Техник фәннәр кандидаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы орден-медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВка!
Сез озын һәм гыйбрәтле тормыш юлы үтеп, галәмгә космик кораблар очырдыгыз, Самарда “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле оештырып, гомерегезне аның эшчәнлегенә багышладыгыз, үткән гасырның туксанынчы елларында оешкан “Туган тел” җәмгыяте эшләрендә дә актив катнашып, беравык аның президенты да булып тордыгыз. Сездән башка Самар өлкәсенең милли тормышын күз алдына китерүе дә кыен.
Илгиз абый! Без Сезне туган көнегез белән котлап, киләсе тормышыгызда да шундый ук актив, эшчән, милли җанлы, абруйлы милләттәшебез, сөекле ир, ата һәм бабай булып калуыгызны телибез! Тормышыгыз сәламәтлек һәм яшьлек дәрте белән сугарылсын, тынгысыз иҗади тормышыгыз озак елларга сузылсын, “Ялкынлы яшьлек” ялкыны күңелегезне җылытып торсын, балаларыгыз һәм оныкларыгыз арасында пар канатлы булып, бәхеттә һәм шатлыкта әле тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Татарстанның халык артисты, якташыбыз Рәшит ШАМКАЙга — 80 яшь!
Cезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм!
Сез Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында тугансыз. Сезне - үтә кызык характерлы, комедиячел типларны гәүдәләндерүче артистны — белмәгән кеше юктыр.
Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Сания Ибраһим кызы КАЮМОВАга!
Хөрмәтле Сания апа!
Мин Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!
Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак халкыбызның ихтирамына лаек булды.
Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне телибез.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, «Бердәмлек» газетасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе Алия Наил кызы АРСЛАНОВАга !
Дустыбызның туган көне: “Бердәмлек” газетасына — 30 яшь!
Хөрмәтле “Бердәмлек” хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелебездән газетабызның юбилее белән котлыйбыз, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.
Дөрес, 30 ел эчендә төрле вакыйгалар булгандыр, тик шулай да “Бердәмлек”нең яратып укый торган укучысы, тугры дуслары бар. Без һәрвакыт бергә булдык. Балаларыбызга милли тәрбия бирүдә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыруда, туган телебезне саклауда газетабызның роле шактый зур. Киләчәктә бик күп еллар бергәләшеп, халкыбызга, телебезгә хезмәт итәргә насыйп булсын!
Иң якты теләкләр белән “Яктылык” мәктәбе директоры һәм укытучылары.
“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленә — 50 яшь!
Самар шәһәренең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамблен олы юбилее белән тәбриклим.
“Ялкынлы яшьлек”не татар илендә белмәгән кеше юктыр. 50 иҗат елы эчендә әлеге ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте.
Ансамбльгә мәдәният өлкәсендә һәм татар халкының сәнгатен саклауда куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Аны оештырып, гомерен аның эшчәнлегенә багышлаган Илгиз Исмәгыйль улы Колючевка аеруча рәхмәтлебез, билгеле. Илгиз әфәнде, Сездән башка Самар өлкәсенең милли тормышын күз алдына китерүе мөмкин түгел!
Ансамбль артистларына, тормыш мәшәкатьләренә карамыйча, якташларын шатландырып яраткан шөгыльләрен дәвам итүләрен теләп, иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын өмет итеп калам.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Гали авылы “Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының актив әгъзасы Илһамия КӘРИМОВАга!
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән котлыйбыз! Йөзләреңдә нур уйнап торганда, 60 яшь синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә хәләл җефетең Рәсих белән тигезлектә яшәп, балаларыңнан, оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Һәрвакыт ярдәмчел һәм киң күңелле, кунакчыл һәм уңган хуҗабикә булып яшә.
Гали авылы “Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы исеменнән Кәүсәр ханым Шәйхетдинова.
Тормыш ике «бишле» куйган мәл
Бүген Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор, «Самар татарлары» медиа-проектларын оештыручы Ильяс Гомәр улы Шәкүровка 55 яшь тулды!
Шушы уңайдан “Бердәмлек” редакциясе хәбәрчесе Алия Арсланова юбилярдан интервью алды. Әңгәмәне иртәгә “Самар татарлары” сайтында һәм “Бердәмлек” газетасының чираттагы санында укый аласыз.
Юбилей бәйрәменә карата сайтыбызга бик күп тәбрикләү хатлары килде: Читать полностью
Миңлегөл Хәсәнҗан кызы МӘХМҮТОВАга — 80 яшь!
Әниебез, син — безнең өчен ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле һәм изге кеше. Кояш бар җиһанга яктылык һәм җылылык өләшә. Син дә, нәкъ кояш нурларыдай, безнең тормышыбызны яктыртып, җылытып торасың. Синең ягымлы, җылы карашыңны тоеп яшәүдән дә олы бәхет юктыр бу дөньяда. Һәр гамәлең без — балаларың, оныкларың өчен һәрчак үрнәк. Без синең тормыш сөючән, җитез булуыңа, хезмәт яратуыңа һәрвакыт сокланабыз. Матур юбилеең көннәрендә сиңа олы рәхмәтебезне, изге теләкләребезне җиткерәсе килә.
