Яктылыклылар Каюм Насыйри укуларында

Яктылык25 мартта Казанның В.А. Григорьев исемендәге рус-татар урта мәктәбендә, «2014 — 2022 елларда Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үс­те­рү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Ка­юм Насыйри исемендәге XX төбәкара фәнни-гамәли кон­фе­рен­ция узды. Сәләтле балаларны ачыклау, интеллектуаль мөм­кинлекләрен үстерү һәм гамәлгә ашыру максатыннан оеш­тырылган чарада быел, Татарстаннан тыш, Чувашия, Башкортостан, Мордовия, Чечен республикаларыннан, Пенза, Самара, Ульяновск, Рязань, Оренбург, Түбән Новгород өл­кә­ләреннән һәм Пермь краеннан дүрт йөздән артык 9 — 11 сыйныф укучылары катнашты.

Читать полностью

Заман белән бергә атлыйлар

Яктылыкта«Салават күпере» журналы Самарада кунакта

Март ахырында Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә, һич тә көтмәгәндә, Казанда басылып килүче “Салават күпере” журналы редакциясенең хез­мәт­кәрләре килеп төштеләр. Кызганычка, танышу-сөйләшү мәк­тәп укытучылары һәм җи­тәкчеләре катнашында гына узды. Ата-аналар, балалар да булса, искиткеч матур һәм кызыклы журналларга язылмыйча калмаган булырлар иде. Ә укытучылар кунаклар алып килгән басмаларга ябырылдылар, дисәң дә була. Һәрберсе үзенең сыйныфы өчен журналлар, әдәби китаплар сатып алдылар. Шулай ук кунаклар мәктәп китапханәсенә дә күп кенә басмаларын бүләк итеп калдырдылар. Читать полностью

Самарадан МКСка кадәр

T222HSRtAKEБыел «Самара Космическая» музей-күргәзмә үзәге 15 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Ул Самара шәһәренең мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Музей хезмәткәрләре ветераннар һәм космос тармагы белгечләре белән берлектә даими тематик лекцияләр, очрашулар һәм вебинарлар үткәрәләр.

Читать полностью

Нәүрүз Самарада: котлаулар, яңа дуслар һәм күңел күтәренкелеге

навруз26 мартта Самараның “Заря” мәдәният сараенда милләтара Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Читать полностью

Хезмәтеннән тәм табып яши

IMG-20220401-WA0002Тормышта һәркем үз икмәген үзе таба. Бу беркемгә дә җиңел генә бирелми. Похвистнево районы, Гали авылының иҗади һәм иҗтимагый тормышына кагылышлы җитди мәсьәләләрне, татар телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда иганәче егет¬ләребезнең өлеше зур. Ә алар безнең авылда күбәү. Шуларның берсе — Халит Шәйхулла улы ЙОСЫПОВ. Читать полностью

Милли йолаларны онытмыйк

bj2w4ulKFa426 мартта Самараның Управленческий бистәсендәге “Чайка” мәдәният сараенда “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле тамашачыларга “Боз озату” дип аталган яңа концерт программасын тәкъдим итте. Читать полностью

Энергиясе ташып тора иде

image-121 мартта отставкадагы пол­ковник, журналист, язучы Идеал Муса улы ГАЛӘҮТДИНОВ ва­фат булды.

Самараның Җәмигъ мәче­тендә үткән җеназа намазында мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә хөкүмәте вәкиле Надежда Осипова, татар милли оеш­ма­лары җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаев һәм Ильяс Шәкү­ров, Камышлы районы админи­страциясе һәм туган ягы Нурлат шәһәре хәрби комиссарияте вә­килләре чыгыш ясап, Идеал Муса улының иң яхшы сыйфатларын атадылар, аның күпкырлы эш­чәнлегенә югары бәя бирделәр. 

Мәрхүм 23 мартта шәһәрнең Иске мөселман зиратында җир­ләнде. Читать полностью

Самарские башкиры отметили весенний праздник Карга туй / Каргатуй башкортча

inform-otdel-_2_27 марта в Доме культуры «Заря» в 17 раз прошел областной башкирский национальный праздник Карга туй. В этом году он был посвящен 20-летию общественной организации «Курултай (конгресс) башкир» г. Самары и прошел при поддержке Дома дружбы народов Самарской области и Администрации городского округа Самара. Читать полностью

Яратырга килдек без бу җиргә

pPiMmJf1PQE19 мартта Самараның «Чайка» мәдәният сараенда III «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте конкурс-фестивале уздырылды. Читать полностью

Язны күңелле каршы алдык

IMG_050619 мартта “Чайка” чаңгы базасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең традицион “Сәламәтлек көне” узды. “Боз озату” дип аталган быелгы бәйрәм язны каршылауга гына түгел, “Яктылык” мәктәбенең 25 еллык юбилеена да багышланган иде. Читать полностью

Җан тартмаса, кан тарта

18282Исәнмесез, «Бердәмлек» газетасы редакциясе!

Мин Самара өлкәсе, Шенталы районы, Денис авылы кызы Лилия Галиуллина булам. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшим.

Сезгә үземнең хикәямне җибәрәм. Шушы хикәямне сезнең гәҗит битләрендә күрү минем күптәнге зур хыялым иде. Мөмкинлек булып, бастырып чыгарсагыз, мин бик зур рәхмәтле булыр идем! Читать полностью

Җир кешесе

Багаутдинов1Исламшәриф — 5 ел буе сугыш кырларында йөреп, 1946 елда туган авылы Галигә кайтып төшкән батыр егет. Озак та үтми, өрмәсәң дә янып китәргә торган, уңган һәм булган иң чибәр кызга өйләнә. Әнисәгә шундук шарт та куя: бер генә баланы да югалтмыйсың, Аллаһы Тәгалә күпме насыйп итсә, шул хәтлене табасың.  Читать полностью

Артыннан баручылар бар…

ФархадСамара татарларының иҗ­тимагый оешмаларында ак­тив эшләгән, соңгы елларда “Туган тел” һәм өлкә татар автономиясе директоры була­рак хезмәт иткән Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтовка 22 мартта 50 яшь тулган булыр иде.
Читать полностью