Бишенче мартта танылган баянчы, музыкант, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Вәлиев вафат булды. Аңа нибары 52 яшь кенә иде әле.
Аны иртәгә, 7 мартта, җирләячәкләр. Казанның филармония бинасында узган хушлашуда Самарадан зур төркем татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәрхүмнең дуслары, туганнары да катнаша. Читать полностью



Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы мәркәзебез Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада уздырды.
Яз – дөньялар яктырып, яшәреп киткән бик матур чор. Бу хатын-кызларыбызның да иң яраткан вакытыдыр, чөнки табигать уянып килгән чакта 8 Март бәйрәме дә билгеләнеп үтә бит. Бу көнне кызлар да, апа-әбиләр да тагын да матураеп, яшәреп китәләр, ә ир-егетләр, аларны беренче тапкыр күргәндәй, хисләнебрәк яраталар кебек тоела. Әйе, уңган-булган татар кызларын яратмыйча да булмый . Әнә, Самараның “Duslar Club” иҗади оешмасына йөрүчеләрне генә күрегез!
Тумышы буенча Камышлы районының Балыклы авылыннан ул. Наил Вәли улы Вахитовның балачагы авыр сугыш елларына туры килеп, яшьли ачысын да, төчесен дә күп күргән. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, Камышлыда авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлегенә укыган һәм алтмышынчы еллар азагына кадәр районның төрле хуҗалыкларында агроном булып эшләп, кырларда икмәк үстергән. 
4 — 5 апрельдә Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда, 6 апрельдә – Тольяттиның Офицерлар йортында Уфадан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак
Салават сүзен ишетү белән “Салават күпере” күз алдына килеп баса. Җырчы Салават Фәтхетдинов татар эстрадасына нәкъ язгы ләйсән яңгыры сыман килеп керде дә, безнең өчен үзенең Салават күперен “кабызды”.

“Бердәмлек” газетасының 5нче санында басылып чыккан “Татар “каймагыннан” май язылмый калмас” дип аталган язманы укып чыккач, без, Тупли авылы халкы, пошаманга калдык. Анда “Самара татарлары бер фикергә килә алмадылар. Шулай итеп, өлкә корылтаен үткәрү мәсьәләсе хәл ителмичә калды”, дип язылган иде. 