“Россия сегодня” информ-агентлыгы уздырган пресс-конференциядә акциянең Үзәк штабы рәистәше, генерал-полковник Сергей Макаров “Россиянең үлемсез полкы” йөреше быел традицион форматта узачак, дип белдерде. Акцияләр төрле шәһәрләрдә төрле вакытта һәм төрле урыннарда үтәргә мөмкин. Бу турыда мәгълүматны https://www.polkrf.ru/ сайтыннан карап белергә була. Шунда ук штендер конструкторы да урнаштырылган.
- Һәркем штендерны үзе ясый ала. Моның өчен сайтта үзегезгә ошаган дизайнны сайлап алып, фронтовикның фотографиясен өстәргә һәм принтерда бастырып чыгарырга гына кирәк, — дип сөйләде Дәүләт Думасы депутаты, шулай ук “Үлемсез полк” үзәк штабы рәистәше Елена Цунаева. - Шуңа да игътибар итегез, геройларның портретларын МФЦда, яисә почта бүлекләрендә бушлай бастырып чыгарырга була. “Үлемсез полк” йөреше лаеклы чара булып үтсен иде.
Онлайн рәвештә үткән пресс-конференциядә сораулар күп булды. Халыкны бигрәк тә Украинада үткәрелә торган махсус операция вакытында һәлак булган сугышчыларның портретларын алып чыгарга ярыймы, дигән сорау кызыксындырды. “Шуны искәртеп үтәсем килә: “Үлемсез полк” – ул халык инициативасы белән үткәрелә торган чара. Бу мәсьәләне әлегә гаилә генә хәл итә ала. Теләкләре бар икән, ник алып чыкмаска? Ләкин махсус акция оештыру турында сүз бармый”, - дип белдерде Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Елена Цунаева.
“Үлемсез полк” йөреше – ул Бөек Ватан сугышы геройларын зурлап искә алу бәйрәме”, — дип белдерде әлеге акциянең авторы Геннадий Иванов. Ул аны тагын ничек үткәреп булуы турында фикерләре белән уртаклашты. “Автомобильләргә “Спасибо деду за победу” дигән наклейка ябыштыру гадәте бар, ләкин бабайның исем-фамилиясе дә, фотографиясе дә юк. Ә аларның фотосурәтләре булырга тиеш. Рәсемнәрен машинаның арткы яисә янтык тәрәзәсенең эчке ягына ябыштырырга киңәш итәр идем. Машинаның чиста булуы да зарур, әлбәттә.
Кемгәдер хезмәте буенча штендер күтәреп чыгарга ярамый икән, портретны бейджга урнаштырып, күкрәккә тагып йөрергә була. Ә патриотик оешмаларга өлкә буйлап автомобиль колонналарында үтәргә мөмкин. Төмән өлкәсендә гамәлгә кергән шундый чараны “Үлемсез автополк” дип атаганнар”.
9 майда үткәрелә торган чаралар барысы да Бөек Җиңүне якынайткан батырларны зурлауга юнәлдерелгән булырга тиеш. Кызыл Армия сугышчылары гына түгел, үз-үзләрен аямыйча тылда эшләүчеләр дә, табиблар да, партизаннар да мәйданнарда булырга тиеш. Аларның якты истәлеген саклау – рәхмәтле оныклары кулында.
Белешмәләр өчен телефон: 8(800)20-1945-0.
Өлкә хөкүмәте пресс-службасы.
«Бердәмлек».
Просмотров: 889


