Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар / Йөз еллык юбилееңда әле тагын очрашырбыз, Дәүләткол!

Ильяс Инсапов һәм Филат Шәйхетдинов.

Ильяс Инсапов һәм Филат Шәйхетдинов.

Кешелекнең үзе шикелле үк
Борынгыдан килә бәйрәмнәр,
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

21 нче май көнне болытлап торуга карамастан, халык тау итәгенә, Сабантуй мәйданына агылды. Дәүләткол авылының олуг бәйрәме — 95 еллык юбилеена багышланган бу бәйрәмгә читтән дә кунаклар, туган-тумача күп кайткан иде.

Искиткеч матур урында сөлгеләр, яулыклар эленгән мәйдан капкасы, халыкка утырырга уңай булсын дип ясалган утыргычлар, спорт уеннары өчен җайланмалар — болар барысы да алдан әзерләнеп куелган, мәйдан өстендә тирә-юньне яңгыратып милли моң агыла иде.

Борынгыдан килгән гадәт
Ата-бабай йоласы,
Ипи һәм тоз, баллы чәк-чәк
Кунакларны каршы аласы.

Табын кунаксыз булмагандай, Сабантуйлар да кунаклар белән ямьле. Йоласына туры китереп, милли ризыгыбыз бавырсак, ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар бәйрәмне оештыручылар кадерле кунакларны. Алар арасында район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, аның урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов, җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин, мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Төхбәтшиналар бар иде.

Сабан туе гөрли, Сабан туе
Гасырлардан килә тавышы.
Күңелләрне айкый тальян моңы
Җилкендерә моңнар агышы.

Менә тау башында тальян гармун уйнап җибәрде. Аннан милли киемнәрдә “Дисәнә” фольклор ансамбле төшеп килә иде. Алар мәйданны әйләнеп кадерле кунаклар янына килделәр һәм бергәләшеп биешеп тә алдылар.

Үзәнлектә салынгандыр
безнең авыл
Биш чишмә бар, якын безнең
авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы
тәмен беләм
Шуңа күрә сөям җаным-
тәнем белән.

Менә шундый матур шигырь юллары белән ачып җибәрде бәйрәмнең тантаналы өлешен алып баручы Зөлфия Дәрҗеманова һәм кыскача гына Дәүләткол авылының тарихын сөйләп китте. 

- Хөрмәтле авылдашлар, кадерле кунаклар! Сезне шушы бәйрәм мәйданында күрүебезгә бик шатбыз. Дәүләткол авылына 95 ел тулу уңаеннан оештырылган милли бәйрәмебезне башлыйбыз.

Авылыбызның олуг юбилеена багышланган Сабантуе район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин, мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Төхбәтшина, депутатыбыз, Кләүле районы хастаханәсенең баш табибы Нурания Горбунова, ДЭУ җитәкчесе Ильяс Инсапов, урман хуҗалыгы җитәкчесе Валерий Наумов, ССК компаниясе җитәкчесе Фәрит Шәймәрданов, ООО “Родник” җитәкчесе Ильфат Халимуллин, “Комхоз” җитәкчесе Фәһим Миневалиевлар ярдәме белән уздырыла. Аларның һәрбарчасына рәхмәтләребезне белдерәбез.

