Бергәләшеп яклап калдык

20191128-mechet1Сызран адми­нистра­ция­сенең “Фәйзулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъваны суд кире какты

2021 ел ахырында Сызран шәһәре администрациясе, өлкә арбитраж судына “Фәй­зулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткәч, Россия мөселманнары тетрәнү хисләре кичерделәр, массакүләм мәгълүмат чараларында мәчетне яклау буенча күпсанлы язмалар басылып чыкты. Сызранның милли-мә­дәни автономиясе рәисе, белгечлеге буенча юрист Ринад Шәрәфетдинов шәһәр администрациясе кылган кискен ча­раларның сәбәбен болай аң­латты: дәгъвачылар 445 квадрат метрлы мәчетнең шәхси йорт җирендә төзелүенә, учас­ток чикләре бозылуына ризасызлык белдергәннәр.

Исегезгә төшереп үтәбез: “Фәйзулла” мәчете 2016 елда имам Фәйзулла Бәширов дини җәмгыятькә тапшырган җир кишәрлегендә, өлкә һәм шәһәр хөкүмәте ярдәменнән башка, халык һәм җирле эшкуарлар акчасына төзелгән. Йортта иске генә өй дә булган. Аны баштан ук кеше яшәми торган (нежилое) статусына күчергәннәр һәм 1998 елда үзгәртеп кору өчен рөхсәт алганнар. Ә менә җир статусы, элеккеге шәһәр башлыгы В.Г.Янинның постановлениесе булуга карамастан, никтер үзгәртелмичә калган.

Еллар узгач, шәһәр адми­нистрациясенең төзелеш һәм архитектура комитеты дини оешмага төзелеш рә­ве­шен үз­гәртергә рөхсәт бирмә­гән­лек­тән, мәчетне законлаштыру да мөм­кин булмый инде. Шулай ук мэрия чиновникларында мә­четкә йөрүчеләрнең куркынычсызлыгы да борчу тудыра.

Сызран мэриясе аңла­туынча, судка мөрәҗәгать итү­нең сәбәбе, беренче чиратта, корылманы законлаштыру бе­лән бәйле. Шәһәр хакимияте үз алдына дин йортын җимерү максатын куймый, киресенчә, бергәләшеп бу мәсьәләне чишү һәм мәчет бинасын законлаштыру юлын эзли икән.

Моны Ринад Шәрәфетдинов та раслый. Ул түрәләрнең документларны әзерләүдә һәм экспертиза үткәрүдә бик теләп булышулары, җавапка тартылучыларны мораль яктан хуплап торуларын билгеләп үтә.

8 февральдә узган Самара өлкәсенең Арбитраж суды Сызран мэриясенең “Фәйзулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъ­васын дөрес түгел, дип тапкан. Дөрес, суд мәчетнең “самострой” булуын раслаган, ләкин ул кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә янамый. Шунысы да бар: 2030 елга кадәр Россия кануннары дини оешмалар рөх­сәтсез төзегән дин йортларыннан кулланырга рөхсәт итә.

Ринад Шәрәфетдиновның сүзләренә караганда, шундый зур резонанс тудырган әлеге вакыйгада “Фәйзулла” мәчетенең иҗтимагый советының да гаебе бар. Алар вакытында тиешле документларны тәртипкә китереп, корылманы законлаштырган булсалар, бу хәл килеп чыкмаган да булыр иде. Ләкин Аллаһ йортын сүтеп ташлау турында кискен карар чыгару – бернинди тәртәгә дә сыярлык гамәл түгел. Арбитраж суды чыгарган карар – беренче җиңү, ләкин проблеманы хәл итү дигән сүз түгел. “Фәйзулла” мәчете законлы рәвештә Аллаһыга һәм халыкка хезмәт итә башласын өчен, әле тагын берничә суд утырышы да булырга мөмкин.

Ә шулай да, “Фәйзулла” мәчетен саклап калу — көчле адвокат корпусының, Засызран мөселман мәхәлләсенең, җир­ле татар автономиясенең һәм, гомумән, Самара регионының зур җиңүе ул.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1041

Один комментарий

  1. Ряхмят туры сюзлярегез очен.