18-19нчы май көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы катнашында «Дин һәм милли тормыш» дигән зур форум булды. Монда Россиянең күп төбәгеннән, Сахалиннан, Саха-Якутиядән, Кырымнан, Краснодардан, Еврей автоном республикасыннан һәм башка бик күп төбәкләрдән, ягъни 68 регионнан 957 делегат катнашты. Иң яшь делегатка 19 яшь булса, өлкәненә 88 яшь иде. Самара өлкәсеннән 44 кеше чакырылды. Читать полностью
«Авыл кешеләре картая, ә авыл матурая бара»
Мәшһүр Тукаебыз булган Мәчәләй мәңге яшәсен иде
Яныңда кеше булу бик мөһим. Картлар янына кергәндә һәрвакыт дулкынланасың. Күз алдына ниләр генә килми. Кергәч, үзеңнең күңелеңне йомшартырлык нәрсәләр күрәсең. Мөлаемлык. Кулында дисбесе. Янында таягы. Күзләрендә яшь бөртекләре. Җәелеп сөйләшә башлыйсың. Нәрсәләргә мохтаҗлыгын сорашасың.
Ә ул: «Балакаем, мин ачта, ялангач та, мохтаҗ да түгел. Мин кешегә мохтаҗ, кешегә! Кеше юк бит сөйләшеп утырырга, кеше! Сине миңа Аллаһы Тәгалә җибәргән инде. Син гел килеп торырсыңмы миңа? Яхшы. Бик яхшы!» Читать полностью
Самар Җәмигъ мәчете мөәзине Илнур хәзрәт САБИРОВ: «Аллаһыга сезнең ач торуыгыз кирәкми»
Җанлы һәм җансыз тереклекне юктан бар иткән, галәмнәрнең тәрбиячесе булган, безне, бәндәләрне, Иман нуры белән балкыткан Раббыбыз Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләгә чиксез хәмде-санә, мактауларыбыз вә галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш нурлы Ислам динен алып килгән Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.гә йөрәгебезнең түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез булса иде.
“Җәннәтләрдән урын ал…”
Бабабыз — Мингалим углы Таһир Булатов, аңа 75 яшь тулды.
Бәйрәм арасы көннәрендә без, оныклары, аның белән озак кына сөйләшеп утырдык һәм узган гомере турында сораштык.
Аның тормышы күбесенекенә охшаштыр инде, ләкин һәрбер кеше үзенчеләкле. Һәрбер кешенең язмышыннан китап язып булыр иде. Читать полностью
“Сабан туеннан фронтка киттеләр…”
Һәр елны, Җиңү көне алдыннан, Самарның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин ветераннарның өйләренә барып, аларга тирән ихтирамын һәм рәхмәтләрен белдерә, сәдакаларын тапшыра.
Ветераннарның берсе – 91 яшьлек Әбделәхәт Гыйззәтов янына Рифкат әфәнде белән “Сәлам” гәҗитәсенең журналисты да барып, бабайның тормышы, сугыш елларындагы батыр хезмәте турында әңгәмә корды. Читать полностью
Һәр татарның өендә “ТНВ-Планета” каналы булырга тиеш!
Бер генә минут та тик тормаучы, актив, җитез, шук, дәрт-дәрман ташып торган Гариф кызы Исламия Зәбирова кебек кешеләр турында: “Ут чыгара!” – диләр. Бу ханым белән сөйләшкән арада әйтерсең лә ул сиңа да үзенең көчен йоктыра. Гәрчә аның артыннан өлгереп тә булмый әле. Һәм инде аңа 77 яшь икәнне белгәч, моңа тәмам аптырап каласың, чөнки ул тышкы кыяфәте белән күпкә яшьрәк. Читать полностью
“Ялкынлы яшьлек”кә акча бирелде / “Ялкынлы яшьлек” ансамбле турында китап дөнья күрәчәк
Губернатор Николай Меркушкин үткән елда сәнгать һәм мәдәният өлкәләрендә губерна премияләренә лаек булган лауреатларны бүләкләде һәм агымдагы елга грант алу өчен үткәрелгән конкурста җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды. Читать полностью
«Бәраәт кичендә бер ел эчендә кылган гөнаһлар гафу ителә» / Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте җир йөзенә таралып торыр көн
Бүген (10 майда) мөселманнар өчен изге булган Бәраәт кичәсе
Әңгәмәбез «Нур» мәдрәсәсенең мөгаллиме Наил хәзрәт МОСТАФИН белән.