Шулай ук әзерлек чорында актив катнашучыларны да әйтеп узасы килә: Равиль, Раиль, Ринат, Рафик Сәгыйдуллиннар, Мөдәрис, Рәфис, Фәнис Гыйззәтовлар, Рәшит һәм Радик Дәрҗемановлар, Ильяс һәм Гали Инсаповлар, Марат Шавалеев, Рушан Хәйбрахманов, Азат Гәрәев, Фаиль Яриев, Равиль Тахаутдинов һәм башкалар. Аларның барчасына да авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Шуннан соң сүз район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка бирелде. Рафаэль Камил улы авыл халкын, кунакларны милли бәйрәмебез белән чын күңелдән котлап, изге теләкләрен җиткерде, шушы авылда пар канатлар булып яшәүче гаиләләргә Мактаунәмәләр һәм бүләкләр тапшырды. Алар арасында 25 ел яшәгән парлар: Лилия һәм Самат Вахитовлар, Рушания һәм Рушан Хәйбрахмановлар, 40 ел яшәгән парлар: Нәсимә һәм Ислам Сәфиуллиннар, Мөнирә һәм Рафик Сәгыйдуллиннар, 50 ел яшәгән парлар: Мәрьям апа һәм Рәшит ага Сәгыйдуллиннар, Рәйхана апа  һәм Хәкимулла ага Мөхетдиновлар, 70 ел яшәгән парлар Миниса апа һәм Ризатдин ага Галәлетдиновлар бар иде. Рафаэль Камил улы шулай ук авылым яшәсен, диеп тырышып йөрүче Рәфис Гыйззәтов, Рәшит Дәрҗеманов һәм Равиль Сәгыйдуллиннарга да Мактаунамәләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шуннан сүз җирлеидарә башлыгы Заһит Сафинга бирелде.

- Сездәй уңган, булган кешеләр, яшьләргә үрнәк булырдай аксакаллар булганда авыл яшәр, яшәрер дигән өмет бар. Сезгә сәламәтлек, бәхет, мул тормыш телим, - диде ул халыкны бәйрәм белән котлап һәм үз чиратында Мактаунамәләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Алар арасында авыл аксакалы, сугыш ветераны Ризатдин ага Галәлетдинов, иң кечкенә сабыйлар — Ильмир Вафин һәм Регина Рәфәгытдинова, яңа тормыш корып җибәрүче парлар Айгөл һәм Руслан Хәйбрахмановлар һәм кул эшләре остасы Рәгъбәрия апа Юнусовалар бар иде.

Ә авыл өчен җан атучылар Мөдәрис ага Гыйззәтов, Рәис ага Сөләйманов, Ильшат Садриев, Радик Дәрҗеманов, Фәнис Гыйззәтов, Рушан Хәйбрахманов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Сүз шулай ук мәдәният, спорт, туризм, яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Төхбәтшинага да бирелде. Ул үз чиратында авыл халкын, кунакларны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Аңа Татарстан республикасы  мәдәният министрлыгы исеменнән җибәрелгән Мактаунамәләрне һәм Рәхмәт хатларын тапшыру йөкләнгән иде. Мактаунамәләргә лаеклылар арасында район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин, Резедә Төхбәтшина, депутатлар Нурания Горбунова, Зөлфия Гайзуллиналар, Рәхмәт хатларына лаеклылар арасында Зөлфия Дәрҗеманова, Рәфис Гыйззәтов һәм Равиль Сәгыйдуллиннар бар иде. 

Авылдашларны һәм килгән кунакларны шулай ук авылның танылган шәхесе, хезмәт һәм сәхнә ветераны Мөдәрис ага Гыйззәтов, Дәүләткол авылы кызы, Иске Ярмәк кунагы, укытучы-ветеран, районның мактаулы шәхесе Сәхия апа Шәвәлиевалар да котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Рафаэль Баһаутдинов һәм Рәшит Дәрҗеманов.

Рафаэль Баһаутдинов һәм Рәшит Дәрҗеманов.

Рафаэль Баһаутдинов, Лилия һәм Самат Вахитовлар.

Рафаэль Баһаутдинов, Лилия һәм Самат Вахитовлар.

Рафаэль Баһаутдинов Рәйхана апа һәм Хәкимулла ага Мөхетдиновлар белән.

Рафаэль Баһаутдинов Рәйхана апа һәм Хәкимулла ага Мөхетдиновлар белән.

Рафаэль Баһаутдинов, Мәрьям апа һәм Рәшит ага Сәгыйдуллиннар.

Рафаэль Баһаутдинов, Мәрьям апа һәм Рәшит ага Сәгыйдуллиннар.

