Татар милли хәрәкәтенең активисты Ринат Хәйдәр улы ГЫЙБАДУЛЛИНга — 60 яшь!

DSC_1692

Самар өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Ш.Х.Галимов юбилярга бүләк тапшыра.

Хөрмәтле Ринат әфәнде!

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары исеменнән Сезне йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз.

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самар татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. 

Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

И.Г.Шәкүров,  өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Ә.И.Горланов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе  рәисе.

«Бердәмлек» газетасыннан, 8 сентябрь, 2018 ел

Читать полностью

Өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНга — 75 яшь!

image

Уважаемый Рафгат Набиулович!

Примите мои самые теплые сердечные поздравления с юбилеем! Ваши обширные зна­ния, опыт, активная жиз­ненная позиция и орга­низаторский талант способ­ствуют сохранению традиций языков культурного насе­ления татарского народа, консолидации общества и вызывают заслуженное ува­жение коллег и руко­вод­ства региона. Особая при­знательность — за создание и многолетнее развитие под вашим руководством первой в истории губернии нацио­нальной газеты, имеющей стабильный тираж и своего постоянного читателя.

От всей души желаю вам крепкого здоровья, оптимизма, неис­сякаемой энергии и ус­пехов во всех начинаниях на благо нашего региона! 

Временно исполняющий обязанности губернатора Самарской области Д.И.Азаров.

* * *

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – 75 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Самара өлкәсенең Камышлы районында туып, Сез үз тормышыгызны авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләргә уйлаган булсагыз да, күңелегездә журналистикага булган мәхәббәт киләчәктә әлеге һөнәрне гомерлек юлдашыгыз иткән. Сиксәненче еллар ахырында Самара өлкәсендәге “Туган тел” татар җәмгыяте оеша башлагач та Сез аның башлап йөрүчеләр сафында булдыгыз. Ә инде 1990 елда татар газетасын ачу бәхетенә ирешкәч, “Бердәмлек”нең бүгенге көнгә кадәр алыштыргысыз баш мөхәррире булып хезмәт итәсез. Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле газета-журналлар булу – халкыбыз өчен зур сөенеч. Чирек гасырдан артык тарихы  булган “Бердәмлек” газетасын җитәкләп, Сез Самара өлкәсендәге милләттәшләребезнең моң-зарларын да, шатлык-сөенечләрен дә белеп, тоеп торасыз.

Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Сез кылган игелекле гамәлләр милләтебезнең якты киләчәге өчен эшләнә. Самара өлкәсендә халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга Сез үзегездән зур өлеш кертәсез, тоткан кыйблагызга тугъры булып яшисез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Хөрмәтле Рәфгать әфәнде! Сезгә саулык- сәламәтлек, имин көннәр телим. Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итәргә насыйп булсын. 

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары, 

Бөтендөнья татар конгрессының   Милли шура рәисе  В.Г. Шәйхразиев.

* * *

Хөрмәтле Рәфгать әфәнде!

Сезне күркәм бәйрәмегез — олы юбилеегыз уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. 

Сез “Бердәмлек”нең чишмә башыннан алып, бүгенгәчә аны җитәклисез. Өлкә татар җәмәгатьчелегенең тормышы газета битләрендә киң яктыртыла, газета — милли җанлы һәрбер кеше өчен көтеп алынган кунак, аны яратып укыйлар һәм монда, һичшиксез, мөхәррир буларак, сезнең шәхси өлешегез дә әйтеп бетергесез зур. Юлыгызда нинди генә киртәләр очраса да, ихтыяр көче күрсәтеп, заман җилләренә баш имичә, сынмыйча-сыгылмыйча үз юлыгыз белән атлый бирәсез. Гел шундый булып калырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!

Мөхтәрәм юбиляр, шушы матур бәйрәмегез уңаеннан җылы, якты те­ләкләр кабул итеп алыгыз. Алдагы гомерегезне яраткан эшегездә иҗат итеп, саулыкта-сәла­мәтлектә, күтәренке кә­еф, гаиләгез, дус-ишләрегез белән узды­рыр­га язсын. Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен, сүрелмәсен.

