Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Курган өлкәсе татар конгрессы җирле иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Очрашу Курган өлкәсе Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Алексей Кокоринга Курган өлкәскендә яшәүче татарларга ярдәме, татар теле һәм мәдәнияте саклануга уңай шартлар булдыруы өчен рәхмәт белдерде.