Сәхия апа Шәвәлиева, Рафаэль Баһаутдинов һәм Мөдәрис Гыйззәтов.

Сәхия апа Шәвәлиева, Рафаэль Баһаутдинов һәм Мөдәрис Гыйззәтов.

Резедә Төхбәтшина, Айгөл Бариева, Илнар Сәйфиев һәм Зөлфия Дәрҗеманова.

Резедә Төхбәтшина, Айгөл Бариева, Илнар Сәйфиев һәм Зөлфия Дәрҗеманова.

Ильяс Инсапов һәм Филат Шәйхетдинов.

Ильяс Инсапов һәм Филат Шәйхетдинов.

Көрәш, милли уеннар, җыр-биюләрдән башка Сабантуй буламыни?!

Бәйрәмне алып баручы Зөлфия Дәрҗеманованың спорт ярышларын башлап җибәрергә дигән игъланын ишетү белән мәйданда үзенә генә хас бер җанлылык хөкем сөрде. Районыбызның спорт, туризм, яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе, бәйрәмнең баш судьясы Марат Шавалеев спорт уеннарын башлап җибәрде һәм һәрвакыттагыча Сабантуйның бу өлешен мавыктыргыч итеп алып барды.

Гер күтәрү, кул көрәштерү, чүлмәк вату, турникта күтәрелү, тауга каршы йөгерү һәм башка милли уеннар-һәммәсе дә кызу һәм оешкан төстә барды. әлбәттә, Сабантуйның үзәген батырлар бәйгесе-милли көрәш алып торды. Тауга каршы йөгерүдә Реналь Талиповка, гер күтәрүдә Марат Шавалеевка, кул көрәштерүдә ир-атлар арасында Фәнис Гыйззәтовка, хатын-кызлар арасында Гөлсинә Абдрафиковага тиңнәр булмады. Милли көрәштә унике яшькәчә балалар арасында Ислам Бикмөхәммәтовка, 18 яшькәчә яшьүсмерләр арасында Карим Рузметовка, ә аннан да өлкәнрәкләр арасында Филат Шәйхетдиновка тиңнәр булмады. Сабантуйның абсолют батыры исемен дә Филат Шәйхетдинов яулады. Филат танылган көрәшчеләр — Сәгыйдуллиннар токымыннан. Кызганычка каршы, Дәүләткол егетләре, Филатның абыйлары, танылган көрәшчеләр Хәмит һәм Ришат Сәгыйдуллиннар Сабантуйга кайта алмаганнар.

Спорт ярышлары үзешчән сәнгать артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Светлана Павлова җитәкчелегендәге “Серпантин” бию коллективы, җырчылар Альберт Мингалиев, Ринат Инсапов, Руслан Кабировларның чыгышын кайнар алкышларга күмде халык. Руслан турында аерым әйтеп үтәсем килә. Башкортстан якларыннан килеп үз кешебез булып беткән бу егет-безнең кумирыбызга әйләнде. Җырласа елата, биесә җилкендерә, спектакльдә дә үз рольләрен тамашачы күңеленә җиткерердәй уйный ул. Менә бәйрәм көнне дә үзенең ягымлылыгы, репертуарының байлылыгы белән күңелләрне яулады ул безнең. ә моңы! Башкорт курае белән татар тальяны кушылган да, моң булып ага да ага. Афәрин, Руслан!

Дәүләткол егете Булат Бәдретдинов авылдашларына бүләк итеп Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Ильнар Сәйфиевне китергән иде. Казан кунакларының чыгышын да яратып кабул итте халык. Аларга рәхмәт әйтеп, тагын килүләрен соралды. әлбәттә инде рәхмәтнең зурысы Булатка һәм аның туганы Зөлфия Зиннәт кызына.

Сабантуй ахырына якынлашты. Ләкин халыкның табигатьнең иң матур урыныннан һич тә таралышасы килмәде. Кемнәрдер ашъяулыклар җәеп туганнары белән берлектә табын корды, икенчеләре кибетләр яныннан узды, өченчеләре шашлык пешерүчеләр янына ашыкты.

