Тупли авылы эшмәкәре Юныс Сәетгали улы КӘНӘФИЕВкә!

c2438cfd8309Хөрмәтле Юныс әфәнде! 

Эшмәкәрлек белән инициативалы, бизнесны алып бару өчен үзләрендә зур җаваплылык тойган, тәвәккәл, тырыш кешеләр генә шөгыльләнә. Сез нәкъ шундыйлардан.

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән  котлап, исәнлек, иминлек, кайгы-хәсрәтсез тор­мыш телибез. Аллаһы Тәгалә хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен, максатларыгыз тормышка ашсын.

И.Г.Шәкүров, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе.

Шәкүровлар гаиләсе.

Экс-председателю Национально-культурной автономии татар г.о. Тольятти Рауфу Казымовичу КИРАСИРОВУ!

8-kirasirov1Уважаемый Рауф Казымович!

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») и НКО «Ассоциация содействия  татарским предпринимателям Самарской области» примите самые теплые поздравления по случаю дня Вашего рождения!

От всей души на долгие-долгие годы желаю Вам крепкого здоровья, счастья, радости, благополучия, оптимизма, долголетия. Пусть сбудутся Ваши сокровенные желания и устремления, сохранится все хорошее, что есть в Вашей жизни и приумножатся мгновения радости и оптимизма.

img-871902226_6835793669721656

С уважением 
президент СОТО «Туган тел»,
председатель Правления
НКО «Ассоциация содействия татарским
предпринимателям Самарской области»
И.Г.ШАКУРОВ.

Ульян өлкәсе, Яңа Малыклы районында иҗат итүче үзешчән композитор һәм автор-башкаручы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль ШӘКҮРОВка!

RT2S40K4xO0Хөрмәтле Гакыйль  әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Сезгә, милли җанлы, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телим. Талантыгыз, искиткеч тавышыгыз, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Иске Ярмәк авылы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Кәрам Әбделхак улы ГАННИЕВка!

1656031553_67-mykaleidoscope-ru-p-super-buket-tsvetov-krasivo-foto-74Хөрмәтле Кәрам әфәнде!

Сезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телим.

Эшегезне уңай яктан билгеләп үтәсе килә. Авылларыбызның киләчәге нәкъ Сезнең кебек фермерлар кулында. Шундый тырыш, уңган, җаваплы, эшлекле һәм җирдә нык басып торучы кешеләр булганда, салаларыбыз яшәячәк әле, дигән өмет сүнми. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Асия Хәйрулла кызы ХӨСНЕТДИНОВА-ЗӘЙДУЛЛИНАга!

283bКадерле сыйныфташым!  Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклим. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмичә, гел шулай чибәр булып, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, ирең белән тигез тормышта яшәргә Ходай Тәгалә насыйп итсен.

Иң изге теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

Гүзәл Барый кызы ЗӘГРЕТДИНОВАга!

be580da3f0b0c214a18bd4cfed9d5619bc8627133493496Сөекле туганым! Сине туган көнең белән котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телим. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Иң матур теләкләр белән Ильяс ШӘКҮРОВ.

Ватанны саклаучылар көне белән!

kotlayХөрмәтле ватандашлар! Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмне ничек кенә атамасыннар, безнең тарихның барлык чорларында ул илнең һәр ир кешесенең изге бурычны үтәү бәйрәме булып саналды. Бурычка тугры калу вакытка һәм вакыйга масштаблылыгына бәйле булды. Нинди генә шартларда да ил гражданнарына авырлыкларны җиңеп чыгу бурычы йөкләнде. Без гомерен куркыныч астына куеп, Ватанны саклаган шәхесләр алдында мәңге бурычлы. Хәрбиләр ясый торган кыю адымнар барлык дәверләргә символ һәм үрнәк булып тора.

