“Армия ир-егетләрне сыный, алардан чын кеше ясый”, — дип сөйли Камышлы авылында яшәүче Раил Равил улы Мифтахов. Алай дип әйтергә аның тулы хокукы бар, чөнки алыптай бу ир үзе дә утны да, суны кичкән кеше бит. Читать полностью
Әфганстан командировкасы — гомерлек яра

Ринат КАСЫЙМОВ (уңда)
Таҗикстанда туып үскән якташыбыз Ринат Касыймов Әфганстанга интернациональ бурычын үтәргә җибәрелә. Ташкентта милиция майоры буларак хезмәт иткәндә 1981 – 1982 елларда ул Тахар һәм Кундуз провинцияләрендә командировкада санала. “Кобальт -2” махсус төркемендә ул дошманнар турында мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә. Бандит төркемнәренең берсен юк итү операциясендә Ринат яралана… Читать полностью
Урынны кеше бизи
Без кечкенә чакта иртән тору белән клуб янына йөгерә идек. Анда инде киномеханик Җәүдәт абый Әхмәтов фанер тактага теш порошогы белән язып, бүген нинди кино күрсәтәчәге турында игълан элеп куйган була. Афишаны күргәч үк әниләрдән кинога 5 тиен акча сорана башлыйбыз. Шуның өчен алар бездән әллә күпме эш эшләтәләр иде бит: “Дәресләрең караганмы, бакчага су ташылганмы, малларга азык салынганмы? Әнә, йортны да себермәгәнсең әле”, — дип кенә җибәрәләр. Җәүдәт Сафиулла улы движогын кабызып җибәргәнче, йөгерә-йөгерә бөтен эшләрне эшләп бетерәсең дә, тагын әти-әни янына килеп кулыңны сузасың. Ә бакыр биш тиен кулыңа төшү белән клубка сызасың… Читать полностью
“Хәзер безгә бик рәхәт!”
Большая Черниговка районының Кочкиновка авылында яшәүче иң актив хәбәрчебез, һәвәскәр шагыйрь Габделәхәт ага Латыйпов 12 февральдә үзенең 84 яшен билгеләп үтте. Олы яшендә булуына карамастан, башкорт туганыбыз татар һәм башкорт авылларын, мәктәпләрне саклау, туган телебезне югалтмау проблемалары белән борчылып газетага язгалый. Гөрләп торган совет чорында алдынгы колхозда эшләгән кешегә зур системаның таркалуын күрү бик авыр булгандыр, һәм ул моның белән әле бүген дә килешә алмый. Читать полностью
Безгә “диаспора” дәрәҗәсенә төшәргә иртә әле
Наил Гариф улы ТАҺАУТДИНОВ күптән инде татар җәмәгатьчелеге эшендә актив катнаша. Ул советлар заманында «Куйбышевагропромстрой» автохуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән чорларда мәчетләр төзелешенә, “Туган тел” оешмасы уздырган чараларга йөк машиналары биреп, сабантуйларны оештыруга, туган авылы Камышлыда мәчет салуга, авыл зиратын тимер рәшәткә белән тотуга зур өлеш керткән кеше.
Январь ахырында Самараның “Яктылык” мәктәбендә узган “Самара татарларының каймагы” җыелышы халыкта төрле фикерләр уятса да, берсен дә битараф калдырмады. “Самар татарлары” сайтында бу темага бик каты фикер алышу әлегә кадәр тынмады. Кемдер татарларга корылтайга җыелып, проблемаларыбызны уртага салып сөйләшүне таләп итә, кемдер аны кирәксенми.
Бүген Наил Гариф улы шул турыда “Бердәмлек” укучылары белән фикерләрен уртаклаша. Читать полностью
Чорыбызның сатира батыры ул
Без аның белән үткән елның декабрендә Казанның Декабристлар урамында урнашкан “Татмедиа” оешмасыннан чыгып барганда очраштык. Бәс, татарның танылган язучысы, шагыйре, публицисты Фәнзаман ага Баттал үзе бит бу! Ул да мине үткен күзе белән танып алды.
