Без бит барыбыз да бер рухта, бер юлда. Аралашып, фикер алышып, чынбарлык белән кызыксынып, башкалар турында мәгълүмат җыеп яшибез. Мин дә менә шундый, үзем өчен кызыклы булган кешеләрнең берсе – Фәһимә Әхмәтшәриф кызы Зарипованың эчке дөньясы белән күптән кызыксынам. Читать полностью
Бердәмлектә бит көч!
«Бердәмлектә — көч», ди татар халык мәкале. Узган гасырның 90нчы еллары ахырында «Бердәмлек» Самара өлкә татар газетасын ябылудан нәкъ менә халык бердәмлеге саклап калды. Гап-гади кешеләр, яраткан матбугат басмаларына булышу өчен, кирәкле сумманы ул вакытта тиенләп җыйдылар. Самара өлкәсендә беренче, ә хәзерге вакытта регионда бердәнбер булган милли газета нәкъ менә халык ярдәме белән бүген дә чыгып килә. Ул вакытта Россиядә интернет әле киң таралмаган иде, социаль челтәрләр турында исә әйтеп тә торасы түгел. Ул чорда халыкка мәгълүмат җиткерүнең җиңел булмаганын үзегез дә аңлыйсыз. Әмма газетаның беренче баш мөхәррире, минем әтием Рәфгать Әһлиуллинның шәхси сыйфатлары һәм профессиональ осталыгы ярдәмендә бөтен эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алдылар. Кирәкле акча ярты ел эчендә җыелды. XX гасыр ахырында Самара өлкәсендә әнә шундый халык могҗизасы булып алды.
Вакыт алга аяусыз чаба. Чорлар алышына. Әмма элеккеге кебек үк ихласлык, профессиональлек һәм кешелеклелек зур кыйммәткә ия. Заманча технологияләр – зур мөмкинлекләр. Узган ел ахырында халык бердәмлеге тагын бер могҗиза ясады. Самарада яшәүче бала, ДЦП диагнозы белән туган Булат Кәримовны тернәкләндерүгә биш көн эчендә 950 мең сум акча җыелды. 50, 100, 300, 500 сумлап күчерделәр. Ничә кеше булышканны күз алдына китерәсезме?! Читать полностью
Искә алу
Ходай биргән таланты бар иде
Мин бу язмамны Яңа Ярмәк авылында 40 елдан артык фельдшер булып эшләгән Зөлфия Шиһапованың кызы, укучым Алия Арслановага багышлыйм. Читать полностью
Колючевларны догаларыбыздан калдырмыйк…
Бүген техник фәннәр кандидаты, космик ракеталар конструкторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык” ордены, “Самар җиренә игелекле хезмәт күрсәтү өчен” күкрәк билгесе һәм күпсанлы медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВның вафатына - бер ел. Шушы көннәрдә аның хәләл җефете дә гүр иясе булган икән.
Илгиз әфәнде һәм Асия ханым Аллаһының рәхмәтендә булсыннар! Догаларыбыздан калдырмыйк…
«Без әнкәйнең биш баласы идек»…

Рәмзия (сулдан уңга), Әнисә апа, Сания һәм Дания
1936 елның чәчәкле язында Әминә апа белән Гата ага Шәймәрдановлар гаиләсе күгендә тагын бер йолдыз кабына — икенче бала булып кызлары якты дөньяга аваз сала. Сабыйга Әнисә дип исем куштыралар. Тулы гаилә булып бәхетле генә яшәп ятканда, 1941 елгы сугыш башлана. Канлы күз яшьләре түгеп, гаилә башлыгын сугышка озаталар. Читать полностью
И, хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда!
Чыннан да шулай бит. Бәхетле яшәешне гүзәл затлардан башка күз алдына да китереп булмый. Хатын-кыз – ул яңа тормыш бүләк итүче дә, йортка ямь, нур, җылылык өстәүче дә, сабые өчен — назлы әни дә, ир-ат өчен — сөекле хатын да.
