Мамышевлар нәселе сынатмый!

марат мамышев новый

Марат Мамышев уртада.

Самар дәүләт техника университетында факультет байрагын күтәрү традициясе туды. Бу матур гадәткә 23 февраль алдыннан инженер-технолог факультеты студентлары катнашында нигез салынды. Киләчәктә бу чара башка факультетларда да узачак. Аны Җиңү бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне, 1 сентябрь һәм Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үткәрү планлаштырылган.

Беренче тапкыр факультет байрагын күтәрү тантанасында хәрби кафедра курсанты Эмил углы Марат Мамышев та катнашты. Ул — “Сәлам” гәҗитәсенең хәбәрчесе Шамил абый Мамышевның оныгы.

Марат гел “бишле”гә генә укый. Тырыш, җаваплы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы егеткә Президент программасына керергә дә тәкъдим иткәннәр.

Марат спорт белән дә шөгыльләнә — күп еллар футбол уйный. Оста капкачы (вратарь) ул.

марат мамышев новый

Марат Мамышев уртада.

Самар дәүләт техника университетының президенты Владимир Калашников:

Бу чара – бик кирәкле һәм дөрес башлангыч. Ул бөтен университет тарафыннан хупланырга тиеш. Безгә илебезне яклар-саклар өчен ныклы рухлы булырга кирәк”, — дип, тантанада катнашучыларны сәламләде.

Гомумән, барлык чыгыш ясаучыларның сүзләрендә Ватанны сөю — ул шулай ук үз уку йортыңны, үз факультетыңны да сөю, дигән мәгънә ятты.

Байракны күтәрү хокукы укуларында һәм фән яисә башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән студентларга биреләчәк. Бу алар өчен яхшы стимул да булачак, үзләренә матди ярдәм дә тиячәк.

Ватанны сөю – Иманның бер өлешедер” диелгән хәдистә. Һәр ир-ат үз гаиләсен, үзенең туган җирен, үзенең илен сакларга тиеш. Яңа гына туган матур традициябез озын гомерле булып, без — егетләрнең күңеленә изге бурычыбыз турында сеңдереп, рухи яктан чыныктырып, ватанпәрвәрлек хисләрен үстереп торсын иде, — ди инженер-технолог факультетының 2нче курсында укучы Марат Мамышев.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1249

Комментирование запрещено