Ильяс Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

* * *

Хөрмәтле Рәфгать әфәнде!

Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәм. Без сезне милли җанлы, үз халкыгыз өчен җан атучы кеше буларак беләбез. Ба­сыла башлаган беренче кө­нен­нән үк менә инде 28 ел дә­вамында “Бердәмлек” газета­сын җитәкләп, сез татар мил­ләтенең телен, динен, го­реф-гадәтләрен, тарихын сак­лап калу һәм үстерү юлында зур эшләр башкарасыз. Бу бик җитди, авыр һәм игелекле хезмәт.

Шулай ук милләтара, конфессияара дуслыкны ныгытуга да зур өлеш кертәсез. Газетабызда төрледән-төрле темаларга мәкаләләр бастырыла, халыкның төрле катламы үзе өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат таба ала.

Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы, милләтебезне, га­дәт­­ләребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Иминлек, уңышлар, игелекле ниятләрегезнең тормышка ашуын телим. Сезгә һәм гаиләгезгә, якыннарыгызга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, муллык, бәхет, шатлык­лар насыйп булсын.

Әнвәр Горланов,

Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

* * *

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы!

Әле күптән түгел генә 70 яшьлек юбилеегызны гөрлә­теп үткәргән идек. Шушы биш ел эчендә “Бердәмлек” газета­сы Самара өлкәсенең татар тормышында булган күп вакыйгаларны яктыртты — ана телебезнең җуела ба­ру­ына сыкранды, татар мә­­гарифен үстерүгә өндәде, мил­ләттәшләребезне туган көн­нәре белән котлады, югалтулар булса, алар белән бергә сыз­ланды… Бу эшләр барысы да сезнең куллар, сезнең йөрәк аша үтте.

Сез мәгълүмат кырында яшисез һәм моңардан башка тормышыгызны күз алдына да китерә алмыйсыз. Шуңа да Сезгә озын иҗади гомер, сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгызның игелеген кү­рү шат­лыгы насыйп булсын, ә хыялларыгыз тормышка аш­сын, дип киләчәктә дә хез­мәт­тәшлек итүебезне теләп калабыз.

Рифкать Хуҗин,

Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.

* * *

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы!

Сез Самара төбәгендә инде 28 ел дәвамында нәшер ителүче “Бердәмлек” газетасының алыштыргысыз җитәкчесе. Аллаһыга шөкер, менә үзегезнең олуг — 75 яшьлек юбилеегызга да килеп җиттегез. Миңа калса, шушы яшькә килеп җитүегезнең сәбәбе сезнең һәрвакыт сабыр булуыгыздадыр. Шулкадәр күп авырлыклар, кыенлыклар кичереп, безнең “Бердәмлег”ебезне саклап кала алдыгыз һәм әле дә саклап торасыз. Әгәр газета ябыла икән (Аллаһы сакласын инде), татар телебезне, гореф-гадәтләребезне кем яклар, дип кайгырабыз.

Хатын-кызларыбызның “Ак калфак” өлкә оешмасына күрсәт­кән ярдәмегез, теләктәшлегегез, биргән киңәшләрегезне бәяләп бетерерлек түгел. Бөтен эшләгән эшләребезне күреп, газетада даими яктыртып, халкыбызга җиткереп торуыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Юбилей көнендә сезгә әле бик күп мактау сүзләре әйтеп булыр иде. Тик сез шулкадәр тыйнак кеше ки, артык мактаганны бер дә яратмыйсыз. Шулай да бу чын күңелдән ихластан әйтелгән сүзләребезне кабул итеп алыгыз.

Олуг юбилеегыз белән барлык аккалфаклылар исеменнән котлап, исәнлек-саулык, иминлек, хәерле озын гомер телибез. Хәләл җефетегез Фатыйма ханым белән пар аккошлардай, иңне-иңгә куеп, балаларыгызның һәм яраткан оныкларыгызның игелеген күреп яшәгез. Сезгә һәм “Бердәмлег”ебезгә хөкүмәт тарафыннан да, эшкуарларыбыздан да зур ярдәм күрергә насыйп булсын иде дигән өметтә калабыз.

