Газетабызның узган санында, Самараның «Заря» мәдәният йорты каршында татар балалар ансамбле оештырыла, дигән хәбәр урнаштырган идек. Әлеге яңалык күпләрдә кызыксыну уятты, шулай ук шактый сораулар да тудырды. Шулай булгач, сезнең игътибарыгызга бу проектның авторы, педагог Вәсимә Фәрдиева белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Читать полностью
Гали авылында Мәүлид бәйрәме узды
Аллаһүммә салли галә сәйидинә
Мөхаммәдин вә галә әли Мөхәммәд
Пәйгамбәребез туган көндә әйтик күп саләвәт
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ.
Мәүлид көне — рабигыль әүвәл аеның уникенче көнедер. Мәүлид көне — Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәлләмнең туган көне булып, ул шул көнне таң алдыннан дөньяга килә. Мөхәммәд пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәләм) тормышының кай ягын гына карасак та — ул һәр яктан үрнәк. Әти, гаилә башлыгы, рухи остаз, хәрби җитәкче, сәүдәгәр, иптәш буларак — ул һәркайда безнең өчен идеал һәм соклану өчен зур мисал. Яшь буынга Пәйгамбәр өйрәтеп калдырган кыйммәтләрне яхшылап сеңдерергә, үзләштерергә кирәк. Читать полностью
«Дөньядагы иң яхшы укытучы – Россия укытучысы»
5 октябрьдә, Укытучылар көнендә, Самараның опера һәм балет театрында губернатор Дмитрий Азаров регионның мәгариф системасы ветераннары һәм педагоглары белән очрашты. Өлкә җитәкчесе аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, атказанган остазларга бүләкләр тапшырды, тармакның үсеш перспективалары, үсеп килүче буын кешеләрен тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Читать полностью
Эше барның — ашы бар
Халыкара хатын-кызлар көне, Әниләр көне — барыбызга да таныш һәм якын бәйрәмнәр. Ә Халыкара авыл хатын-кызлары көне турында ишеткәнегез бармы? Бу — авылда яшәүче һәм эшләүче асыл затларыбыз бәйрәме. Ул ел саен 15 октябрьдә билгеләп үтелә. Читать полностью
Яктылыклылар пионерга керделәр
Баланы сүз белән түгел, үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк, диләр. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе җитәкчелеге бу гыйбарәгә бик зур әһәмият бирә. Мәктәп балаларының иҗтимагый эшләрдә актив катнашып килүе турында әбүнәчеләребезне даими таныштырып торабыз. Менә тагын алар турында язарга сәбәп килеп чыкты — 8 октябрьдә яктылыклылар “Чиста ярлар” дип аталган масштаблы экологик акциядә икенче тапкыр катнаштылар. Читать полностью
Сәламәтлек — иң зур байлык
Сәламәтлек — иң зур байлык, диләр, хак сүз. Аллаһы Тәгалә миңа бик күп сынаулар бирде. Гомеремдә берничә мәртәбә үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Хәрби хезмәтемне өч ел Германиядә үтәдем. Ходаем аннан исән-имин туган авылыма — Камышлыма әйләнеп кайтырга насыйп итте. Рәхәтләнеп эшләп, балалар үстереп ятканда бик авыр чирләр, катлаулы операцияләр кичерергә туры килде. Шушы авыр вакытларда районыбызның тәҗрибәле табиблары мине үлем тырнагыннан алып калдылар. Аларның ярдәме минем күңел хатирәләренә мәңге уелып калган. Аларга зур рәхмәтләр әйтеп, искә аласым килә. Менә алар: хирурглар Илдар Шәйхетдинов, Олег Никоноров, Гадел Кәлимуллин, Рим Сәгыйров, Назыйм Сәлахов, Фәһим Шәйхелисламов; терапевтлар: Вилсур Гыйльманов, Рөстәм Шәрипов, Владимир Горбунов, Нурания Горбунова, Исмәгыйль Баһаутдинов, Азат Әһлиуллин, Мәрьям Ваһаҗева, Сания Гыйльманова; офтальмологлар: Хәҗәр Акчурина, Лилия Абдулова; рентген-табиблар: Михаил Мелешкин, Флюр Якупов, Рәшит Шәйхетдинов; нерв авырулары табибы Зөлфия Гайзуллина; дерматолог Мәсхүт Хәкимов һәм башкалар. Читать полностью
Ученики школы «Яктылык» приняли участие в субботнике (ВИДЕО)
Родители и ученики МБОУ Школа «Яктылык» с пользой провели выходные. Они уже второй год принимают участие в экологическом субботнике — наводят порядок на острове Зелёненький и сажают сосны. Читать полностью
Мин аларны жәлләдем…
27 сентябрьдә Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йортында Татарстанның халык артисты, Г. Камал театры артисты булып эшләгән мәрхүм авылдашыбыз Рәшит Шамкаевны искә алу кичәсе уздырылды. Авылыбызда яшәүче туганнары һәм коллегалары инициативасы буенча чарага керү бушлай иде.
Читать полностью
Шундыйларга авыл таяна…
Терлекчелек тармагы, игенчелек белән беррәттән, авыл хуҗалыгының мөһим тармакларының берсе булып тора. Үзгәртеп кору чорында авыр шартларда калган авыл хуҗалыкларының күбесе бүгенге көндә уңышлы гына эшләп киттеләр. Шуларның берсе — Кошки районының Степно-Шенталинский авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы. Әлеге кооперативны Рамил Дамир улы Гыйззәтуллин җитәкли.
Читать полностью
Кайгы уртаклашу
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәгән авторыбыз Тәлгать Гата улы Ваһаҗев 86 яшендә вафат булды
Читать полностью
Кунакчыл Казанның онытылмас мизгелләре
Быелгы июль ахырында Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык юбилеена багышланган съезд гөрләп үтте. Чакырылган күпсанлы делегатлар, шәрәфле кунаклар арасында мин – Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музее мөдире Нурания Абзалова да бар идем. Хәер, чакыру килеп төшкәч, үз-үземә ышанмыйча тордым, шатлыктан хәтта күзләремә яшьләр килде. Минем хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәре өчен оештыручыларга чиксез рәхмәтләремне юллыйм. Читать полностью
Остазыма мең рәхмәт
Минем язмам Кызыл Яр районы, Кызылсу авылында яшәүче олы яшьтәге укытучы апабыз турында булачак.
Читать полностью
Авылдашлар тату булганда, зират та чиста була
Кеше, җир йөзендә күпме генә яшәсә дә, ахыры була инде ул. Шул чакта мәетне күмү мәшәкатьләре башлана. Шәһәр зиратларында каберләр артык күп тә, кыйбат та. Рубежныйдагы илә дә зур зиратка килеп, туганыңның каберен чистарту өчен башта аны табарга кирәк әле! Шуңа күрә вафат булганның туганнары, бертавыштан, туган-үскән авыллары зиратын сайлыйлар. Ләкин шунысы да бар: күп вакытта авыл инде беткән, зираты ташландык хәлгә килгән булырга да мөмкин. Яисә, туган авылы картлары каршы төшәргә дә мөмкин, чөнки гомер бакыена авылга кайтып күренмәгән, әби-бабаларының зиратларын карамаган кешене авыл зиратына китереп күмү тагын бер ташландык кабернең барлыкка килүенә китерергә мөмкин.
Бу четерекле темага Елховка районының Березовка авылында гомер иткән Рөстәм Ривгать улы Галләмов белән сөйләштек. Читать полностью