Мобилизацияләнгән ир-егетләр туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр, дигән ышаныч белдерәбез. Алларына куелган бурычларны намус белән үтәп, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде алар. Барчабызга саулык-сәламәтлек, түземлек-сабырлык телим. Дөньялар тыныч, тормышларыбыз мул, рухыбыз нык, көннәребез имин булсын иде.


И.Г.ШӘКҮРОВ,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Сызран шәһәренең Үзәк мәчете имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВка!

DSC_0600Хөрмәтле Илгизәр хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Сез динебезне көчәйтүгә, мөселманнарның иманнарын ныгытуга зур өлеш кертәсез, дини-агарту эшләрендә актив катнашасыз. Милләтебез алдында торган төрле проблемаларны үз йөрәгегез аша үткәреп, халкыбызны милли йокыдан уяту, битарафлыктан, рухи зәгыйфьлектән һәм дини наданлыктан коткару кебек күпкырлы һәм зур күләмле эшләр эчендә кайныйсыз. Моның өчен никадәр рухи көч, түземлек, сабырлык, куйган максатка ирешү өчен ихтыяр көче, белем һәм зыялылык кирәк. Хәерле хезмәтегез, күпкырлы эшчәнлегегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын! 

41392-buket-buket-251-roza-miks-v-korzineКиләчәктә дә изге максатларыгызны уңай тормышка ашыру өчен без Сезгә галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыздан исәнлек-саулык, бәрәкәтләр һәм  кылган изгелекләрегез өчен милләттәшләребезнең рәхмәтенә сөенеп яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

21 нче февраль — Халыкара туган тел көне!

94bd32a34c79c5a0754795e2ce821нче февраль – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.


21 февраля — Международный день родного языка Каждый народ — это своя неповторимая культура, история, традиции, образ жизни. И, конечно же, язык. Сберечь его – очень важная задача. Для выживания языка необходимо, чтобы на нем говорило по меньшей мере 100 000 человек. Во все времена языки зарождались, существовали, затем вымирали, иногда даже не оставив следа. Но никогда ранее, они не исчезали настолько быстро. Международный день родного языка, прежде всего, направлен на защиту языков, которые исчезают. Ежегодно исчезало около двух языков… По данным ЮНЕСКО, в мире существует более шести тысяч языков, 95% из которых находится в обиходе всего у 4% населения планеты. Часть из них имеет письменность, другие не имеют. Международный день родного языка отмечается ежегодно 21 февраля. Он был учрежден в 1999 году решением 30-й сессии Генеральной конференции ЮНЕСКО.Отмечается Международный день родного языка именно 21 февраля в память о событиях 1952 года на территории современной Народной Республики Бангладеш (до 1971-го — территория Пакистана). Тогда была жестоко подавлена акция протеста в защиту родного бенгальского языка. В многонациональной России уделяется огромное значение сохранению национальных языков, в федеральном законе РФ о «Языках народов РФ» провозглашается: языки народов Российской Федерации — национальное достояние Российского государства. Каждый язык — особая кладезь знаний, уникальная сокровищница прошлого, настоящего и будущего. Этот праздник заслуживает того, чтобы отмечать его широко и торжественно. Источник: http://www.proeveryday.ru/index.php?id=12/2/21 © proeveryday.ru

Руководителю молодежной общественной организации инвалидов “Сила воли”, депутату Думы г.о.Сызрань Госдумы Радику Шамильевичу ШАФЕЕВу!

vAnbZZEhztMУважаемый Радик Шамильевич!

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») и от меня лично примите самые теплые поздравления по случаю  дня Вашего рождения!

Вы обладаете широкой душой, желаниями, целями, которые сложно встретить в нашем мире у большинства людей. Ваш недуг не сломил Вас, Вы только лучше видите свою заветную цель и динамично стремитесь к ней. Низкий Вам поклон!

Желаю Вам благополучия, добра, успехов и оптимизма.

С уважением 

президент СОТО «Туган тел» И.Г.ШАКУРОВ. Читать полностью

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, икътисад фәннәре докторы, Самара дәүләт социаль-педагогик университеты профессоры, «Самар татарлары» медиа-проектларын оештыручы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка — 60 яшь!