Сезне ихтирам итеп аккалфаклылар — Самарадан Разия Әюпова, Айсылу Абдиева, Сызраннан Гөлшат Йосыпова, Похвистнево районының Гали авылыннан Илһамия Кәримова, Кәүсәр Шәйхетдинова, Иске Мәчәләйдән Асия Исмәгыйлева, Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан Әлфия Баһаутдинова, Кошки районының Иске Фәйзулла авылыннан Рәфисә Минебаева һәм башкалар.

* * *

Рәфгать абый!

Йөрәгемдәге тирән хөрмәт хислә­ре белән Сезне шушы данлы юбилеегыз уңаеннан котлыйм! Сезнең гаи­ләгез дус, дусларыгыз яхшы. Бәхет, сәламәтлек һәм яныгызда булган ке­шеләрнең яхшы мөнәсәбәтен телим.

Бәхет нәрсәдә соң ул? Яңа таң ату, яңа көн килү дә, мәхәббәт тә, күңелеңә якын кешеләр белән аралашу да, кыенлыкларны җиңә белү дә, хезмәтеңнең җимешләрең күрү дә — бәхет ул. Сездә болар барысы да бар!

Мин Казанга барган саен абруйлы, атаклы коллегаларым белән очрашуыма шатланам. Бигрәк тә Сезнең белән очрашырга яратам, чөнки Сез — безнең остазыбыз һәм илһамландыручыбыз. Сез — татар журналистикасы легендасы. Заманаларның авыр булуына карамастан, Сез, югары квалификацияле профессионал буларак, башлаган эшегезгә тугры булып кала беләсез, “Бердәмлек” дип үз-үзегезне корбанга китерү сыйфатлары белән башкалардан аерылып торасыз.

1990 елда безнең Төмән өлкәсендә дә татар газетасы ачылган иде. Шуңа да мин газетаны аякка бастыру, халык күңелен яулау өчен күпме көч һәм талант кирәк булуын яхшы беләм. Азат Гыйззәт улы, безнең беренче редакторыбыз, Казандагы татар журналистлары очрашуын һәрвакыт көтеп ала, коллегалары белән очрашуга иң якын дуслары белән очрашуга әзерләнгән кебек әзерләнә иде. Чөнки Сезнең кебек тәҗрибәле, йөгерек каләмле редакторлар элек тә бик сирәк очрый иде, хәзер дә татар иле андыйларга кытлык кичерә.

Рәфгать абый, юбилей тан­та­нагыз­ның шатлыгын уртакла­шып, үзегезгә һәм гаиләгезгә сәла­мәт­лек, яхшы мөгамәлә телим. Озак еллар буе туганнарыгызны, хез­мәт­кәрләрегезне, безне, Россия киң­лек­ләрендә иҗат итүче коллегаларыгыз­ны шатландырып яшәргә насыйп булсын. Ә хатыныгыз Фатыйма апага, сезне шулай кадерләп яшәгәне өчен, рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Төмән өлкәсенең “Яңарыш” газетасы коллективы һәм аның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова.

* * *

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы!

Мин сезне чын күңелемнән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәм. Үзегезнең талантыгыз, профессиональлегегез һәм журналистиканы яхшы аңлап эш итүегез белән Сез Самара өлкәсендә чын танылу алдыгыз. Сез җитәкләгән “Бердәмлек” газетасы югары дәрәҗәдәге, алдынгы идеяләрне тормышка ашыручы басмаларның берсе булып тора. Без Сезнең актив тормыш позициягезгә сокланабыз, югары бәя бирәбез.

Алга таба да Сезгә рух ныклыгы, киләчәккә ышаныч белән яшәвегезне телим. Сезнең акыллы журналист сүзләрегез кешеләрне мәрхәмәтлерәк, ә тормышны яхшырак итсен иде.

