һәм “Яктылык” мәк­тәбе укучылары һәм укы­ту­чылары катнашты.
Читать полностью

Җиңел сөякле, шат күңелле кеше

JExibTU06s4b1CKeTQci2bPfqjSdH4TqQJVAcHEd1mPTsjcMAzdjEqDqSvgX19XXsX6N0HqT97cU65V5AKyX-NT_Хәбәрче заты Өлкәннәр көне алдыннан озын гомер кичергән кешеләрнең катлаулы тормышы, авыр эше, җиңүләре, гомере буена җыелган Мактау кәгазьләре, орден-медальләре турында язарга күнеккән. Ләкин бу юлы андый язма көтмәгез, бу юлы мин җиңел генә итеп “җиңел” кеше турында язарга телим. “Җиңел” кеше нинди була ул, дип сораучылар да булыр, бәлки. Нәкъ менә Нәкыйп абый ГАТИН кебекләр инде! Читать полностью

Киләсе ел уңышын кайгыртып

oJjYC5r2kROTGXaVqsw7UxNOCQhPHRfBikbw2d1z3TwYk4bfvsKaf373Ko871AlIX2ar7etVwT5oLyaJSw5if0yfУрып-җыю эшләре тәмамланганнан соң Усть-Кинельскидагы машиналар сынау станциясе ишегалдында Россиянең авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче әйдәп баручы белгечләр, эре аграр хуҗалыклар һәм эшкәртү предприятиеләре вәкилләре җыела. Быелгы сентябрьнең соңгы ял көннәрендә дә шулай булды. Самара өлкәсендә ике көн уза торган XXIV Идел буе аграр сәнәгать күргәзмәсенә утыз меңләп кеше килеп китте, Россиянең унбиш төбәгеннән һәм Белоруссиядән китерелгән 500ләп предприятие продукциясе күргәзмәгә куелган иде. Читать полностью

Автономия татар Сызрани едва не осталась без крыши над головой: все решится сегодня / Иҗтимагый оешма бурычларын кем түләр?

???????????????????????????????В Сызрани национально-культурная автономия татар едва не осталась без крыши над головой: общественники уже «упаковали чемоданы» и вывезли часть литературы и материалов в гараж, холодный и промозглый в это время года. Автономия накопила большой долг за коммуналку и охрану, порядка 170 тысяч рублей, и комитет имущественных отношений решил расторгнуть с организацией договор аренды. Но, как считает председатель автономии Ринад Шарафутдинов, у общественников просто не было другого выхода. «До 2019 года администрация города нас поддерживала, — поделился Ринад Ирфанович, — и субсидировала, примерно 100 тысяч рублей в год. Этого хватало на необходимые оплаты». Читать полностью

Балаң татарча сөйләшсен дисәң…

Румия Каюмова

Румия Каюмова гаиләсе белән

27 сентябрь — Тәрбияче һәм мәктәпкәчә әзерлек хезмәткәрләре көне

Самара шәһәренә кү­чеп килгәч, иң борчыган сорау­ла­рымның берсе – саф татар те­лендә генә сөйләшә, аралаша торган баламның телен саклап калу иде. Бераз вакыт шәһәргә ияләшкәндә, кызымны нинди балалар бакчасына, кайсы мәктәпкә бирербез икән, дигән сораулар туа торды. Әлбәттә, Самара — Татарстан түгел, монда татар теленә караган чаралар, мәктәпләр, балалар бакчалары юк, диярлек. Читать полностью

Разия сәгатькә карамый

СнигатоваКошки районы, Иске Җүрәй авылында яшәүче Разия Вафа кызы Снигатовага – 65 яшь!

Дустыбыз, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ижевск ме­дицина училищесендә фельд­шерлыкка укып кайтты һәм гомерен авыл халкының сәламәтлеген саклауга багышлады. 40 елдан артык эшләү дәверендә ул авырулар өчен хәсрәтләнеп күпме йокысыз төннәр кичергәнен үзе генә беләдер. Көнме-төнме, күз ачырмаслык буранмы, яшенле яңгырмы дип тормый, телефоны чылтырау белән, пешкән ашын, башлаган эшен калдырып, йөгереп килә, беркайчан да кара йөз күрсәтмичә, ярдәмгә ашыга. Читать полностью

«Иң яхшы укытучы»ны зурлап каршы алдылар

GfEWbWe7XbZIt9qp9CfZ-SXD_nRJooREzmyk3p552yyCyUOvce6UyUgoedo50GdqU1XcbGlesYUunEiZX51Iuk6L11 — 18 сентябрьдә Ставрополь крае, Пятигорск шәһәрендә узган “Туган тел һәм әдәбият фәне буенча иң яхшы укытучы” Бөтенроссия конкурсында катнашкан Рәхимә Илдус кызы ХӘЙРОВА Самара өлкәсен лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Читать полностью

«Татар пятачогы»на рәхим итегез!

aHDQdPJP5vk2jWivuVMQz8t3w2SCvfSrYRLsPEhWnuxnYf2GtQ-NkpmzAg_ookAJTBNrRo-DIrOOh_xsX3UctgHm«Идел» халык ансамбле 25 сентябрьдә, «Заря» мәдәният йортында (9 Май урамы, 16 йорт) узачак «Татар пятачогы»на чакыра. Чараны Линар Абсаттаров алып бара. Башлана 16 сәгатьтә. Читать полностью