- Шәгъбан ае бара. Бу ай мөселманнарга нәрсәсе белән газиз?
- Ислам дине тарихында гаҗәеп зур вакыйга теркәлгән. Ул — «Тәһвилүл кыйбла» нәкъ менә Шәгъбан аенда булган.
- «Тәһвилүл кыйбла» ни дигәнне аңлата?
- Ул Кыйбланың үзгәртелүе дигән сүз. Элек мөселманнар намазны Кодүс (Иерусалим) шәһәрендәге Әл-Әкъса мәсҗиденә карап укыганнар. Читать полностью
Йөрәккәйләр сызлый язлар җиткәч…
Иске Мәчәләй авылыннан Ватан сугышына 370 ир-егет китә. Шуларның 167се яу кырларында ятып кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 120 авылдашыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Мәсҗидләребездә әрвахларга Коръән укыганда, сугыш кырларында ятып калганнарны догаларыбыздан калдырмыйбыз. Шуларның берсе - Азиз углы Гали Яхин. 1941 елда ул өч малаен фронтка озаткан. Өчесе дә кире кайтмаган.
Беренче углы Фәйзрахман Ленинград сугышында бик каты яралана һәм госпитальгә эләгә. 1942 елда, февральнең 24ндә, үлә. Аны «Осиновая роща» зиратында җирлиләр. Читать полностью
В селе Алькино прошел форум мусульман «Ислам в современном мире» (ВИДЕО) / Дүртенче мәчет нигезенә таш салынды
15 апреля 2017 года в селе Алькино, в центральном сельском доме культуры, прошел форум мусульман «Ислам в современном мире».
Вопросы, которые были рассмотрены на форуме, являются ключевыми не только для района и нашей области, но и для всей России. Здесь собралось большое количество гостей, экспертов, религиозных деятелей из Казани, Самары, Башкирии. Читать полностью
Урыс авылында азан тавышы янгырый
Динсезлек елларында татар халкының рухы шактый имгәтелде. Шуңа да бүген аларның дингә тартылуы аңлашыла. Ә менә хәзер элгәре мөселман булмаган халыклар яшәгән җирләрдә мәсҗидләр төзелүе – аеруча шатлыклы хәл. Мәсәлән, узган елның көзендә Хворостянка районы үзәгендә дә Аллаһы йорты төзелде. Анда оешкан мәхәлләдәге хәлләрнең барышы турында бу мәсҗиднең имамы Хәлиулла углы Әхтәм хәзрәт Фәхретдинов белән әңгәмә тоттык. Читать полностью
Разия Әюпова: “Бүленгәнне бүре ашар”
Самар шәһәренең “Ак калфак” исемле татар-хатын-кызлары оешмасының утырышы узды.
Җыелышның төп сәбәбе Рәгаиб киче булса да, биредә милләтебезгә, динебез Исламга кагылган башка мәсьәләләр дә каралды. Читать полностью
Сохраним наследие своих предков (ФОТО, ВИДЕО)
Образование и просвещение играют важную роль в обществе. Региональное Духовное управление мусульман Самарской области ведет активную работу в этом направлении. На территории области действуют два медресе: “Гали” — в селе Алькино Похвистневского района и “Нур” — в городе Самара. Здесь готовят будущих имамов. Также проводятся вечерние занятия для всех желающих получить знания, воскресные занятия для детей. Для дополнительного развития знаний и получения опыта сложилась добрая традиция приглашать ученых и преподавателей других учебных заведений с разных городов России. На прошедших ранее молодежных форумах и других мероприятиях это были гости из Уфы, Октябрьска, Оренбурга, Казани, Москвы, Ульяновска. Читать полностью