QZV0UOlcRC0* * *
49vOwEQ13UA

* * *

ol-2rzMlvMU

* * *

mqmJphUU0M0

* * *

bqE-I7p4jw8

* * *

1_MG_2626

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.

Сез — тынгысыз җанлы, якты идеяләр белән янып яшәүче шәхес. Халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз, дип саныйсыз.  Тырышлыгыгыз  белән күп яңа һәм мөһим проектлар тормышка ашырылып тора. Оештыру таланты, энергия, һәрвакыт алга үсеш, яңача эш алымнары эзләү – бу Сезгә хас сыйфатлар. Сезнең кебек зыялы, дәрәҗәле, милләтебез язмышын кайгыртып, зур-зур чаралар уздыручы әйдаманыбыз булуына без һәрвакыт куанып, киләчәккә якты өмет һәм ышаныч белән яшибез.

Самар татарларының телен, мәдәниятен, рухи мирасын саклап калу һәм үстерү эшендә куйган хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләребезне белдереп, корычтай исәнлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле һәм уңышлы озын гомер телибез. Халкыбызга хезмәт итү юлында Аллаһы Тәгалә Сезгә фикер киңлеге, зиһен байлыгы биреп,  бар булган изге ниятләрегезне, зур-зур проектларыгызны тормышка ашырырга насыйп итсен иде. Сезнең хезмәтегезнең уңышын һәм уңай нәтиҗәләрен күреп, аларга шатланып яшәргә насыйп булсын иде. Сезне аңлаучы, ярдәм итәргә әзер торган дусларыгыз, фикердәшләрегез һәрвакыт артып торсыннар иде, дигән теләктә калабыз.

img-871902226_6835793669721656Алга таба да татар халкы үсеше бәрабәренә багышланган күркәм хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез. Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын.  Без Сезне бик хөрмәт итәбез, яратабыз, Сезнен белән горурланабыз!

Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр Сезгә телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен туган көнегез.

Без телибез Сезгә шатлыкның
Йөрәккә сыймастай зурысын,
Саулыкның имәндәй ныклысын,
Бәхетнең бары тик тулысын.

Самар  өлкә «Туган тел»  татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары, «Самар татарлары» («Самарские татары») дип аталган медиа-проектларының редакция хезмәткәрләре.

* * *

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне чын күңелемнән күркәм юбилеегыз белән котлыйм.

Татар халкының милли үзаңын уяту, бай мәдәниятен, данлы тарихын, гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез ихтирамга һәм рәхмәткә лаек.

Сез – Самара шәһәренең, өлкәбезнең татар халкы мәнфәгатьләренә күп еллар тырышып хезмәт иткән, милләтебезне туплау, аның абруен күтәрү өчен көчен, вакытын, тәҗрибәсен, малын кызганмаган кешеләрнең берсе.

Кыю карарларыгыз, бетмәс-төкәнмәс энергиягез hәм корычтай ихтыяр көчегез, тырышлыгыгыз белән зур дәрәҗәләргә ирештегез. Максатка омтылышлы, жаваплы hәм оста җитәкче булуыгыз да сезне бизи.

Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә һәм гаиләгезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын.

Киләчәктә дә сезгә нәтиҗәле хезмәт, исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, эш-башлангычларыгызда уңышлар, чиксез тормыш дәрте, зур җиңүләр телим.

Хыялларыгыз тормышка ашсын, дус-туганнарыгызның ярдәме куйган максатларга ирешү юлында яңа көч өстәсен.

Алга таба да шулай бергә булып, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклауда һәм үстерүдә бер йодрык булып, армый-талмый эшләргә насыйп булсын.

Һәр туар таңга, бәхет китергән эшегезгә куанып, аннан ямь табып озын гомер кичерергә язсын.

Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә сезне беркайчан да Үзенең ярдәменнән, киң рәхмәтеннән, мәрхәмәтеннән ташламасын.

Хөрмәт белән,
Россия Эчке эшләр министрлыгының
Самара өлкәсе идарәсе каршындагы
Иҗтимагый совет
президиумы әгъзасы
Рифкать Хуҗин.

* * *

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбриклибез! 

Сез — булдыклы ир-егет, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез иң зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек! 

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.

Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, ак бәхетләр, гыйбадәтле гомер насыйп итсен иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын. 

Өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләре әгъзалары.

* * *

Хөрмәтле Ильяс Гомәр улы!

Сезне Камышлы районында яшәүче барлык милләттәшләр исеменнән чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклимен!

Сез чын милләтпарвәр шәхес. Төбәгебездә татар милләтенең мәдәниятен, телен, гореф- гадәтләрен саклауга зур көч куючы, әйдәп баручыларның берсе булып, бик күп кирәкле эшләр башкарып яшисез!

Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, хәерле, уңышлы гомер телибез. Милләтебезгә файдалы эшләр башкарырга дәртегез сүрелмәсен. Бергә-бергә матур эшләр башкарып, дуслык күперен тагын да ныгытып яшәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.

Туган көнегез мөбарәк булсын!

Р.К.Баһаветдинов, Камышлы районы башлыгы.

* * *

pitUWXF7kzA

* * *

PCyNqj6MPVg

* * *

3LKobITWwNc

* * *

Уважаемый Ильяс Гумерович!

От всей души поздравляю Вас с юбилеем! Восхищаюсь Вашей энергии, смелости, широте взглядов, щедрости души! СОТО «Туган тел», газета «Бердэмлек», сайт, интереснейшие мероприятия во благо татарского народа — все это есть в Самаре благодаря Вам. У Вашего любимого детища — журнала «Самарские татары» славное настоящее и славное будущее, как и у единственного в Российской империи экономического журнала на татарском языке «Иктисад» (Самара, 1908-1913), потому что эти творения останутся в веках.

Желаю Вам и Вашим близким крепкого здоровья, благополучия, оптимизма. Спасибо Вам за добрые дела.

Экс-руководитель управления национальной и конфессиональной политики Надежда Петровна Осипова.

* * *

Хөрмәтле Ильяс Гомәрович!

Юбилейлы туган көнегез белән ихлас күңелебездән котлыйбыз!

Без Сезне олы җанлы, белемле һәм авторитетлы, кешелекле шәхес буларак беләбез. Сезгә әле тагын озак еллар исәнлектә-саулыкта, бәхеттә-шатлыкта, әлеге кебек актив тормышта яшәргә насыйп булсын. Изге эшләрегез әҗер-савап булып үзегезгә кайта торсыннар. Бөтен татар халкы Сезне ярата һәм хөрмәт итә!

Надеждино, Булатовка, Ст. Ключ авыллары халкы исеменнән Мәсгуть Кыямов.

4xj2fbJC9HILAP44WGhNLw M97IS1yb_Iw

«Болгар» никах агентлыгына нигез салучы Лилия Касыйм кызы ВАККАЗОВАга!

img-20200224-wa0009-696x9281Хөрмәтле Лилия ханым!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Мөселман-татар халкы үсешенә керткән фидакарь хезмәтегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Эшләрегез уң булсын, Аллаһы Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Яктылык» мәктәбе укытучысы Асия Госман кызы СӘЙФЕТДИНОВАга — 70 яшь!

IMG_4045-300x200Хөрмәтле Асия ханым!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм.

Мин Сезне татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес буларак беләм. Яңа буын вәкилләрен тәрбияләүдә күрсәткән күпкырлы хезмәтегез өчен рәхмәтләремне белдерәм. 

Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

КОНТЕКСТ:

Достойная оценка труда педагога / Укытучы эшенә лаеклы бәя

* * *

Тәрбия дәвамлы булырга тиеш