Шуны әйтеп үтәсе килә, Сабантуй бәйрәме зур оешканлык  белән, югары әзерлектә үтте. Дуслык, бердәмлек кебек илаһи көчкә каршы дөнья авырлыклары гына киртә булалмый икән.

Сабантуй рухы йөрәкләребездә мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Киләчәктә авылның 100 еллыгын да үткәрергә насыйп булсын иде. Күгебез һәр көн саен сафлансын, өметләр аклансын, тормышыбыз Сабантуйлар кебек ямьләнсен.

Күңелләргә рәхәт бирдең Сабантуе,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт гүзәл Сабантуе!
Бергә-бергә яшәү язсын гомер буе
Яшә Туган илем! Яшә Сабантуе!

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.
Автор фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».

* * *

Камышлы районының Дәү­ләткол авылында Сабан туе үткәрелгән көнне иртәнге якта яңгыр сибәләп торса да, бераздан болытлар таралып, ялтырап кояш чыкты. Милли бәйрәмнең шушы авылның 95 еллык юбилеена багышлануын аңлаткандай, агачтан-агачка кунып, кошлар сайрый башлады. Ә тау өстендә урнашкан Сабан туе мәйданы тәмле урман исләренә күмелде.

Мәйдан тирәли җыелышкан дәү­ләтколлылар, читтән кайткан авылдашлар, тирә-яктан килгән кунаклар үзара көлешеп, сөйләшеп торганда, тау башыннан күңелләрне җилкендереп, сихри гармун тавышы ишетелде. Җанга газиз ата-бабаларыбыз моңы яңгыраган шул якка борылып карасак, ни күрик, матур милли киемнәрдән Дәүләткол авылы клубының “Дисәнә” фольклор ансамбле коллективы гармунчы Рәшит Дәрҗемановның гармун моңына кушылып, җырлый-җырлый таудан төшеп килә иде. Кулларына тоткан колгага сөлгеләр бәйләгәннәр. Менә алар кунаклар янына Сабан туе мәйданына килеп керделәр.

Бергәләп биешеп алганнан соң, ниһаять, мәйданда тамашаны алып баручы Зөлфия Дәрҗеманованың ягымлы тавышы яңгырады. Ул килгән кунакларны, тамашачыларны сәламләгәч, бүгенге Сабан туеның Дәүләткол авылының 95 еллык юбилеена багышланып үткәрелүе турында әйтеп, Габдулла Тукайчалап:

“Елга буена салынгандыр безнең

                                                      авыл,

Биш чишмә бар, якын безнең авылга

                                                         ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям, җаным-тәнем белән”, — дигән шигъри юллар белән бәйрәмне башлап җибәрде.

Әйе, сөекле шагыйребезнең бу шигыре, әйтерсең лә, нәкъ шушы кечкенә генә Дәүләткол авылы турында язылган. Моннан 95 ел элек үз алдына челтерәп, агып ятучы биш чишмә суларыннан башланып киткән Камышлы инеше буенда Дәүләткол авылына беренче нигез ташы салынган да инде.

Авылның иң өлкән кеше­ләрнең берсе — Мәрьям әби Шәвәлиева язып калдырганча, Дәүләткол артындагы басу култыгында икмәк бик тә нык уңа торган булган. Шуңа күрә дә авылга Дәүләтле Колак, Бай Колак исеме бирелгән. Бирегә беренчеләрдән булып килеп урнашкан Дәүләт исемле эшчән, уңганлыгы белән дан тоткан игенче хөрмәтенә авылны шулай атаганнар, дип әйтүчеләр дә бар.