Рәхмәт, әнкәй, тудырганың
өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
«Бисмилләһ» дип син
шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңында.
Ныклы иман һәрчак юлдаш
булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән
матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.
* * *
Хөрмәтле Миңлегөл ханым!
Иң изге, якты, матур теләкләр белән Сезне туган көнегез — олы юбилеегыз уңаеннан котлыйбыз.
Сез татар милләтенә тугрылыклы булган балалар үстергәнсез. Без Сезгә бик рәхмәтлебез.
Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек телибез. Яшәү дәфтәрегезгә озын гомер язылсын иде. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз.
И.Г.ШӘКҮРОВ,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Ә.И.ГОРЛАНОВ,
өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.
КОНТЕКСТ:
Мәхмүтовлар халыкның хөрмәтен, балаларының мәхәббәтен тоеп яшиләр
Гомәр Закир улы ШӘКҮРОВка!
Кадерле әтиебез, бабабыз, туганыбыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың һәм барча туганнарың исеменнән улың
Ильяс ШӘКҮРОВ.
С Днём российской печати!
13 января отмечается День российской печати!
В настоящее время на территории Самарской области выходят 4 областных периодических печатных изданий на национальных языках: татарская газета «Бердэмлек», чувашская газета «Самар ен», национально-культурная и духовно-просветительская газета татар Самарской области «Салям» и журнал о жизни самарских татар «Самар татарлары» (Самарские татары) Читать полностью
Кандидату исторических наук, автору очерков журнала «Самарские татары» Рашиду Мигдэтовичу ШАКИРОВУ — 70 лет! / Тарих фәннәре кандидаты, «Самар татарлары» журналының очерклар авторы Рәшит Мигдәт улы ШАКИРОВка — 70 яшь!
Поздравляю с юбилеем и выражаю Вам свое безграничное уважение и восхищение!
Вы пользуетесь заслуженным авторитетом, Ваш профессионализм отмечен на многих уровнях. Вы прошли славный жизненный путь, трудились в общественных организациях и органах исполнительной власти, в то числе были начальником отдела по делам национальностей и связям с общественными организациями администрации Самарской области. Являетесь лучшим переводчиком стихов Гакиля Сагирова. Всегда помогали и помогаете соплеменникам в продвижении культуры татарского народа.
Желаю Вам благополучия, добра, успехов и оптимизма. Пусть Бог дарует Вам крепкое здоровье и долголетие. Пусть накопленный жизненный опыт и мудрость помогут достичь Вам новых высот!
С уважением
президент СОТО «Туган тел»,
председатель правления
НКО «Ассоциация содействия татарским
предпринимателям Самарской области»
И.Г.ШАКУРОВ.
* * *
Хөрмәтле Рәшит әфәнде!
Юбилеегыз белән котлыйм һәм сезгә чиксез хөрмәтемне һәм соклануымны белдерәм!
Сезнең һөнәри осталыгыгыз күп кенә дәрәҗәләрдә билгеләп үтелде. Сез данлы тормыш юлы үткәнсез, иҗтимагый оешмаларда һәм башкарма хакимият органнарында хезмәт куйгансыз, шул исәптән Самар өлкәсе администрациясенең милләтләр эшләре һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге башлыгы да булдыгыз. Сезне Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен иң яхшы тәрҗемәче буларак та беләбез. Татар халкының мәдәниятен үстерүдә милләттәшләребезгә һәрвакыт ярдәм итәсез.
Сезгә иминлек, уңышлар һәм оптимизм телим. Ходай Сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер бирсен. Тупланган тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклеге Сезгә яңа үрләр яуларга ярдәм итсен!
Ихтирам белән
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,
Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.
* * *
Уважаемый Рашид Мигдетович!
Сердечно поздравляю Вас с 70-летним юбилеем!
Вы родились и живете в многонациональном Поволжье, и для Вас естественным было служение ценностям межнациональной дружбы, мира и согласия. Но, неразрывна Ваша связь и с татарским народом, его мироощущением, исторической памятью, традициями и культурой. Вы очень многое сделали для того, чтобы это наследие оставалось неотъемлемой частью современной жизни, общего культурного богатства, способствовало процветанию нашей губернии.
Желаю Вам крепкого здоровья, интересной и приносящей настоящую радость творческой деятельности, осуществления всех планов и, семейного благополучия!
С глубоким уважением, Надежда Петровна Осипова, руководитель управления национальной и конфессиональной политики департамента по связям с общественностью Администрации Губернатора Самарской области.
* * *
Уважаемый Рашид Мигдэтович!
От имени всех жителей Камышлинского района, Почётных граждан района сердечно поздравляем Вас с юбилеем.
Вы — человек высочайшей культуры, интеллигентный, образованный, с широким кругом общения. Мы благодарны за Ваши статьи, очерки о замечательных, достойных уважения личностях Камышлинского района. Своим трудом, отношением к людям Вы и сами снискали уважение.
Желаем Вам здоровья на долгие годы душевного спокойствия, долгой, интересной, богатой на приятные события жизни в кругу Ваших близких, дорогих Вам людей. Мира и добра, много солнца и тепла Вам!