Гали авылында “Халкым минем” иҗат фестивале узды / В селе Алькино прошёл творческий фестиваль «Халкым минем»

bd7UNH40OwMСәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан 20 февральдә Самар өлкәсе Похвистнево районының Гали авылы Мәдәният йортында «Халкым минем-2015» иҗат бәйгесе узды. 

Фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Аны оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Самар өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы.

Фестивальдә татар авылыннан 15 яшьтән алып 50 яшькәчә булган конкурсантлар катнашты. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри әгъзалары (җырчылар Фердинанд Сәлахов, Ярамир Низаметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм башкалар) бәяләделәр. 

«Вокал» номинациясендә катнашучылар бер халык җыры башкарырга тиеш иделәр. Бу бәйгедә 17 яшьлек Гали авылы кызы Юлия Карипова беренчелекне яулады.

«Нәфис сүз» номинациясендә Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләрен яки Бөек Җиңүгә багышланган башка әсәрләрне яттан укырга кирәк иде. Әлеге бәйгедә Камышлы районы Балыклы авылыннан килгән җирле шагыйрь Рәшит Вәли улы Фәрдиев үзенең шигырьләрен укыды һәм җиңү яулады.

bd7UNH40OwM

Безнең сайтта әлеге чара турында тәфсиллерәк репортаж да урын алыр!

* * *

20 февраля 2015 года в селе Алькино Похвистневского района прошёл творческий фестиваль «Халкым минем», посвящённый 70-летию Великой Победы. Организаторы мероприятия - Всемирный конгресс татар, Всероссийская общественная организация  «Татарские сёла России», общество «Туган тел» Похвистневского района Самарской области. 

Членам компетентного жюри (среди них певцы Фердинанд Салахов, Ярамир Низаметдинов, руководитель пресс-центра Всемирного конгресса татар Гульназ Шайхи) предстояла нелегкая задача – определить самых ярких, талантливых участников фестиваля.

Тема, заданная в названии фестиваля, была отражена в музыкальных произведениях и стихах участников конкурса. Первое место в номинации «Вокал» заняла 17-летняя жительница села Алькино Юлия Карипова. В номинации «Нэфис суз» победителем стал местный поэт из села Балыкла Камышлинского района Рашит Валеевич Фардеев.

Подробнее об этом фестивале читайте на нашем сайте в ближайшие дни.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1976

Комментирование запрещено