В Самаре масштабно отметили Сабантуй (ФОТОРЕПОРТАЖ №3)

hq-pjzg9HaQВ День России в самарском парке Гагарина с размахом отметили Сабантуй. В Самаре этот праздник проводился уже в 31 раз. Как и прежде, он собрал вместе тысячи горожан и гостей областного центра. 

В этом году Сабантуй был посвящен 30-летию Самарского областного татарского общества «Туган тел».  Читать полностью

Детская писательница Мария Пашинина: «Я живу рядом с парком Гагарина, и обожаю татарский Сабантуй!» (ФОТОРЕПОРТАЖ №2)

5873272Областной праздник Сабантуй привлекает каждый год все больше жителей города разных национальностей, которые приходят знакомиться с татарской культурой и традициями. Мария Пашинина поделилась своими впечатлениями от этого яркого областного мероприятия. Читать полностью

Өлкә Сабан туе гөрләп узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_0515Кичә, 12 июньдә, Самарда  өлкә Сабан туе гөрләп узды. Шәһәрнең Юрий Гагарин исемендәге паркында иртән-иртүк бәйрәм рухы хөкем сөрде. Күңелле музыка, сәүдә рәтләре, шашлык исе халыкны үзенә тартып торды. Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы Гөлнара Насыйрова  оештырган “Осталар шәһәрчеге” кызыклы мастер-класслар уздырылды. Ә төп сәхнә янында рәссамнар Азат Надиров һәм Тәслимә Мостафиналарның рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде. Читать полностью

Юбилярга бик күп җылы сүзләр әйтелде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Автор фото Аняс Мингали (50)Үткән җомгада техник фәннәр кандидаты, космик ракеталар конструкторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык” ордены, “Самар җиренә игелекле хезмәт күрсәтү өчен” күкрәк билгесе һәм күпсанлы медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самар өлкәсенең беренче Халык артисты, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамблен оештырган һәм гомерен аның эшчәнлегенә багышлаган Илгиз Исмәгыйль улы Колючевның 80нче туган көнен бәйрәм итәргә дип, Самарның Җәмигъ мәчете ашханәсендә җыелдык.  Читать полностью

Тупли авылы мөселманнары Ураза бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_1440Самар өлкәсенең төньяк-көнчыгышында урнашкан Тупли авылы мөселманнары Ураза бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Авылның өч мәчетендә дә халык шыгрым тулы иде. Гает намазы укылып, бәйрәм хөтбәсе тыңланганнан соң, мәчеткә җыйналган халык  бер-берсен бәйрәм белән тәбрик иттеләр, аннан соң якыннарына кунакка киттеләр, туган-тумачаларының, дусларының хәлләрен белештеләр, мәрхүмнәрне хәер-догалар белән искә алдылар. Читать полностью

Ураза гаете мөбарәк булсын!

img_6622Бисмиллаһи Рахманир Рәхим! Хөрмәтле дин кардәшләрем! Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Региональ Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнән Рамазан ае тәмамлану һәм Ура­за гаете җитү белән тәбрик итәм. Читать полностью

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Альбина Рауф кызы НАСЫЙБУЛЛИНАга!

1402652Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәгез!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самарда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган татарча концерт узды (ФОТОCУРӘТЛӘР) / Тормышыбыз тыныч булсын

7Кичә, 5 майда, өлкә Халыклар дуслыгы йортында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган концерт узды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары көче белән әзерләнгән бәйрәм программасы җыр-бию һәм Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләр белән үрелеп барды. Читать полностью

Тупли авылының зиратын чистарту буенча зур өмә оештырылды (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (7)Беренче майда туган авылыбызның зиратын чистарту буенча зур өмә оештырылды. Моңа кадәр һава торышы бик шатланырлык булмаса, өмә буласы көнне Аллаһы Тәгалә кояшлы, җылы көн бүләк итте. Читать полностью

«ЭММА и К» ябык акционер җәмгыяте генераль директоры Равилә Гомәр кызы КЫЯМОВАга! / Генеральному директору ЗАО «Эмма и К» Равиле Гумеровне КИЯМОВОЙ!

152Сөеклебез! Без сине ихлас күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез.

Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең. Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз.  Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, саими булсын. Тигезлектә, мул тормышта, рәхәттә, сөеп һәм сөелеп, бәхеткә күме­леп яшә. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан ты­нычлыгы телибез.  Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен, өеңә бәла-каза кермәсен. Кылган изге­лекләреңнең әҗерен кү­рергә насыйп булсын. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.

Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Сәламәтлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен.
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.
Олуг бәйрәмең хөрмәтләп,
Әйтик сүз уңаеннан:
Рәхмәт сине алып килгән
Туган елың маена!

Иң изге теләкләр белән әтиең, ирең, кызың, абыйларың гаиләләре белән, Самар, Мәскәү, Ульян, Казан шәһәрләрендә яшәүче барча туганнарың.

* * *

Уважаемая Равиля Гумеровна!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения! Позвольте выразить наше восхищение и уважение Вам, как отзывчивому человеку, полному энергии и работоспособности.

Искренне желаем Вам  доброго здоровья, семейного благополучия и оптимизма. Пусть сбудутся Ваши сокровенные желания и устремления, сохранится все хорошее, что есть в Вашей жизни и приумножатся мгновения радости и оптимизма.

Сотрудники «Кулинарии на Революционной» (ЗАО «Эмма и К»).

*

Равилә ханым КЫЯМОВА турында:

Дарим радость людям

Самарда “Nikah fest” фестивале узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_7038Бүген, 13 апрельдә, Самарның “Заря” мәдәният сараенда “Nikah fest” дип аталган фестиваль узды. Аны мөселман яшьләр форумы кысаларында Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм Самарда хәләл туйлар уздыручы Әлфия Сөләйманова студиясе  оештырган иде. Читать полностью

Самарда Халыкара “Мирас” фестивале үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_6840Кичә, 7 апрельдә, Самарның “Заря” мәдәният сараенда I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестивале дәвам итте.  Анда Татарстан, Башкортостан һәм Чувашстан Республикаларыннан, Самара, Пенза, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Краснодар төбәгеннән, шулай ук Төркмәнстаннан, Казахстаннан һәм Кытайдан килгән яшь талантлар чыгыш ясадылар. Сайлап алу туры узганнан соң тамашачыларны иң шәп номерлардан торган гала-концерт көтте.
Читать полностью

Самарда Халыкара “Мирас” фестивале гөрли! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_6069Иртәгә, 7 апрельдә, 16 сәгатьтә иң шәп номерлардан торган гала-концерт узачак. Рәхим итегез!

Самарның “Заря” мәдәният сараенда I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестивале башланды. Чараның ачу тантанасында мәртәбәле жюри әгъзалары катнашып, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, жюри рәисе — Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева бәйгечеләргә уңышлар теләделәр. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров бу фестивальнең (элек ул “Татар балалары җырлый” дип атала иде һәм күбесенчә шәһәр милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә уздырылып килде) 23 еллык тарихы булуын белдерде. “Соңгы елларда ул “Мирас” исеме астында уздырылып килә, ә быел Халыкара дәрәҗәсенә дә ия булды.  Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм Самара региональ “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы ярдәмендә  уздырылган чара быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлана”,  — дип сөйләде Ильяс Гомәр улы һәм фестивальнең уңышлы узуына шиге булмавын белдерде. Читать полностью