«Бердәмлек» газетасыннан, 28 июнь, 2021 ел

Читать полностью

«Бердәмлек» газетасыннан, 20 июнь, 2021 ел

Читать полностью

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Мансур Садретдин улы ЯМАЛЕТДИНОВка!

Мансур-Ямалетдинов-206x300Хөрмәтле Мансур абый!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Өлкә татарлары өчен янып-көеп, “Туган тел”дәге хәлләрдән хәбәрдар булып яшисез, отчет утырышларында катнашканда теге яки бу мәсьәлә буенча саллы фикерегезне әйтми калмыйсыз. Татар хәрәкәтенә керткән өлешегезгә, риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз һәм горурланабыз.

fa7311af371c-300x300Сезгә исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Бердәмлек» газетасыннан, 30 май — 12 июнь, 2021 ел

Читать полностью

Региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасының идеология буенча киңәшчесе Идеал Муса улы ГАЛӘҮТДИНОВка!

Идеал

Хөрмәтле Идеал әфәнде!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм күпкырлы эшчәнлегегездә яңадан-яңа уңышлар телим.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Шәүкәт Ярулла улы ХӘЙБУЛЛОВка!

розы2Хөрмәтле Шәүкәт әфәнде!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез 30 елдан артык Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыятендә әгъза булып торасыз. Бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында көрәш бәйгесен оештыруда актив катнашасыз. Дәртле йөрәгегезне көчкә тыеп, чак кына келәмгә көрәшергә чыкмыйча каласыз. 

Халкыбыз, милләтебез диеп көчегезне  кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!  Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Бердәмлек» газетасыннан, 22 май, 2021 ел

Читать полностью

Беренче укытучым Фәһимә апа ВӘЛИӘХМӘТОВАга!

7Кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле укытучым! Сезне туган көнегез белән кайнар кот­лыйм!

Сезгә укытучы сыйфатлары тумыштан бирелгәндер, ярдәмчел булу сыйфатлары холкыгызга салынгандыр. Шуңа күрә дә Сез бүген дә хөрмәтле һәм кадерле кешебез.

Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен,  изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.


КОНТЕКСТ:

Язмыштан узмышлар юк

«Бердәмлек» газетасыннан, 7-15 май, 2021 ел

Читать полностью

«Бердәмлек» газетасыннан, 1 май, 2021ел

Читать полностью

«Бердәмлек» газетасыннан, 24 апрель, 2021 ел

Читать полностью

«Бердәмлек» газетасыннан, 17 апрель, 2021 ел

Читать полностью

«Бердәмлек» газетасыннан, 10 апрель, 2021 ел

Читать полностью