Тик тормыш гел без те­ләгәнчә генә бармаган шул. Камышлыдан күчеп яши башлаганнан соң, көчле корылык булып, дәүләтколлыларга ач­лык газап­лары да күрергә туры килгән. Аннан көчләп күмәкләштерү чоры башлангач, уңган, булган игенчеләр, кулак исеме тагылып, сөргенгә дә озатылганнар. Ә Бөек Ватан сугышы елларында дистәләгән дәүләтколлылар фронтка китеп, шунда ятып калганнар. Ә хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм бала-чагалар көнне-төнгә ялгап колхоз кырларында иген үстергәннәр, фермаларда мал караганнар. Бу үзе батырлык түгелме? Ә дөньялар үзгәреп, колхозлар таркатылгач та, Дәүләткол югалмады, Аллаһыга мең шөкер, авыл яши һәм яшәячәк әле!

Алып баручы Зөлфия Дәр­җеманова Дәүләткол тарихын саклап, бүгенге көнгә кадәр ядкәр итеп халыкка калдыручы Әбделһади ага Шәвәлиевка, Җәүһәр апа Дәүләтшинага дәүләтколлылар исеменнән зур рәхмәт белдерде. Урыннары­гыз оҗмахта булсын, дип сүзен тәмамлады Зөлфия Мәрде­галим кызы.

Аңардан соң район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов ихлас күңелдән дәүләтколлыларны бәйрәм белән котлап, авыл өчен күп көч куйган Рә­шит Дәрҗемановка, Рәфис Гыйз­зәтовка, Раил Сәгый­дуллинга һәм башкаларга Мактау кәгазь­ләре һәм бүләкләр тапшырды. Камышлы авылы җирлеге башлыгы Заһид Сафин, район­ның мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте ида­рәсе җитәкчесе Резидә Төх­бәтшина да үзләренең тәб­рик сүзләрен әйттеләр, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Ә Дәүләтколда туып үсеп, бүген Иске Ярмәктә яшәүче ветеран-укытучы Камышлы районының мактаулы гражданины Сәхия апа Шәвәлиева Нургали бабасы гаиләсеннән дүрт якын кешесенең сугыш кырларында башларын салулары турында ачынып сөйләде, Дәүләткол авылының авыр елларда да таркалмавы турында әйтеп, аңа озын гомер теләде.

Дөрестән дә, зур татар авылларының да җир йөзенән юкка чыгу афәтен кичергән бүгенге заманда Дәүләткол кебек кечкенә авылның әлегә кадәр яшәп килүе, үзенең 95 еллык юбилеен зурлап үткәрүе зур могҗизага тиң, дип әйтер идем мин. Белмим, әллә исеменә күрә җисеме туры килгәнме, бәхеткә авыл яши әле. Минемчә, авыл өчен җан атып йөрүче Дәрҗемановлар, Гыйззәтовлар, Сәгыйдуллиннар нәселенең тырышлыгы, фермер Фәрит Гыйләҗевның улы Фирдәүс белән биредәге җир­ләрне эшкәртүе, терлек үрчетүе авылны яшәүдән туктат­маячак, дип уйларга мөмкин­лек бирә.

Әнә авылга килеп кергәндә безне дәүләтколлыларның ата-бабалары күмелгән зират каршы ала. Ул бик матур итеп чистартылган, биредәге каберләр төзек, төз агачлар, аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Дәүләтколда туып үскән, күп еллар төрле җаваплы урыннарда, район башлыгы да булып эшләгән Саҗит ага Галимуллинның тырышлыгы белән авылның асфальт юл белән тоташтырылуы да, йортларга газ кертелүе дә, бүгенге көндә берничә яшь гаиләнең авылга кайтып төпләнүе дә авылны сак­лап калуга сәбәп булып тора. Камышлы инешенең икенче ягындагы урамга алып чыгучы күпернең яңартылуы, Сабан туе мәйданына таба салынган таш юлның ныклыгы, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның истәлегенә куелган һәйкәл тирәли агачлар утыртылуы, аның гөлләр белән уратып алынуы, һәр иртәдә биш бала атасы Илшат Садриевның заманча салынган мәчет манарасыннан моңлы азан тавышын яңгыратуы, әле күптән түгел генә авыл клубының утыз еллык юбилее зурлап үткәрелүе, бүгенге Сабан туен уздыруда дәүләтколлыларның гына түгел, читтә яшәүче авылдашларның да, бигрәк тә Кәзимә апаның улы Себердә Ханты-Мансийск округында Татарстанның сәүдә икътисади вәкиллегендә эшләүче Булат Бәдретдиновның ярдәм кулы сузуы, туган якларына битараф булмавы, барсының да мактауга лаеклы икәнлекләрен раслап тора түгелме соң?!