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләргә кушылып, язның беренче бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне якынлашып килә. Бу көнне шулай ук әниләр бәйрәме дип тә атыйбыз. Чөнки 8 Март көнне барыбыз да иң элек әниләребезне шатландырырга ашыгабыз.
Бүгенге мәкаләмнең герое Нурия Дәүләтша кызы Якупова улы Тимур өчен генә түгел, йөзләгән укучылары өчен дә икенче әни кебек. Элек ул — Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә, ә хәзерге вакытта Южный город мәгариф үзәгендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Читать полностью
ГЭС та төзегән, урман да кискән
Самара өлкәсе, Елховка районының Алмалы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самарада яшәүче Минниса Хисаметдин кызы Сәгыйровага 1 мартта 90 яшь тула. Читать полностью
Авылы, милләте өчен янып яши
18 февральдә — Транспорт полициясе, ә 11 мартта — Наркоконтроль көнен билгеләп үтәбез. Бу ике профессияне дә берләштерә алган шәхесләрнең берсе — Гөлшат Мидхәт кызы Хәйруллина. Читать полностью
Бергәләшеп яклап калдык
Сызран администрациясенең “Фәйзулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъваны суд кире какты
2021 ел ахырында Сызран шәһәре администрациясе, өлкә арбитраж судына “Фәйзулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткәч, Россия мөселманнары тетрәнү хисләре кичерделәр, массакүләм мәгълүмат чараларында мәчетне яклау буенча күпсанлы язмалар басылып чыкты. Сызранның милли-мәдәни автономиясе рәисе, белгечлеге буенча юрист Ринад Шәрәфетдинов шәһәр администрациясе кылган кискен чараларның сәбәбен болай аңлатты: дәгъвачылар 445 квадрат метрлы мәчетнең шәхси йорт җирендә төзелүенә, участок чикләре бозылуына ризасызлык белдергәннәр. Читать полностью
Илебезнең данын яклаучы син!
4 февральдә Кытай башкаласында XXIV кышкы Олимпиада уеннары башлангач, моңа кадәр спорт белән артык кызыксынмаган Самара татарлары да телевизорларына ябыштылар. Чөнки милләттәшебез Эдуард Латыйпов искиткеч күрсәткечләре белән татарларны гына түгел, дөньяны да шаккатыра. Читать полностью
Мин сине беркемгә дә алыштырмам (Булган хәл)
Мәхәббәтне урлап бәхет табып булмаган кебек, аны йозакка да бикләп булмый икән. Шәфигулла — авылның иң чибәр һәм акыллы, уңган һәм булган егете. Тракторчы булып эшли, гел алдынгылар рәтендә. Тик сүзгә оста түгел, кыюлыгы юк. Мөхлисә исемле чибәркәйгә күз атып йөри үзе, ләкин сүз катырга ояла. Әллә билгеле бер вакытны көтә, очрашуга җай тапмый. Мөхлисә дә аны хыялында ярата, тик белгертми. Менә Шәфигуллага солдат хезмәтенә чакыру кәгазе килеп төшә. Нишләргә? Кызга хисләрне ничек аңлатырга? Бөтен кыюлыгын җыеп, туп-туры Мөхлисәләрнең өйләренә килә. Кыз куркып кала. Читать полностью
Алия истәлеге итеп кабул итегез
Бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма якыннарыбызны, дус-коллегаларыбызны югалту ачысы күңелләрдә мәңге төзәлмәслек, һәрвакыт үзен сиздереп торучы яра калдыра икән. Аеруча, безнең Алиябез кебек яшь, нечкә күңелле, ачык йөзле, талантлы, тормыш сөючән дусларыбызны югалтуы бик авыр. 11 февральдә “Бердәмлек” газетасының талантлы һәм перспективалы хәбәрчесе, бүлек мөдире булып эшләгән Алия Арсланованың арабыздан мәңгелек йортка күчүенә бер ел тулды… Читать полностью
Агыйделдән китеп барам, яшьлектән үтеп барам…
Куйбышев өлкәсенең Шенталы районы, Татар Әбдекие авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самарада яшәүче Гакыйль Исмәгыйль улы Әхмәтҗановка 13 февральдә 70 яшь тулды. Читать полностью