Үзәк Диния нәзарәте казые Вагыйз Лотфулла улы ЯРУЛЛИНга!
Хөрмәтле Вагыйз хәзрәт! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!
Өлкә мөселманнары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак халкыбызның ихтирамына лаек булды.
Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
«Бердәмлек» газетасыннан, 4 июль, 2020 ел
«Бердәмлек» газетасыннан, 27 июнь, 2020 ел
«Бердәмлек» газетасыннан, 20 июнь, 2020 ел
Техник фәннәр кандидаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы орден-медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВка!
Сез озын һәм гыйбрәтле тормыш юлы үтеп, галәмгә космик кораблар очырдыгыз, Самарда “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле оештырып, гомерегезне аның эшчәнлегенә багышладыгыз, үткән гасырның туксанынчы елларында оешкан “Туган тел” җәмгыяте эшләрендә дә актив катнашып, беравык аның президенты да булып тордыгыз. Сездән башка Самар өлкәсенең милли тормышын күз алдына китерүе дә кыен.
Илгиз абый! Без Сезне туган көнегез белән котлап, киләсе тормышыгызда да шундый ук актив, эшчән, милли җанлы, абруйлы милләттәшебез, сөекле ир, ата һәм бабай булып калуыгызны телибез! Тормышыгыз сәламәтлек һәм яшьлек дәрте белән сугарылсын, тынгысыз иҗади тормышыгыз озак елларга сузылсын, “Ялкынлы яшьлек” ялкыны күңелегезне җылытып торсын, балаларыгыз һәм оныкларыгыз арасында пар канатлы булып, бәхеттә һәм шатлыкта әле тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Татарстанның халык артисты, якташыбыз Рәшит ШАМКАЙга — 80 яшь!
Cезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм!
Сез Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында тугансыз. Сезне - үтә кызык характерлы, комедиячел типларны гәүдәләндерүче артистны — белмәгән кеше юктыр.
Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Сания Ибраһим кызы КАЮМОВАга!
Хөрмәтле Сания апа!
Мин Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!
Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак халкыбызның ихтирамына лаек булды.
Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне телибез.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, «Бердәмлек» газетасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе Алия Наил кызы АРСЛАНОВАга !
Дустыбызның туган көне: “Бердәмлек” газетасына — 30 яшь!
Хөрмәтле “Бердәмлек” хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелебездән газетабызның юбилее белән котлыйбыз, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.
Дөрес, 30 ел эчендә төрле вакыйгалар булгандыр, тик шулай да “Бердәмлек”нең яратып укый торган укучысы, тугры дуслары бар. Без һәрвакыт бергә булдык. Балаларыбызга милли тәрбия бирүдә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыруда, туган телебезне саклауда газетабызның роле шактый зур. Киләчәктә бик күп еллар бергәләшеп, халкыбызга, телебезгә хезмәт итәргә насыйп булсын!
Иң якты теләкләр белән “Яктылык” мәктәбе директоры һәм укытучылары.
“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленә — 50 яшь!
Самар шәһәренең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамблен олы юбилее белән тәбриклим.
“Ялкынлы яшьлек”не татар илендә белмәгән кеше юктыр. 50 иҗат елы эчендә әлеге ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте.
Ансамбльгә мәдәният өлкәсендә һәм татар халкының сәнгатен саклауда куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Аны оештырып, гомерен аның эшчәнлегенә багышлаган Илгиз Исмәгыйль улы Колючевка аеруча рәхмәтлебез, билгеле. Илгиз әфәнде, Сездән башка Самар өлкәсенең милли тормышын күз алдына китерүе мөмкин түгел!
Ансамбль артистларына, тормыш мәшәкатьләренә карамыйча, якташларын шатландырып яраткан шөгыльләрен дәвам итүләрен теләп, иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын өмет итеп калам.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Гали авылы “Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының актив әгъзасы Илһамия КӘРИМОВАга!
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән котлыйбыз! Йөзләреңдә нур уйнап торганда, 60 яшь синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә хәләл җефетең Рәсих белән тигезлектә яшәп, балаларыңнан, оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Һәрвакыт ярдәмчел һәм киң күңелле, кунакчыл һәм уңган хуҗабикә булып яшә.
Гали авылы “Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы исеменнән Кәүсәр ханым Шәйхетдинова.
Тормыш ике «бишле» куйган мәл
Бүген Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор, «Самар татарлары» медиа-проектларын оештыручы Ильяс Гомәр улы Шәкүровка 55 яшь тулды!
Шушы уңайдан “Бердәмлек” редакциясе хәбәрчесе Алия Арсланова юбилярдан интервью алды. Әңгәмәне иртәгә “Самар татарлары” сайтында һәм “Бердәмлек” газетасының чираттагы санында укый аласыз.
Юбилей бәйрәменә карата сайтыбызга бик күп тәбрикләү хатлары килде: Читать полностью