Главе муниципального района Елховский Наталье Ивановне ПАВЛОВОЙ!

b8e65093ee3704e9d8db7039e22faca6Уважаемая Наталья Ивановна!

От имени СОТО «Туган тел», НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области» и от меня лично примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения. В этот знаменательный день позвольте пожелать Вам крепкого здоровья, жизненной энергии и бодрости духа. Пусть никогда не оставляют вас оптимизм и желание работать, а каждый новый день дарит радость. Пусть вас всегда окружает команда единомышленников, способных поддержать в трудную минуту и подставить дружеское плечо. Счастья вам и вашим близким!

Ильяс ШАКУРОВ, 

президент СОТО  «Туган тел», председатель Правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области».

Самар губерна Думасының элеккеге депутаты Гомәр Зөфәр улы ВӘЛИТОВка — 70 яшь!

iХөрмәтле Гомәр әфәнде!

Өлкә «Туган тел» татар оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз уңаеннан тәбриклим һәм иң изге теләкләремне юллыйм.

Без Сезне зур тәҗрибәле сәясәтче, шулай ук кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Өлкәбез үсешенә, милләтебез иминлегенә  күпьяклы хезмәтегезне керттегез. Татар җәмәгатьчелеге берләшмәсе эшендә күрсәткән даими ярдәмегез өчен Сезгә бик рәхмәтлебез.  Риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз.

Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Зур бүләгебез – хөрмәтебез!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Фирдинатовна ШӘЙХИгә!

IMG_14541Хөрмәтле Гөлназ ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. 

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз. 

Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы булып, мил­ләтебезне, гореф-гадәтлә­ребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте исеменнән оешманың президенты И.Г.Шәкүров.

Эшмәкәр Рәшит Наил улы СӘГЪДИЕВка!

i2Хөрмәтле Рәшит әфәнде!

Сезне «Туган тел» татар оешмасы, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Озын гомер, тән сихәте, гаилә иминлеге телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Алдагы гомер юлларыгызны тормыш иптәшегез белән бергәләп пар канатлы яшәп, балаларыгызның игелеген күреп, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткәрегез.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе.

Халыклар бердәмлеге көне белән! / С Днем народного единства!

4-nov11-1Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! 

Россия Федерациясе өчен чагыштырмача яңа булган бу бәйрәм бик зур тарихи һәм рухи мәгънәгә ия. Безнең халкыбыз моннан дүрт йөз ел чамасы элегрәк чит ил баскынчыларыннан Ватаныбызны коткарып калу хакына берләшә алган. Россиянең бәйрәмнәр календаренда – бердәмлек көче белән илебезнең бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклап кала алган бабаларыбызның бөек батырлыгын бөтен халык тарафыннан тану һәм ихтирам итү көне бу. Илебезнең язмышы белән эчкерсез кызыксыну, аның тарихи үткәненнән тагын бер якты сабак алу омтылышы дәлиле бу. Халыклар бердәмлеге көне безгә, бүгенге чор буынына, тынычлык-татулыкта яшәп, бергәләп эш иткәндә генә көчле була алуыбызны искәртә. Халыклар бердәмлеге Россия Федерациясенең төп милли идеясе, аның куәте һәм иминлеге нигезе булды һәм шулай булып кала. Читать полностью

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Язкәр улы УРАЗАЕВка!

KSF_3848Хөрмәтле Фәрит әфәнде! 

Өлкәбездә эшләп килүче «Туган тел» татар оешмасы, татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе исемнәреннән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез – милләттебезгә тугрылыклы хезмәт итүче. Җир шары буйлап таралган милләттәшләребез өчен шактый күп эшләр башкарасыз. 

Сезгә, батыр йөрәкле фидакарь милләттәшебезгә, киләчәктә дә яңа уңышлар,  хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар hәм бәхетле гомер телим.

 

Ихтирам белән И.Г.ШӘКҮРОВ, 

Самара өлкә «Туган тел» татар оешмасы Президенты,

Самара өлкә татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Динә Хәлиулла кызы ХӘЙРУЛЛИНАга!

687efb23e252Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәгез!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Ильшату Алмасовичу БИКТАШЕВУ

1Уважаемый Ильшат Алмасович!
Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения. В этот знаменательный день позвольте пожелать Вам крепкого здоровья, жизненной энергии и бодрости духа. Удачи и успехов во всех Ваших начинаниях и осуществления задуманных планов. Счастья и благополучия Вам и Вашим близким!

 

С уважением
президент СОТО «Туган тел»,
председатель Правления
НКО «Ассоциация содействия татарским
Предпринимателям Самарской области»
И.Г.Шакуров.

Губернатору Самарской области (1991-2007), заместителю председателя Общественной палаты региона Константину Алексеевичу ТИТОВУ — 80 лет!

2b551148-1212-42b0-98de-014edc11e4f0Уважаемый Константин Алексеевич!

Примите искренние поздравления по случаю Вашего юбилея.

Рад подтвердить своё неизменное глубокое уважение к Вам! Отдать дань искреннего уважения Вашему жизненному опыту, мудрости, трудолюбию и жизнелюбию.

Татарский народ, проживающий на территории нашей области, воспитанный на традициях дружбы с представителями других национальностей, испытывает с Вашей стороны уважение и получает всемерную поддержку во всех его добрых начинаниях.

В этот торжественный день желаю Вам самого главного – крепкого здоровья и долгих лет жизни.  Пусть каждый день Вашей жизни приносит только добрые события, а бодрость духа и оптимизм не покидают Вас никогда. Пусть душевная теплота, поддержка друзей и коллег, близких и родных всегда наполняет Вашу жизнь, а удача сопутствует во всех делах! 

Президент Самарского областного татарского общества «Туган тел», член Общественной палаты г.о.Самара, председатель Правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области», профессор кафедры экономики и экономической безопасности СГСПУ Ильяс Гумерович ШАКУРОВ.

Әлфия Шәфигулла кызы НИЗАМОВАга!

3Кадерле укытучым! Сезне чын күңелемнән туган көнегез белән котлап, йөрәгемнән чыккан иң изге теләкләремне юллыйм.

Сез укучыларыгызны ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле кешебез булдыгыз. Үзегезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, хәерле озын гомер кичерүегезне телим.

Иң изге һәм матур теләкләр белән Ильяс ШӘКҮРОВ.

 

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Советының әгъзасы Илнур БИККУЛОВка!

UQn0r6DDURwСине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә чиксез шатлыклар, сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле тормыш насыйп итсен.

Без сине кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Татар хәрәкәтенә керткән өлешеңә, риясызлыгыгыңа, киң күңелеңә сокланабыз. Алдыңа олы максатлар куеп, кыю адымнар белән бар. Киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калам!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Ялкынлы яшьлек» ансамбле солисты Илнур Камияр улы АЛТЫНБАЕВка!

img5e7d0f3dfa2dd189735b4b50568b1f5dХөрмәтле Илнур әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм.

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Моңлы тавышыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Яктылык» мәктәбе укытучысы Мария Минхәлим кызы ШӘКИРОВАга!

1024x600Хөрмәтле Мария ханым!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, озын гомер  насыйп итсен иде. Максатларыгызның тормышка ашуын телим. Күпъеллык авыр хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтләремне белдерәм.  

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.