Аллаһы Тәгалә Сезгә нык исәнлек һәм хәерле озын гомер бирсен, Сезнең иҗат кырыгыз зур уңыш китерсен, ә язмышыгыз бәхетле булсын, дип телибез.

Милли басмаларны нәшер итү җиңел түгел, әлбәттә. Шуңа да Сезнең хезмәтегез мактауга һәм ихтирамга лаек. Бәхетле бул, дустым!

Вазыйх Мөхәммәтшин,

Самараның “Прогресс-В” компанияләре төркеме президенты, Россиянең атказанган төзүчесе, каһарман якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның хәйрия фонды җитәкчесе.

* * *

Мөхтәрәм Рәфгать Нәбиулла улы!

Сез башлаган сукмактан атлап китеп, юл күрсәтүчебез, өлкән фикердәшебез, абруйлы остазыбыз буларак сезне хөрмәт итәбез. Без Сезне «Бердәмлек» газетасын күп еллар дәвамында җитәкләп, халкыбызны бербөтен итеп саклап калу өчен даими хезмәт иткән һәм татар халкының телен, тарихын, мәдәниятен саклап калу өчен җан аткан күренекле шәхес буларак беләбез. Үзегез өчен илаһи дип караган эшегезгә җаныгыз-тәнегез белән бирелеп, шуңа бөтен көчегезне салып яшисез!

Хөрмәтле каләмдәшебез! Ихластан Сезне күркәм юбилеегыз белән тәбрик итеп, күрсәткән ярдәмегез, җылы, якты мөнәсәбәтегез өчен зур рәхмәт белдерәбез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык, җан тынычлыгы, рух байлыгы, хезмәтегездә иҗади җиңүләр, зурдан-зур уңышлар һәм иминлек теләп калабыз.

Тирән ихтирам белән, Фәннур Гайсаров,

Оренбург өлкә «Яңа Вакыт» газетасының баш мөхәррире.

* * *

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы!

Без сезне зур юбилеегыз белән котлап, саулык-сәламәтлек, якты бәхет, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, балаларыгызның тормышына куанып, әле озак яшәвегезне телибез.

Күп еллар дәвамында дөнья күргән “Бердәмлек” газетасы озын гомерле булсын иде. Без, Самара өлкә башкортлары Корылтае әгъзалары, сезне бик яратабыз, үзегезнең шәп газетагыз һәм безнең “Ыргыз”ыбызга күрсәткән зур ярдәмегез өчен рәхмәт әйтеп, баш иябез.

Самара башкортларының “Ыргыз” газетасы баш мөхәррире Сәлимә Краснова-Игенбетова.

* * *

Мөхтәрәм Рәфгать абый!

Ихлас күңелебездән Сезне гомер бәйрәмегез – юбилейлы туган көнегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сез үзегезнең күпьеллык тырыш, фидакарь хезмәтегез белән илебез журналистикасы, татар матбугаты үсешенә бәһасез өлеш керттегез, милләтебез тарихында тирән эз калдырып яшисез. Менә өч дистә елга якын инде “Бердәмлек” газетасын уңышлы гына әйдәп барасыз. Тынгысыз йөрәкле, милләт җанлы шәхес буларак, Сез легендар шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Cәгыйровның исемен мәңгеләштерү, иҗатын киң катлам милләттәшләребезгә җиткерү буенча армый-талмый хезмәт итәсез. Нәкъ менә Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә аңа багышланган саллы гына китап дөнья күрде. Хәзер инде әдипнең авылында музей-йортын булдыру хәстәрен күреп йөрисез. 2012 елдан бирле Россия регионнарының татар газеталарына кушымта булып чыгучы “Без — бергә”не булдыруда да Сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. Әлеге кушымтаны чыгара башлау инициативасы белән нәкъ менә Сез чыктыгыз һәм Татарстан җитәкчелегенә оста итеп җиткерә белдегез. Без — төбәкләрдә нәшер ителүче татар басмаларының баш мөхәррирләре, принципиаль, туры сүзле, ихлас күңелле булуыгыз, милләтебез мәнфәгатьләрен һәрвакытта да алга сөрә белүегез өчен Сезне бик тә хөрмәт итәбез, бай тәҗрибәгез алдында башыбызны иябез, тырышлыгыгызга чиксез сокланабыз һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Күркәм юбилеегыз уңаеннан Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, хәерле, бәрәкәтле озын гомер, исәнлек-саулык, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, безне шатландырып яшәвегезне телибез. Сезгә тагын озак еллар халкыбызга тугрылыклы хезмәттә булырга насыйп итсен!

