Камышлы районы, Иске Усман авылы хатын-кызлары җиңү көнен якынайтуга өлеш кертәләр
Оренбург өлкәсе Әсәкәй район үзәгендә ун балалы Шәфыйк һәм Гайниҗан гаиләсендә туып үскән Саҗидә Иске Усман егете Фоат Газизҗановка кияүгә чыга. 38 ел гына бергә яшәп калалар алар. Башта унике яшьлек улы Илдар, аннан тормыш иптәше вафат булалар. Кызы Тәнзилә белән генә кала. Хәзерге вакытта ул инде кияүдә, Лениногорск шәһәрендә яши, шәфкать туташы булып эшли. Саҗидә унике елдан артык түшәктә ятып авырган кайнанасы Миннурый апаны да үз анасын карагандай карап, соңгы юлга озата. Читать полностью