Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел үтсә дә, 9 Май безнең өчен иң зур бәйрәм. Бу Җиңү зур корбаннар аша килде: 4 ел дәвамында халкыбыз кылган батырлыкларны һәм кичергән газапларны 77 елдан соң да, 777 елдан соң да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.
Камышлы районының Иске Усман авылында авыл жирлеге идәрәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә Җинү бәйрәменә карата Үлемсез полк йөреше, митинг һәм полевая кухня оештырылды.