Исхак Хәлимов,

Ульян өлкәсе татарларының “Өмет” газетасы баш редакторы.

 

 

«Бердәмлек» газетасыннан, 18 август, 2018 ел

Читать полностью

Әлфия Мөстәкыйм кызы ШӘКҮРОВАга (ВӘЛШИНАга)! / Альфии Мустякимовне ШАКУРОВОЙ (ВЯЛЬШИНОЙ)!

13973c90946edae63f67dfb848a0f3ddСөекле әнием, туганыбыз! Без сине җир йөзендәге иң изге, иң яхшы теләкләр, йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән туган көнең уңаеннан котлыйбыз. Кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Кызың Дана, Ильяс, Шәкүровлар, Кыямовлар, Галеевлар, Сатдаровлар гаиләләре, Мәскәүдәге, Ырынбурдагы, Ульяндагы туганнарың.

* * *

Дорогая мамочка, родственница! Прими самые искренние поздравления по случаю дня твоего рождения. Желаем тебе крепкого здоровья, удачи, благополучия, добра, радости, любви, счастья, улыбок и хорошего настроения. Пусть стороной обходят беды и невзгоды, тепло и уют всегда наполняют твой дом, солнечный свет согревает в любую погоду, а желания исполняются при одной мысли о них.  Живи легко и сполна наслаждайся каждой минутой!

Дочь Дана, Ильяс, семьи Шакуровых, Киямовых, Галеевых, Сатдаровых, московские, оренбургские, ульяновские родственники.

«Бердәмлек» газетасыннан, 5 һәм 11 август, 2018 ел

Читать полностью

Группе компаний «Про­гресс-В», которой бессменно ру­ководит Вазых Гатович Мухаметшин, исполняется 30 лет! / Самараның “Прогресс-В” төзү компанияләре төркеменә — 30 ел!

89067Уважаемый Вазых Гатович!

Разрешите поздравить Вас и возглавляемую Вами Группу компаний «Прогресс-В» с 30-летним юбилеем.

Юбилей — это не только очередная дата, это очередной этап, повод подвести итоги проделанной работы и поставить перед собой новые долгосрочные задачи.

Ваше имя, Вазыйх Гатович, хорошо известно в нашей губернии. Если в областной и городской администрациях Вы прославились как заслуженный строитель РФ, построивший здания, которые стали достопримечательностями, то среди мусульман и татарской общины Вы больше известны как человек, который вносит большой вклад в возрождение и поддержку духовного и национального движения. Вы талантливый, многогранный человек, активно участвуете в общественной жизни региона. Мы гордимся, что Вы возглавляли и нашу общественную организацию – Самарское областное татарское общество «Туган тел».

Вы активно участвуете в развитии социальной сферы: поддерживаете инициативы по внедрению программ строительства жилья для «чернобыльцев» и ветеранов Великой Отечественной войны, оказываете благотворительную помощь всем религиозным конфессиям, детским и лечебным учреждениям, татарским национальным организациям, газетам и школе «Яктылык» г. Самара.

На сегодняшний день Вы со своей профессиональной командой вносите большой неоценимый вклад в сохранение культурного наследия Самары и Самарской области.

Дорогие юбиляры, в этот торжественный день примите благодарность за добросовестную созидательную работу! Крепкого вам здоровья, осуществления планов и уверенного взгляда в будущее!

Желаем Вам, уважаемый Вазых Гатович, и коллективу ГК «Прогресс-В» интересной и приносящей радость работы,  дальнейшего процветания, больших успехов. Праздничного вам настроения!

