Аллаһы Тәгалә кайбер хатын-кызларга ризык пешерүдә аеруча осталык бирә. Тупли авылында туып-үскән Хәтимулла кызы Мәрйәм Мостафина да аш-суга бигрәк уңган да инде!
Ә аның милли татар ашларын авыз итеп карасаң, телеңне йотарсың. Гөбәдия, пирог, чәкчәк, өчпочмак, бавырсак дисеңме – аның кулыннан барысы да килә.
Менә инде биш ел буена Мәрйәм апа туйларга, юбилей мәҗлесләренә бавырсак пешеререгә заказлар кабул итә. Алар шулкадәр күп ки, хәтта ул көн саен бу эш белән мәшгуль. Мәрйәм ханым сүзләренчә, хәзер урыслар да туйларга бавырсак пешерә башлаганнар икән. Алар да күп заказ бирә, ди. Читать полностью