- Рәфгать туган! Синең белән моннан 20 ел элек каһарман якташыгыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйровның иҗатына багышланган кичәдә танышуыбызны онытмадыңмы? — диде ул беренче сүзе итеп. Читать полностью
Җәяүле буран (хикәя)
Төн. Урамда оясыннан чыгарга иренеп ятучы этнең шыңшып-өреп куйган һәм җәяүле буран улаган тавыш кына ишетелә. Кайбер тәрәзәләрдән юлга төшкән тонык ут яктысында аның эзләрен шунда ук буран күмеп китүе күренә. Зиратка барып җитүгә ул, өшегән куллары белән кармаланып, капкасын ачып керде дә туп-туры әле бер атна элек кенә җирләнгән хатынының кабере өстенә капланды. Читать полностью
Туган җирдә бәхетем…
Адәм баласы бу дөньяда ниндидер яхшылыклар көтеп, киләчәккә өмет белән килә. Ләкин алда гомер бар әле, барына да өлгерермен, дип яшәүчеләрнең, баксалар, яшьлеге инде үтеп киткән, ишек артында инде гомер көзе көтеп торуын аңлыйлар. Шул вакытта утырып:
”Күрми калдым, сизми
калдым,
Яшь гомеремнең үткәнен”, - дип җырларга гына кала.
Камышлы авылында яшәүче Илшат һәм Римма Садриевлар эшләрен иртәгәгә калдырмыйча яшиләр. Алар, әле яшь булуларына карамастан, алларына куйган максатларының күбесенә ирешкәннәр инде. Читать полностью
Ак халатлы фәрештә
Теш авыртудан да яманрак нәрсә бармы икән? Ярый ла авылыңда теш табибы булса. Кызганычка, күп җирләрдә халык андый “артык” табиб хезмәтеннән мәхрүм шул. Ә менә Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылы халкы бәхетле. Чөнки анда аерым стоматология кабинеты бар. Читать полностью
Беренче буразна салучы
Шушы көннәрдә үткән ел ахырында автомобиль фаҗигасендә һәлак булган милләттәшебез Исмәгыйль ӘМИНОВның кырыгы билгеләп үтелде.
Исмәгыйль Мирза улы Әминов Тольяттида 80нче еллар ахырында кузгалган татар милли хәрәкәтенең беренче буразналарын салучылар арасында иде. Ул Ульян өлкәсе, Иске Майна районы Иртуган авылында 1949 елда дөньяга килә. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткан егет АвтоВАЗга урнаша һәм 40 ел буе бер урында эшли. Пенсиягә чыккач та берничә ай гына ял итеп өлгерә, җитәкчеләре аның кебек белгечләрдән башка эш бармавын аңлап, Исмәгыйльнең кабат эшкә чыгуын үтенәләр. Читать полностью
Яңа үрләргә таба
Без “Бердәмлек” газетасын бик яратып укыйбыз, шимбә көнне аның килгәнен көтеп алабыз. Анда авылларыбыз тормышыннан да, шәһәр татарлары турында да бик күп мәгънәле мәкаләләр чыгып тора. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе тормышына аерым урын бирелә. Һәм бу бик дөрес тә, чөнки ул шәһәребездә бердәнбер һәм тик мактауга гына лаек мәктәп. Читать полностью
Без — дуслык илендә

Иске Ярмәкнең «Ак каен» ансамбленә Николай МЕРКУШКИН бүләк тапшыра.
Самараның опера һәм балет театры бинасында өлкә “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен котлау тантанасы һәм гала-концерт булды. Самара өлкәсе бу зур чара белән быел игълан ителгән Мәдәният елын ачып җибәрде. Читать полностью
Озак, исән-имин яшәгез, ветераннар!
Кеше тормышының һәр көне могҗизага тиң, диләр. Менә мин сөйләячәк бу бәхетле парның да күпләребезгә үрнәк булырлык итеп яшәвенә сокланып караучылар байтак. Яшьли кавышып 50 ел бергә гомер итү — бу үзе бер зур бәхет бит!
Аларның икесе дә — Рәшит тә, Саимә дә ишле гаиләдә сугыш тәмамланган елларда туып, тормышның ачысын да, төчесен дә татып үскән кешеләр. Читать полностью