Ильяс ШАКУРОВ, 

президент Самарского областного татарского общества  «Туган тел».

* * *

 

Оешма президенты Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Гата улы МӨХӘММӘТШИНга!

Хөрмәтле Вазыйх Гата улы!

Оешмагызны һәм шәхсән үзегезне шушы күренекле бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз! Сезнең җитәк­челегегездә шушы вакыт эчендә меңләгән яңа производство, социаль-көнкүреш биналары төзелгән һәм ремонтланган, шул исәптән 30дан артык мәчет сафка бастырылган. Шулар арасында Европадагы зур гыйбадәтханәләрнең берсе — Самараның Җәмигъ мәчете дә бар. Өлкә үзәгендә шулай ук “Яктылык” татар мәктәбен яңа баштан диярлек төзеп, киңәйтүдә дә сезнең хезмәтегез чиксез.

Өлкәбездә 47 ел дәвамында эшләп килүче атаклы “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамблен оештыруда да сез актив катнашып, хәзер дә коллективка даими ярдәм итеп торасыз.

Без, “Бердәмлек” өлкә татар газетасы хезмәткәрләре дә, күрсәткән изгелекләрегез өчен рәхмәтлебез. Хәзер сез каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның озак еллар яшәгән йортын төзекләндереп, анда музей ачу хыялы белән янып яшисез.

Юкка гына Сез “Почет билгесе”, “Дружба” орденнары, өлкә губернаторының “Самара җире игелегенә хезмәт өчен”, “Самара өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” Мактау билгеләре һәм башка дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнмәгәнсездер.

Бүген “Прогресс-В” оешмасы 30 ел буена башкарган эшләрен барлап, йомгак ясый. Киләчәктә сезнең җитәкчелегегездә ул тагын да зуррак уңышларга ирешер, дип ышанабыз, Сезгә һәм бөтен коллективыгызга исәнлек-саулык, ак бәхетләр телибез.

Ихтирам белән коллектив исеменнән “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

 

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Hazrat3Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әссәламегаләйкем вә рәх­мәтуллаһү вә бәрәкәтүһ!

Әлһәмдүлилләһи раббил га­лә­мин, ел буе көтеп алган Корбан гаете бәйрәме килеп җитте! Читать полностью

«Бердәмлек» газетасыннан, 21 июль, 2018 ел

Читать полностью

«Бердәмлек» газетасыннан, 30 июнь, 2018 ел

Читать полностью

Гомеренең күп өлешен татар теленә, татар мәгарифенә багышлаган Минзакир Шакир улы НУРЕТДИНОВка — 90 яшь!

1Хөрмәтле Минзакир ага!

Сез — олы, күркәм тормыш һәм хезмәт юлын үткән кеше. Милләтебезнең киләчәген милли мәгариф системасын үстерүдә, татар телен сак­лап калуда, чын тарихны өйрәнүдә күрдегез һәм өлкәбездә милли мәктәпләр эшчәнлегенә, татар теле укытучыларын әзерләүгә күп хезмәт куйдыгыз. Иң авыр елларда да сезнең көч белән өлкәбездә бер генә милли мәктәп тә ябылмады.

Бүген телебез, милли мәгариф авыр вакытлар кичерә. Өлкәбездә татар теле дәресләрен бетермәү, балаларыбызны милли рухта тәр­бияләү өчен җиң сызганып эшләячәкбез. Һәм бу гамәлдә сез безгә үрнәк булып торасыз.

Хөрмәтле Минзакир абый! Без сезне олы юбилеегыз белән котлап, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы, изге кү­ңелле булып калыгыз, балаларыгызның һәм онык­ларыгызның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.

И1ң изге теләкләр белән өлкә һәм

шәһәр милли оешмалары исеменнән

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте

президенты Ильяс Шәкүров.


Рамазан гаете мөбарәк булсын!

wuNOiAUgSzwСамар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИННЫҢ һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВНЫҢ котлаулары:
Читать полностью

«Бердәмлек» газетасыннан, 5 май, 2018 ел

Читать полностью