Сабан туе мәйданында Бөек Ватан сугышы ветераны, унынчы дистәне түгәрәкләп килүче Ризатдин ага Галәлетдиновны, хезмәт ветераннары Мөдәррис ага Гыйззәтовны, мөгаллимә Сәхия апа Шәвәлиеваны, яңа өйләнешүчеләрне, егерме биш, кырык, илле, җитмеш ел бергә гомер итүчеләрне һәм башка шәхесләрне бүләкләү яшь буынның әдәпле, әхлаклы икәнлекләре турында сөйли.

Шушы матур юбилейга килгәндә, бу көнне Сабан туе мәйданы гөрләп торды. Татар­станның атказанган артистлары Айгөл Бариева белән Илнар Сәйфиевның җыр­лаган җырлары, Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибага­туллинның Рафаэль Баһаутдиновка, Зөл­фия Дәрҗе­мановага, Заһид Сафинга, Резидә Төхбәтшинага һәм башкаларга юллаган Рәхмәт хатлары бәйрәмне тагын да күркәмләндерде.

Камышлының “Серпантин” балалар бию коллективы чыгыш ясаганда мин аларны күл өстендә үсеп утыручы төнбоек чәчәкләренә охшаттым. Һәвәскәр җырчы Альберт Мингалиевның чын күңелдән башкарган җырлары да бик урынлы яңгырады. Ә бүген Татарстанның Әлмәт шәһәрендә мәдәният хезмәт­кәре һөнәрен үзләштерүче Ринат Инсаповның курсташы һәм дусты Башкортстан егете Руслан Кәбиров белән башкарган моңлы җырлары шулай ук тамашачылар күңеленә үтеп кереп, онытылмас, матур истәлекләр калдырды.

Менә, ниһаять, авыл халкы, бәйрәм кунаклары гер күтәрүдә, кул көрәшендә, тауга каршы, авызга күкәй салынган кашыкны кабып йөгерүдә һәм җырлау-биюдә тырышып, җан атып, төрле уеннарда катнаша торгач, Сабан туе ахырына якынлашты. Дәүләтколның танылган көрәшчеләре Сәгыйдуллиннар нәселеннән булган Филат Шәйхетдинов Сабан туеның абсолют батыры исемен яулады, ә Рәмис Ибраһимов — икенче, Айдар Мәгъсүмов өченче урыннарга ия булдылар.

Кызганыч ки, Дәүләткол егетләре — быелгы Сабан туе батырының абыйлары, танылган көрәшчеләр Хәмит һәм Ришат Сәгыйдуллиннар гына юбилей Сабан туена кайта алмаганнар. Алар да көрәштә катнашса, тагын да кызыклырак буласы иде.

Сабан туе батырлары билгеле булгач та, халык өйлә­ренә кайтып китәргә ашыкмады, кайберәүләр мул итеп хәзерләнгән чәй табыны янына — яшел чирәмгә сузылып ятты, ә кайсылары кулына гармун алып, җырлап-биеп, күңел ачарга кереште. Чөнки Дәүләткол авылы — туган авыл, һәркемнең күңеленә якын да, кадерле дә бит ул. Ә агач ботакларына басып сайраган сандугачлар, Дәүләтколның йөз еллык юбилеенда очрашканга кадәр сау булыгыз, дигәндәй, тирә-якны гүзәллеккә күмеп, үз җырларын дәвам иттерделәр.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Дәүләткол авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Дәүләтколның 95 еллык юбилеен каршы алуга багышланган Сабантуй күңелле үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1322

Один комментарий

  1. молодец, Филат!